Архивы Нурбәк Батулла - Tatar Today - татар яңалыклары.

Нурбәк Батулла татар көрәшеннән спектакль ясап Казанны шаккаттыра
4 ноябрьдә “Калеб” яңа буын җыены “Өтүкән” перформансын тәкъдим итте. Әсәр борынгы тарих, татарларның башлангычы турында уйланырга чакыра.

Перформанс Йолдыз Миңнуллинаның “Өтүкән” поэмасына нигезләнеп куелган. Әсәрнең кыскача эчтәлеге мондый: 552 елда хәзерге Монголия, Кытай, Байкал күле буйларында, Көньяк Себер, Алтай далаларында төрки телле кабиләләрне берләштергән I Төрки каганлыгы барлыкка килә. Ил башында Ашина ыруыннан булган Бумын каган тора. Кытай империясе көчәйгән дәвердә, төрки каганатта эчке низаглар башланып, 604 елда каганат көнбатыш һәм көнчыгыш каганлыкларга аерыла. Озакламый көнчыгыш каганлык дәүләт мөстәкыйльлеген югалта һәм 50 ел чамасы Кытай хакимлеге астында яшәргә мәҗбүр була.

Спектакль-перформанста “тән катламын” Нурбәк Батулла, Илдар Камалиев, “сүз катламын” Йолдыз Миңнуллина, “ут катламын” Юлия Самодурова башкара. Тамашаны мәйданга куючы – Нурбәк Батулла.

Һәрбер каршылык артында курку ята. Азатлыкка белән әңгәмәдә Нурбәк Батулла әнә шулай диде.

– Нурбәк, без тарихтан сабак ала беләбезме?

– Татарда гына түгел, бөтен кешелектә андый функция юк, ахрысы. Чөнки баштан күпме сугыш кичкән, ә без кеше үтерә торган яңадан-яңа кораллар уйлап табабыз. Сугышның беткәне дә юк.

– Бу спектакль белән нәрсә турында кисәтәсәсез?

– Без кисәтмибез, уйланырга чакырабыз. Шуңа күрә спектакль дә минимализмга корылган, монда уйланырга вакыт күп бирелә. Шул ук вакытта көрәш сәнгатенә игътибарны юнәлтәсем килде. Сиземләвемчә, көрәш – татар мәдәниятендә иң борынгы күренешләрнең берсе. Бию түгел, нәкъ менә көрәш. Биюгә мин шикләнеп карыйм. Ул соңгы елларда гына барлыкка килгән. Милли кием, милли камыр ашларына да күп дигәндә 200 ел. Борынгы әдәбиятыбыз бар, әдәбияттан да борынгырагы – көрәш.

– Сез сәхнәдә тәҗрибәләр ясыйсыз һәм аны күпчелек кабул итми, теше-тырнагы белән каршы тора. Ни өчен халык яңалыктан курка?

– Яңалыктан курыкканга авыр хәлгә килеп җиттек бугай без. Безнең перформанс ниндидер дәрәҗәдә шул турыда да. Яңалыкка ачык һәм сыгылмалы булу, бәлки көрәшмәү, кайбер очракларда көрәштән баш тарту – җиңелү түгел, киресенчә, җиңүдер. Җиңелүдән курыкмаска кирәк, шул очракта без җиңәчәкбез.

– “Дәрдмәнд”не искә алсак, иң күп тәнкыйть режиссерга түгел, актерга булды. Ничек кичердең бу сүзләрне?

– Тәнкыйть булу безнең дөрес юнәлештә булуыбызны аңлата. Язучыларга да, иҗтимагый эш белән шөгыльләнүчеләргә дә, гомумән, хәрәкәттә булучыларга тәнкыйть күп булган һәм ул шулай булачак та. Тәҗрибә дигәннән. Мин үземнең иҗатымны тәҗрибә дип санамыйм. Чөнки эксперимент ул – бик зур сүз. Мин аңа омтылам, ләкин әле барып җитмәдем. Бу – гап-гади, заманча театр. Заманча булмаган театр, минемчә, үле театр. Бүгенге көннең актуальлеген бары тик заманча театр аша гына белә алабыз. Каршылыклар булу – табигый. Берничә елдан алар юкка чыгачак.

– Иҗатыңны үз күзләре белән күрмичә тәнкыйтьләүчеләр дә бар бит әле.

– Нишләтәсең инде… Табигый, алар каршы тора. Аларга бик авыр. Дөнья шулкадәр нык үзгәргән, хәтта татар театрына да заманча юнәлеш килеп җиткән һәм алар курка. Бу фәкать куркуны аңлата.

