Архивы Ранис Габбазов - Tatar Today - татар яңалыклары.

Гөлсириннең әтисе: “Карасам, хатыным елап утыра. Шуннан соң гына ышандым”
Ваһапов исемендәге фестиваль йолдызлары – Рәнис Габбасов, Айсылу Габдинова, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина моңлы тавышлары белән тамашачыны гашыйк итәргә өлгерде. Былтыр ноябрь аен­да узган концертларында алма төшәр урын да юк иде. Шуңа да “Ваһапов фестивале йолдызлары” фонды февраль аенда өстәмә кон­церт куярга уйлаган.

Монысында да буш урыннар күренмәде. Әмма соң­гысына эләккән тамашачылар бу көнне ике гаилә барлыкка килүнең шаһитлары булды.

Бу концертның үзен­чә­леге шунда: биредә моңлы җырлар колакны иркәли, инде онытылып баручы көй­­ләр­­гә яңача җан өрелә. Рәнис Габбасовның Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов репертуарыннан булган җыр­­ларын тамашачы алкышларга күмде. Сәхнәгә оялып кына килеп кергән кәләпүшле егет бүген үзен иркен тота. Җае чыкканда мактанып та алды әле. Ваһапов исе­мен­дәге бәй­ге­дә катнашып, иң зур бүләк – машина эләк­тер­гәнен дә, Азаттан алдан өй­ләнүен, инде хәзер дүрт ай буена бәхетле әти икәнен дә яшермәде. Әгәр Айсылу Габ­­динова вакыт-вакыт “уры­нына утыртып” алмаса, Рәнис әллә ниләр сөйләп ташлар иде. Тик аның сөйләве дә кү­ңелгә ял бирә бит. Рәхәт­ләнеп, гади итеп, нәкъ без­неңчә сөйли ул! Менә шул вакытта дус егете дә түзмәде, сәхнәгә менеп, микрофон сорады. Алты ай гына очрашып йөргән сөй­гәнен үз янына чакырып: “Мин сиңа бик тиз ия­лән­дем, хисләрем ташый, чык миңа кияүгә!” – диде. Тамашачы бу кыю егетне алкышларга күмде. Әле кон­церт ахырында ниләр көткәнне күпләр белми иде.

Айсылу үзенә генә хас иркен тавышы белән залда утыручыларны моңга күм­де. Уйландырды да, күзгә яшь тә китерде, күңелне дә җилкетте аның җырлары. Азат исә, сәхнәгә чыгуга, тамашачыга: “Гөлсирин белән минем арада – иҗади дуслык, бергә эшлибез”, – дигән булды. Шыгырданнан килгән бер автобус авылдашы, туганнары янында әнә шулай дип сөйләнеп торган булды. Алар башкаруында “Ак­кошлы күл” җыры йө­рәкләргә үтеп керде. Бик ос­та итеп, гашыйк парларны уйнады алар. Азатның Гөл­сириннең биленнән җы­лы итеп кочаклап торуы, җыр тәмамлангач та аерылыша алмаулары бераз күңел­гә шик кертте кер­түен. Җит­мә­сә, Азатның әти-әнисе икесе­нә дә матур чәчәкләр бүләк итте. Иң соңгы номер вакытында Азат җырлап торучы дусларын туктатты.

– Гөлсирин, беләсең бит инде, мин сине яратам. Әмма матур сүзләрне күп ка­батлау – минем өчен түгел. Сиңа булган хисләрем “Аккошлы күл” җырын­да­гыча. Чык ми­ңа кияүгә, – диде. Гөлсирин яшьләрен тыя алмады. “Мин риза”, – ди­гәне генә ишетелде дә, Азат­ның куенына сыенды. Тамашачылар арасында, алдыйсыз, юри эшлисез, дип тә кычкыручылар булды. Хәтта Мамадыш райо­нының Урта Кирмән авылыннан тамаша кылырга кил­гән Гөл­си­риннең әти-әнисе дә бу хакта берни белмичә калган.

– Мин моны концерт сценарие буенча кирәкле әйбердер дип белдем. Карасам, хатыным Ләйлә елап утыра. Шуннан соң гына чын икәненә ышандым, – ди әти­се Ришат.

– Мин үзем дә болай булыр дип көтмәгән идем, – ди, сүзгә кушылып, Гөлси­рин. – Нәкъ менә шушы көн­не тәкъдим ясар дип башыма да килмәде. Безне продюсерыбыз Рифат абый Фәт­тахов кавыштырды. 2015 елда без бергә эшли башладык. Ул вакытта Азат­ның – йөргән кызы, минем егетем бар иде. Озак та үт­мәде, Рифат абый безгә “Әл­лә нинди язмыш булды” дигән җырны бирде. Бу җыр араны якынайтты. Баш­та дуслар гына идек, аннан соң бер-бе­ре­безне ошатканыбызны аң­ладык. Хисләр мәхәб­бәткә әйләнде.

