Архивы “Ревизорро” - Tatar Today - татар яңалыклары.

Имамнар тарафыннан кабул ителмәгән мөселманча “Ревизорро” проекты ябык
Татарстан мәчетләрен тикшерү өчен оештырылган “Ревизорро” проекты туктатылган. Бу хакта Татарстан мөселманнарына Диния нәзарәтенең беренче урынбасары-матбугат секретаре Рөстәм Батров хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, июль аенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Ревизорро” дигән проект башлап җибәрде. Бу проект кысаларында мөфтият вәкилләре гади мәхәллә кешеләре кебек җомга намазларында катнашып, мәчетләрдәге тәртипне, имамнарның ислам кагыйдәләренә туры килүен, вәгазьләрнең татар телендә үткәрелүен тикшерергә тиешләр иде. Рөстәм Батров проектның федераль каналдан бара торган “Ревиззоро” тапшыруы проекты белән бернинди охшалык юклыгын искәртте.

Беренче итеп Апанай мәчетен тикшергәннәр, анда тәртип бозу билгеләнмәгән. Кабан арты мәчетендә хаталар табылган. Минбәрнең михраб эчендә урнаштырылуы, шулай ук михраб эчендә электрон сәгатьләр куелуы ачыкланган. “Казан нуры” мәчетендә тикшерүләр уңай фикер калдырган.

Рөстәм Батров мәчетләрдәге мондый тикшерүләрне имамнар тарафыннан кабул ителмәвен белдерде.  Шул сәбәпле, мөселманча “Ревизорро” туктатылган. Мөфтинең беренче урынбасары проектның туктатылуын вакытлыча дип аңлатты.

“Яңадан репортажлар төшерә башларга ният бар. Проектны туктатуның төп сәбәбе – имамнарның моңа әзер булмавы, моны авырсынып кабул итүе. Алар мондый тикшерүләр уздырмауны сорадылар”,  дип белдерде ул.

“Шәһәр мәчетләре буенча үзенчәлекле юл күрсәткеч ясарга ният бар иде. Казанда бик күп мәчетләр, кайвакыт кешеләр кайда, нәрсә, ничек икәнен белмиләр . Туристик юл күрсәткечләр була бит, без дә шундыйны ясарга ниятләгән идек”,  дип аңлатты Рөстәм хәзрәт.

Татар-информ

Запись Имамнар тарафыннан кабул ителмәгән мөселманча “Ревизорро” проекты ябык впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нигә “Ревиззоро”ның мәчетләргә йөрүен хәзрәтләр яратмый?
Татарстан Диния нәзарәте мәчетләрне тикшерә башлый, ягъни мөселманча «Ревизорро» эшли башлаячак, дигән хәбәр күпләрне пошаманга салган иде. Ни хикмәттер, Казаныбызның берничә мәчетен «барлап» чыкканнан соң, бу проект туктатылды. Әллә инде көтелмәгән кунакларның алдан әйтмичә генә килүе мәчет әһелләрен уңайсыз хәлдә калдырганмы? Әллә проект авторы Рөстәм хәзрәт Батыровның «чеметеп» алулары ошамаганмы?… //Интертат.ру//

Моның сәбәпләрен белер өчен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыровка мөрәҗәгать иттек.

– Безнең максат бер иде: мәчетләребез хакында халыкка күбрәк мәгълүмат бирү. Иман йортларына барып тулы репортаж аша таныштыру. Казанга туристлар агымы артты, алар гыйбадәтханәләр белән шактый кызыксына, ләкин күбесе нинди мәчетне сайларга, кайсына барырга икәнен белми. Хәер, шәһәребездә яшәүчеләр дә барысыннан да мәгълүматлы дип әйтеп булмый. Максатыбыз – мәчет турында тулы репортажлар эшләү иде. Төрле яктан ачыклап, барлап чыгарга иде исәп. Ә «Ревизорро» сүзе башкаларны күбрәк җәлеп итү өчен кулланылды. Эчтәлеге буенча ул «Пятница» каналында бара торган тапшыруга бөтенләй охшамаган. Берничә тапшыру эшләдек тә инде, – ди Рөстәм хәзрәт.