– “Өтүкән”нең мәгънәсе нинди?

– Ул – географик төшенчә. Шул җирдә бабаларыбыз яшәгән, төрки каһанлык барлыкка килгән.

Перформанс барышында Йолдыз шигырен укыды, шул вакытта Нурбәк Батулла, Илдар Камалиев көрәш элементлары аша тарихыбызны күрсәтте. Вакыт-вакыт көрәш остасы Вакыйф Дәүләтшин белән көрәш турындагы әңгәмәдән өзекләр яңгырады. Аларда көрәшче аның асылын, тирән фәлсәфәсен аңлатты. “Көрәш ул – көндәшеңне сиземләү, аның көчен үз файдаңа эшләтү дә. Ә үз көченә генә ышанып, чиста көрәшүчеләр алар калмады инде” дигән сүзләренә ияреп, мәйданда мәкергә алданып каһанлыкның җимерелүе күрсәтелде.

Нурбәк Батулла иҗаты вакыт узган саен күбрәк тамашачыны җәлеп итә. Иҗаты да камилләшә, тамашачы да аны күбрәк аңлый. Бу юлы да залда төрле буын вәкилләре җыелган иде. Алар арасында язучы Радмила Хакова, Татар яшьләре форумының хәзерге һәм элекке җитәкчеләре Ленария Мөслим һәм Тәбрис Яруллин, режиссерлар – Илгиз Зәйни, Фәрит Дәүләтшин, Ксения Шачнева, язучы Рабит Батулла бар иде.

Спектакльне Әлфия Авзалованың кызы, аның исемендәге фонд җитәкчесе Зөлфия Нигъмәтҗанова да карады. “Әле бу әсәрне укыйсы да, укыйсы. Анда бик тирән фәлсәфә ята. Ә спектакль бик ошады. Яңача, заманча булуы белән алдырды. Татарда дөньяга күрсәтерлек тагын бер спектакль барлыкка килүе белән горурланам”, диде Нигъмәтҗанова Азатлыкка.

“Звезда Поволжья” газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов перформансның тагын да үсүен тели. “Мин биредә борынгы грек драмасы, төрки эпос һәм минимализм кушылмасын күрдем. Катнашучылар көрәшнең борынгы фәлсәфәсен кузгаттылар. Тагын да үстерүләрен теләр идем. Ул идеяләргә бик бай. Зал шулкадәр матур кабул итте, вакыт-вакыт тын алырга да курыкты. Актерлар җиткерергә теләгән энергия, борынгы энергия, ул безгә барып җитте”, диде Әхмәтов.

Көрәштә дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов көрәшне сәхнәгә алып чыгу идеясенең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. “Без Нурбәк белән “Әлиф” спектакленнән соң таныштык. Бер сөйләшеп утырганнан соң, ул Вакыйф абыйга күнегүләргә килде. Тагын да белемнәрен арттыру өчен Япониягә барып кайтты һәм көрәшне сәхнәгә чыгару уе белән яши башлады. Аңа Вакыйф абый фәлсәфәсе йогынты ясады дип уйлыйм. Шуңа күрә аның бу спектакльдә Вакыйф абый тавышын ишетәсе килде”, диде күренекле көрәшче.

Драматург Сөмбел Гаффарова фикеренчә, Йолдыз Миңнуллина иҗаты мәктәпләрдә өйрәнелергә тиеш. “Йолдыз Миңнуллина белән Нурбәк Батулла иҗаты миңа бик якын. Перформанс безнең тормышыбыз турында, аңа берничек тә битараф калып булмый. Миңа калса, Йолдызның иҗатын күптән мәктәптә укытырга кирәк. Чөнки ул яңа бер дөнья тудыра ала торган шагыйрә. Әгәр менә шушындый перформансларны күбрәк кеше күрсә, без үзебезнең халык булуыбызга ышаныр идек. Юкса, безнең үз-үзебезгә, туасы көнгә ышанычыбыз чамалы”, диде драматург Азатлыкка.

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Запись Нурбәк Батулла татар көрәшеннән спектакль ясап Казанны шаккаттыра впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нурбәк Батулла һәм Туфан Имаметдинов ни өчен сүгенә һәм ни өчен гафу үтенә? [видео]
«Театрда импровизация» лабораториясе кураторлары Нурбәк Батулла белән Туфан Имаметдинов Кариев театрында узган импровизацион спектакль вакытында яңгыраган сүгенү сүзләре өчен гафу үтенделәр. Аларның гафу үтенү сүзләре видео һәм текст форматында социаль челтәрдәге битләрендә урнаштырылган, дип яза Татар-информ.