Азат исә тәкъдим ясау турында бик озак уйланган. Аның әти-әнисе, туганнары да бу көнне киленле буласыларын белеп килгән икән. “Тормыш кору – уен эш түгел. Гөлсирин еш кына, әле кияүгә чыгарга иртә, дип әйтә иде. Әзер түгел­леген дә җит­кер­де. Шуңа да баштарак уйланып калдым. Әмма хисләрем нык булгач, тәкъдим ясадым. Сәхнәдә сөйгәнемнең кулын сорау –хыялым иде”, – ди ул.

Яшьләр өчен бар кеше дә сөенде ул көнне. Әти-әни­ләре, туганнары гына түгел, тамашачылар да изге теләк­ләрен теләде. Киенү бүлмә­сендә чират торганда, хәер­ле сәгатьтә булсын, сөенеп яшәргә язсын, бәхетле парлар булып гомер итсеннәр, дип теләп торучылар булды. Инде хәзер йөзләгән тамашачы алдында гаилә корырга риза булган яшьләр никахка әзер­ләнә. Туйны җәйгә уздырасылар икән. Азат ул көнне Гөлсиринне сәхнәгә, буташтырган булып, Абитова дип тә чакырып чыгаргалады. Әмма, хикмәт, фами­лиядә түгел бит, иң мөһиме – җырларындагыча аккошлар мәхәббәте телик аларга!

(Гөлгенә ШИҺАПОВА/“Ватаным Татарстан”, /№ 33, 02.03.2019/)

Запись Гөлсириннең әтисе: “Карасам, хатыным елап утыра. Шуннан соң гына ышандым” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Голос”та катнашырга теләүче Ранис Габбазов халыктан ярдәм сорый
Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсның гран-при иясе Ранис Габбазов “Голос” проектында катнашырга теләк белдергән. Бу хакта ул Инсаграмында язып чыккан.

Җырчы тамашачыларына җыр сайларга булышуларын сорап мөрәҗәгать итә. “Татар җырын башкарырга җыенам. Әмма кайсы җырның минем башкаруда отышлырак буласын уйлап бетермәдек. Булышыгызчы”, ди Ранис Габбазов.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

МИН «ГОЛОС» ПРОЕКТЫНДА КАТНАШЫРГА ӘЗЕРЛӘНӘМ! Кадерле #дусларымтуганнарым ! Мин чыннан да @1tv каналында баручы, бик популяр “Голос” проектында катнашырга әзерләнәм. Моның турында инде әллә кайчан уйлап йөри идем, дөресен генә әйткәндә. Янымда басып торучы @dinagaripova га менә дигән мисал өчен рәхмәт! Әлбәттә, мин ул конкурста татар җырын җырларга җыенам. Әмма ниндиен җырларга , кайсы җыр нәкъ минем башкаруымда отышлырак буласын әле уйлап бетермәдек. Булышыгызчы?? #ПроектГолос #ГолоснаПервом #РанисГаббазов #Голос #ПервыйКанал #Вагаповфест

Публикация от  Ранис Габбазов (@ranis_gabbazov) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2019-01-31T14:26:02+00:00">31 Янв 2019 в 6:26 PST</time>

Төп фото: җырчының шәхси аккаунтыннан алынды

Запись “Голос”та катнашырга теләүче Ранис Габбазов халыктан ярдәм сорый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Көннең матур хәбәрләре: Лилия Сәлахетдинова кияүгә чыга, Рәнис Габбазов әти була
21 октябрь шатлыклы вакыйгаларга бай булды.

Бүген күп социаль проектлар авторы, танылган шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың никахы булды. Ире Ришат белән ул эшләгән җирендә “Ярдәм” фондында танышкан. Ришат – Казан егете. Никахны “Ярдәм” мәчетендә әлеге мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов укыган, бәйрәм мәҗлесе дә булган.

“Бәхет – ул ике йөрәкнең бер мизгелдә тибеше”, – ди Лилия Сәлахетдинова. Һәм шушы шигъри юлларны яза:

Кышын да катмый чишмәләр,

Сөю дә чишмә кебек!

Йомшак назлы сүз әйтүгә,

Күңелләр китә эреп

Икенче сөенче ул – Рәшит Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсы гран-при иясе Рәнис Габбазовның әти булган көне! Бу хәбәрне Инстаграмында ТНВда “Кайнар хит” тапшыруын алып баручы Айсылу Габдинова иң беренчеләрдән булып җиткерә. “Рәнис әти булды! Мин шул кадәр шат! Котлыйм!”, дип Габбазовлар гаиләсенең шатлыкларын уртаклашып яза ул.

Фото: Айсылу Габдинованың, Зөлфия Яруллинаның Инстаграмнарыннан алынды

Запись Көннең матур хәбәрләре: Лилия Сәлахетдинова кияүгә чыга, Рәнис Габбазов әти була впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..