Аның сүзләренә караганда, Алла боерса, бу проект алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк. Кайбер хәзрәтләр, имам-хатыйплар мондый чараларга әзер түгеллеген белдергән. Шуның өчен дә исламча «Ревизорро» туктатылып тора.

– Шәһәребездә урнашкан музей, театр, башка сәнгать объектлары, биналар хакында  язмалар әзерләнә, тапшырулар төшерелә, ә нишләп әле без Аллаһ йортларын киң җәмәгатьчелеккә чыгармаска, алар белән таныштырып бармаска тиеш ди?! Миңа калса, бу – бик кызыклы һәм нәтиҗәле проект булачак. Казанда  җәмгысы 70-80 гыйбадәтханә бар диләр, ә күпләр аларның кайда урнашканын, анда ничек барасын да белми бит. Шәхсән үземнең дә шәһәребезнең бөтен мәчетләре белән танышып, күреп чыгасым килә. Шулар турында мәгълүматлар тупланып, язылып барса, бер дә гөнаһы булмастыр, – дип җавап бирде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары.

Аллага шөкер, шәһәребез мәчетләргә бай, әле яңалары да төзелеп тора. Бай тарихлы, архитектура ягыннан үзенчәлекле булганнары да җитәрлек. Совет чорында да эшчәнлеген туктатмаганнары аеруча горурлык хисләре уята… Аллаһ йортлары турында даими рәвештә тапшырулар әзерләнсә, материаллар бастырылып торса, һич кенә дә артык булмас иде.

Заманында язучы, журналист Хәйдәр Гайнетдинов телевидениедә «Мәчетләребез» дигән тапшырулар циклы алып бара иде. Аның хезмәтләрен «Татарстан – Яңа гасыр» каналы әле бүген дә файдалана. Мондый тапшыруларны татар телендә бәлкем яңадан башлап җибәрергәдер? Дин әһелләренең төпле фикерләре белән дәлилләнеп барса, тагын да үтемлерәк булачак.

Запись Нигә “Ревиззоро”ның мәчетләргә йөрүен хәзрәтләр яратмый? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мөселманча “Ревизорро” “Казан нуры”нда булды
Узган атнада мөселманча “Ревизорро” Татарстан башкаласындагы иң популяр мәчетләрнең берсе – “Казан нуры”нда булды. Әлеге 1999 елда салынган мәчет бүгенге заман агач архитектура сәнгате һәйкале. Мәчет үзе генә түгел, аның янындагы мәдрәсә дә, шулай ук никах залы тулысынча агачтан корылган. Мондый биналар Казанда күп түгел.

“Казан нуры” Казанның экс- мэры Камил Исхаковның әтисе Шамил Исхаков  имамлык иткән мәчет буларак билгеле.  Шамил хәзрәт мәрхүм булгач, аның эшләрен, дини оешма рәисе буларак, улы дәвам итә.

Мәчет башкаланың бик уңайлы, дәрәҗәле Яңа Савин районында, Әмирхан һәм Чистай урамнары киселешендә  урнашкан. Янда гына «Ривьера» аквапаркы, “Леруа мерлен” сәүдә йорты, иман йортының машиналар кую өчен парковкасы.

Рәсми төстә имам булып Алмаз хәзрәт Мөхлисов эшли. Мәчет авиатөзелеш һәм Яңа Савин мөхтәсибәтенә карый (имам-мөхтәсиб Фәнис хәзрәт Җиһаншин). Халык арасында мәчет никах үткәрүләргә махсуслашкан булуы белән билгеле. Моның өчен төзелгән махсус зал бәйрәм рухын бирә. Биредә барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган.

…“Өскә менегез, анда урын бар”, -дип каршы ала ишек төбендә кизү торучы. “Казан нуры”на йөрүчеләр күп. Төп залда урын җитми, шуңа күрә кешеләр якындагы биналарга таралалар. Гыйбадәт залларында кондиционер эшли, шулай да эссерәк.

Намаз залына кергәч тә, син үзеңне бер татар авылына эләккән кебек тоясың. Агач дивар, идән, тәрәзә төбендәге гөлләр, төрле шамаилләр, башка атрибутлар шундый тойгы бирәләр. Хәтта азанны татар авылларындагы динне үзлегеннән өйрәнгән бабайлар әйтә төсле. Мөнбәр дә михрам эчендә, бу мәчетләр эчендәге тәртипләргә туры килми. Бу күренешкә еш кына татар авылларындагы мәчетләрдә тап буласың. Еш кына практик якны исәпкә алганда, канунлашкан тәртип бозыла.

