«Бәдрәф чистартудан баш тарткач, кулларымны пешерделәр»: Татарстан кешесе полиция хезмәткәрләренең колы булып яши

-- Alfia

Норлат районының Чулпан авылында яшәүче 47 яшьлек Идрис Садыйков сөйләгән хәлләр федераль дәрәҗәдә шау-шу куптарырга мөмкин. Ул танышына кунакка кергән җирдән ике полиция хезмәткәренең колына әверелә. Аны әлеге полиция хезмәткәрләре әтиләренең фермаларына алып барып, мал-туар карарга мәҗбүр итәләр. Буйсынмаган өчен кыйныйлар.

Идрис Садыйков сөйләгәнчә, быел 8 май Норлат районы буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Динар һәм Ленар Гафиятовлар Идрис Садыйковны һәм ул кунакка кергән йортның хуҗасын кибетне талауда гаеплиләр. Икесен дә бүлеккә китерәләр, ә төнлә Идрисне күрше Аксубай районының Яңа Демкино авылына әтиләренең фермаларына алып китәләр һәм эшләргә мәҗбүр итәләр.

— Алар мине шунда ук көч кулланып эшләргә мәҗбүр ителгән кешеләрдән беренче һәм соңгы түгеллегемне әйтеп куйдылар. Бу авылда ярдәм сорарга туганнарым да, танышларым да юк. Шуңа да буйсынырга туры килде. Биш үгез һәм дүрт сыер карадым. Эш көне иртәнге дүрттә башлана һәм төн уртасына кадәр дәвам итә иде.

Аның сүзләренчә, коллыкта ул 2019 елның 8-28 маенда булган, Әлмәттә яшәүче туганы Зөһрә Солтанова ярдәме белән генә иреккә чыккан. Май уртасында энесе янына кунакка килгәч (Идрис үзе генә яши), Зөһрә аны өендә тапмаган. Күршеләре аны берничә көн күрмәгән.

Туганы полициягә абыйсының хәбәрсез югалуы турында гариза язган. Шуннан соң, Идрис Садыйков сүзләренчә, абыйлы-энеле Гафиятовлар аны Норлат районына алып килгәннәр, анда эзләү эшләрен туктатып, янә әтиләре фермаларына илткәннәр.

– Мине гел кыйнап тордылар, акрын эшлим дип кычкырдылар, – дип искә ала Садыйков.

Нигездә, күкрәгенә һәм кабыргаларына тибә торган булганнар, кайчагында аларга әтиләре дә кушылган. Сарайда төн кунган.

Кыйнау куркынычы булуга карамастан, бервакыт Идрис бәдрәфне чистартудан баш тарта. Идрис сүзләренчә, моның өчен аның кулларын кайнар су белән пешергәннәр. Ул шул килеш тә мал-туар карауны дәвам иткән, эштән азат итүче булмаган.

Өйдә ир пәйда булмаганлыктан, туганы кабат полициягә мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң ул иреккә чыккан. Садыйковны абыйлы-энеле полиция хезмәткәрләре авылыннан ерак түгел трассага алып киләләр дә, 300 сум акча һәм аз гына ашарга биреп калдыралар. Кешеләргә үзенең озак вакыт булмавын эшләргә китү белән аңлатырга кушалар. Югыйсә берәр җинаятьтә гаепләргә һәм «ябарга» вәгъдә итәләр.

Иреккә чыккач, Идрис Садыйков Чулпан авыл җирлеге башлыгына барып, әлеге хәлләрне сөйли. Ләкин бу файдасыз була.

Бу хәлләрдән соң, Идрис Садыйковны Зөһрә Солтанова үз янына Әлмәткә алып киткән. Тикшерү идарәсенә мөрәҗәгать итәргә дә зыян күрүчене ул күндергән. Дүшәмбе көнне Идрис Садыйков Татарстан буенча тикшерү идарәсенә күрсәтмә биргән. Хәзер тикшерү эшләре башланган.

 

Мәгълүмат evening-kazan.ru сайтыннан

Бәйле