Нурбәк Батулла белән Туфан Имаметдинов «16+» спектаклендә яңгыраган сүгенүле сүзләр өчен бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алулары турында белдерәләр.

«Кариев театрында «16+» импровизацион спектакле вакытында сүгенү сүзләре яңгырады. Без бөтен җаваплылыкны үз өстебезгә алырга телибез һәм бу хәл кемне дә булса кимсетсә яки күңелен җәрәхәтләсә – гафу үтенәбез. Бик кызганыч. Бу импровизация иде. Ни булды – шул булды», – дип яза театр әһелләре.

Татар егетләренең гафу үтенүенә спектакльнең кураторы Андрей Феськов та кушылган.

Кариев театрында өч ай дәвамында «Театрда импровизация» лабораториясе дәресләре барды. Лабораториянең остазлары – Кариев тетары хореографы Нурбәк Батулла, Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореограф Марсель Нуриев һәм чакырылган педагог, театр һәм кино актеры Андрай Феськов.

Запись Нурбәк Батулла һәм Туфан Имаметдинов ни өчен сүгенә һәм ни өчен гафу үтенә? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нурбәк Батулла көзге паркта таяклы кеше белән ниләр майтара? [видео]
Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың улы, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты, биюче, хореограф Нурбәк Батулла һәм Malsi Music тәхәллүсе астында таныш булган музыкант, Казан егете Ислам Вәлиев Казанда көзге паркка чыгып кызыклы импровизация ясаганнар.

Видеодан күренгәнчә, “скандинав таякларына” таянган узып баручы абзый да Нурбәк Батуллага кушылып бии. Бии генә түгел, бу очракта “җиффәрә” диясе килә. Көйнең үзенчәлекле булуына да игътибар итегез: Malsi Music татар халык бию көен заманча ритмнар белән микслый.

Күз алдыгызга китерегезче: менә мин ялгызы гына көзге парктан уйланып барам… Каршыма бер егет чыга (мин әле аның Нурбәк икәнен белмим-танымыйм ди). Чыга да шушы “выкрутасларын” ясый башлый… “Мин” дигәне бер 75 яшьлек әби дип тә күз алдына китерсәгез… Йә, ничек, йөрәгегез сикереп чыктымы шушы бию көе тактына?

Запись Нурбәк Батулла көзге паркта таяклы кеше белән ниләр майтара? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нурбәк Батулла “ДНК күчеше” әсәрен тәкъдим итә. Сәер исемле бию нәрсә турында? [видео]
Хореграф Нурбәк Батулла һәм композитор Ислам Вәлиев интернетта “ДНК күчеше” әсәрен тәкъдим итте. Батулла биюне геннардан бәреп чыккан әсәр дип белдерә. //Азатлык радиосы//

Актер-хореграф Нурбәк Батулла һәм композитор Ислам Вәлиев 22 ноябрь үзләренең уртак иҗат җимеше булган “ДНК күчеше” (“DNA Shift”) биюен Youtube-та җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итте. Бу әсәрне Нурбәк Батулла геннардан бәреп чыккан бию дип белдерә. Биюдә татар тарихы чагылышын да кире какмый. “Биюне һәркем үзенчә аңлый, кабул итә”, ди Батулла.

– Биюнең исеме сәеррәк яңгырый…

– Халыкара проект өчен әзерләнгәнгә, без атамасын иңглизчә “DNA Shift” дип атадык. ДНКның күчеше мәгънәсендә ул. Ислам Вәлиев белән бию аша үзеңнең ДНКңа үтеп керү кебек итеп кую турында хыялланган идек. Бу бию Казанда октябрь башында узган TEDxKazan чарасы өчен әзерләнде. Бу конференция төрледән-төрле идеяләрне барлап кешеләргә җиткерүгә һәм аларны үстерүгә багышланды. Әлеге халыкара конференция вакытында төрле: фән, этнология, психология һәм башка юнәлешләр арасында сәнгать өлеше дә бар иде. Татарлар арасыннан бу чарада без һәм үзенең музыкаль импровизациясе белән Радик Сәлимов чыгыш ясады.

– Әлеге биюне әзерләү идеясе күңелеңдә кайчанрак туган иде. Бәлки, TEDxKazan чарасы аны эшләп бетерергә этәргеч кенә биргәндер?

– Электән үк бу биюдәге алымнар кебек фикерләр бар иде, ләкин аларны билгеле бер рәвешкә китерергә мөмкинлек булмады микән?.. Максат барлыкка килгәч, уйда күп еллар йөргән идеяләрне бергә туплап дөньяга чыгардык.

– Сәхнәгә куелган биюне һәр тамашачы үзенчә укый, үзенчә күңеленә сала. Бу биюдә, бер яктан, татар милләтенең тарихы, төрле вазгыять вакытында төрле хәлгә керүе чагылмыймы?

– ДНК белән бәйләнеше булгач, бу биюнең бөтен нәрсә белән дә бергәлеге бар. Борынгы тарих белән дә, хәзерге вазгыять белән дә, гомумән бию тарихы белән дә.

Минем бер теориям бар. Гомумән, милли биюне үстерү өчен ике юл бар. Берсе – фольклор, ягъни этнографик юл. Авылларга барып, сакланып калган биюләрне өйрәнеп һәм аларны баетып дөньяга чыгару. Аның өчен бер лаборатория булдыру. Икенче юл – ДНК, ягъни безнең тәнебездә, безнең каныбызда ниндидер хәрәкәтләр саклангандыр кебек тоела. Анда без узган тарих та, киләчәгебез дә бар кебек. ДНКга үтеп керә һәм ул мәгълүматны укый белергә генә кирәк.

Үзем сәхнәдә биегәч, кайвакыт үз-үземә шаклар катам. Импровизация, ягъни номер һәрвакыт яңарып тора. Баксаң, мин үземнең башым һәм интеллектым белән канымда аккан бөтен әйберне белеп бетерә алмыйм. Тәнемдә булган бөтен информацияне башым белән аңлап та бетерә алмыйм. Бу биюгә карата үзем дә тамашачы мин.

Нурбәк Батулла (у) һәм Ислам Вәлиев

– Бу биюең Зөлфия Камалова башкаруында “Ай былбылым” җыры белән башланып китә. Әйтерсең лә, татарның дәүләтле чорларына алып кайта кебек. Аннан көйдә чиркәү чаңнары да ишетелгән кебек тоела. Татарның дәүләтен югалтканнан соң чукындыру чорларын тасвирлаган кебек буласың. Аннан инде “Бик еракта идек без” көе агыла башлый. Элек ханлыклар тоткан татарның төрле төбәкләрдә үзен сакларга омтылып яшәргә тырышуы чагылган кебек. “Әпипә” көе уйный башлагач, ничектер Советлар берлеге заманында “әйттердек” кебек хисе кала. Инде янә Зөлфия Камалова башкаруында “Алым җәл түгел сиңа” дигән көйле өлеш хәзерге Татарстанның, теләктәшлеккә омтылып, Төркия һәм Кавказ республикалары белән элемтәләре дә чагыла кебек. Биюеңдә ул халыкларның да чалымнары бар кебек…

– Әлбәттә, биюнең эчтәлеге алай да булырга мөмкин. Сез аны шулай күргәнсез. Башка кеше бәлки башкача аңлаган да булырга мөмкин. Кемнең ни әйтүе минем өчен дә кызык. Үзем дә тамашачы бит. Мин бу биюнең бөтен катламнарын сүз белән әйтеп тә бетерә алмыйм, бөтен мәгънәләрен ачып бетерә алмыйм, чөнки ул геннардан чыккан әсәр.

– Белгечләр бу биюгә ни диләр?

– Бу әсәрне бию белгечләре күрмәгәндер әле. Танышларым арасыннан, мисал өчен, композитор Радик Сәлимов баштан ук Ислам уйный, ә мин биим рәвешендә күрсәтмәү ягында. Башланып китүен башкача эшләргә тәкъдим итә ул. Бу биюдә аңа ниндидер төенләнеш (кульминация) җитмәгән. Мин аның белән килешәм әлбәттә. Биюдә кульминациягә берничә ишарә бар, ә төенләнеш үзе юк. Әсәрдә тагын ике-өч финал бар кебек.

Икенче яктан карасак, биюне чынлап торып татар тарихы белән бәйләсәк, бәлки, берничә финал булуы аерым бер мәгънә тудырадыр. Сәмруг кош көлдән кире ярала кебек. Биюне һәркем дә үзенчә аңлый. Һәркемнең дә үз зәвыге. Сәнгатьтә төгәл кагыйдәләр юк.

– Әлеге биюне тагын кайчанрак башкарырга җыенасың?

– Язын Казанда урамда куярга телибез. Бәлки Бауман урамында, бәлки үзәктә җир асты үтешендә… Анда эксперимент ясау турында хыялланабыз. Мин биемичә музыка гына яңгырый, икенче бер өлештә музыка тынып кала һәм мин биим, аннан соң тагын без бергә. Әнә шулай урамда көне буе импровизация ясарга исәбебез. Бу үзебезне дә һәм шулай ук тамашачыны да сынау булыачак.

– “ДНК күчеше”нә кадәр дә үзенчәлекле әсәрләр куйдың. “Сөембикә” биюе, “Бие-бие Хәйбулла”, “Минем Нуриев”. Синең бу юнәлешең татарны дөньяда яңача таныту өчен үзенчәлекле алым булып тора дип әйтеп буламы?

– Мин үзем шулай дип өметләнәм. Хыялым һәм максатым да шул. Минем төп һөнәрем – бию сәнгате һәм шуның аша милләткә хезмәт итәргә хыялланам.

Запись Нурбәк Батулла “ДНК күчеше” әсәрен тәкъдим итә. Сәер исемле бию нәрсә турында? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нурбәк Батулла яңа вазифада беренче эш көннәре турында сөйли
Балет артисты Нурбәк Батулла Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрына эшкә урнашкан. Үз вазифаларына керешеп, Нурбәкнең әле икенче генә көн эшләве.

“Минем ниятем гади – артистларга ярдәм итү, аларга үзләрен ачарга булышу. Үзем дә театрга эшкә кереп, тормышта, сәнгатьтә нәрсәдер аңларга тырышам. Яңа эштә үз-үземне күрсәтергә теләмим. Үзеңне күрсәтергә, масаерга омтылу – ул ялгыш ният. Бию һөнәрендә нәфес дигән әйбер һәм психологик имгәнүләргә дә китерергә мөмкин”, дип белдерде Нурбәк Батулла.

Балет остасы үзенең яңа эшкә урнашуы әйләнә-тирәдәгеләрдә кызыксыну уятуына да гаҗәпләнүен белдерде. “Мин шаккаттам: нишләп шундый зур кызыксыну уята икән минем эшкә килүем? Шалтыратучылар күп. Каян белгәннәр диген?!”  ди, көлемсерәп Нурбәк.

Батуллага балетмейстер, сәхнәгә куючы вазифасын театрның баш режиссеры Ренат Әюпов тәкъдим иткән.

Нурбәк Батулла бирегә эшкә урнашканчы, кыскача соңгы еллардагы уку-һөнәри эшчәнлегенә дә тукталды. Ул Казан хореография училищесын тәмамлагач, М.Җәлил исемендәге Казан дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасында 2007-2014 нче елга кадәр җиде сезон эшләгән. Аннан соң, 2010 нчы елда параллель рәвештә Санкт-Петербургта Римский-Корсаков исемендәге консерваториядә балет режиссурасы факультетында белем алган. Анда ике ел укыгач, Санкт-Петербург театр сәнгате академиясендә театр һәм кино актерына укыган. Нурбәк хәзер бу академиянең Россия дәүләт сәхнә сәнгате институты дип йөртелүен әйтте.

“Театр коллективы белән таныштым. Эшкә чумдым дияргә була. Беренче чиратта, “Гашыйклар утравы” исемле премьераны сәхнәгә чыгаруга әзерлибез. Анда мин хореография, пластика серләренә өйрәтмәкче булам. Спектакль башта 12 сентябрьдә Ялтада куелачак. Аннары Казанда”, дип планнары белән уртаклашты Нурбәк. Аның театрга эшкә керүен әти-әнисе, гаиләсе хуплаган. “Алар үзем сайлаган әйберне хупларга тырышалар. Бездә ул яктан демократия, сайлау иркенлеге бирелгән”,  диде ул.

Татар-информ

Запись Нурбәк Батулла яңа вазифада беренче эш көннәре турында сөйли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

ТНВ йолдызы булган Нүрбәккә яңа эш урыны бирелгән
Шушы көннәрдә  Нурбәк Батулла Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында баш балетмейстер булып билгеләнде. Бу хакта үзенең социаль челтәр битендә театрның баш режиссеры Ренат Аюпов хәбәр итә.

Нурбәк Батулла 2010 елда Петербургка китеп, Римский-Корсаков исемендәге консерваториядә балетмейстрлыкка һәм  театраль мәдәният академиясендә театр һәм кино актерына укыган. Казан хореографик училищын тәмамлаганнан соң, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасында өч сезон эшләгән.

Запись ТНВ йолдызы булган Нүрбәккә яңа эш урыны бирелгән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..