Мәчеткә килүчеләр арасында контингент бик төрле. Бер яктан караганда, түбәтәйле бабайлар күп, икенче яктан – сөннәт буенча үстерелгән сакаллы яшь егетләр: күбесе намазны кулларын күп тапкырлар күтәреп укый, ягъни хәнәфи мәзхәбе буенча түгел. Мөгаен бу – элек эшләгән Рөстәм хәзрәт Зиннуров мирасы.

Үткән юлы барган Кабан арты мәчетеннән аермалы буларак, “Казан нуры”на килүчеләрнең күбесе түбәтәйле (30-40%). Имам үзе чалмасыз, гарчә татар чапаныннан иде.

Вәгазь 20 минутлап дәвам итте. Ул кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә ярдәм итәчәк 7 кеше хакындагы хәдисне аңлатуга багышланды. Вәгазь татар телендә барды, шулай да хәзрәт 1-2 җөмлә русча да кыстырды. Вәгазьне Алмаз хәзрәт сөйләде.

Элеккеге мэрның тәҗрибәсе һәр нәрсәдә чагылыш таба, бигрәк тә хезмәткәрләр эшен оештыруда. Хәтта диварга кизү торучы имамнарның графигы эленеп куелган, мондый хәл мәчетләрдә еш күзәтелми. Әмма шулай да бар нәрсәне тәртипләргә өлгереп бетмәүләре сизелә: мәсәлән, бәдрәфтә дүрт савытка бер сабын, ә диварга эленгән дүртесенең икесе ватык. Кем әйтмешли, андый  гаеп мулла кызында да була.

Гомумән алганда, мәчет уңай тәэсир калдыра. Аның татарлыгы, мөгаен, зур роль уйный. “Казан нуры”нда чынлап торып рухи ял аласың.

Рөстәм Батыр, dumrt.ru

Запись Мөселманча “Ревизорро” “Казан нуры”нда булды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ревизорро” Казанның пычрак кунакханәсен, кафесын, аквапаркын күрсәтте [видео]
Май азагында “Пятница” каналының “Ревизорро” тапшыруы өченче тапкыр Казанны төшерергә килә. Бу көннәрдә аның видеосы интернетка чыкты. Алар башкаладагы пычрак кунакханәне, шапшак кафе, куркыныч аквапаркны төшергән.

“Ревизорро”ның хәзерге алып баручысы Ольга Романовская Казанга тикшерү белән килгәч, кафе һәм кунакханәләр начар яктан ачыла.

Карл Маркс урамындагы “Фатыйма” кунакханәсе

“Ревизорро” алып баручысы тикшерүләрен “Фатыйма” кунакханәсеннән башлады. Тәртип бозулар белән кунакханәгә урнашу вакытында ук күзгә-күз очрашты: мөлаем администратор чит кешегә вакытлыча урнашучының номерын әйтте ( ә бу катгый тыела). Бәлки, ул таныш түгел, ә маньяктыр? Номерның эчендә дә бик “күңелле” булып чыкты. Буш суыткычта Ольга Романовская чәчләр, мендәр-юрганнарда сары таплар тапты. Кунакханә 5 баллдан 0 алды.

“Sushi Train” суши-бары, Җиңү проспекты 91нче йорт

“Южный” сәүдә һәм күңел ачу үзәгендәге суши-барда Ольга Романовская күпсанлы тәртип бозулар тапты: саклау вакыты чыккан ашамлыклар, чүп һәм үзе өчен ачыш ясады – сушиларда…бекон кулланыла икән. Суши-барның хуҗасы Роман, кухняга керүгә, “Ревиззоро” программасын көтүе турында ачыктан-ачык әйтте. Ләкин тикшерү барышында киресе ачыкланды: тәлинкәләр стерильләштерелмәгән, идәннәр пычрак, өстәлләрдә тузан, әмма зал үзе чиста. Суши-бар 4 тән 0 балл алды

“Добрая столовая”, Алафузов 3 һәм Бигичев 6а урамы

Ольга Романовская ашханәләр челтәрен тикшерергә уйлады. Эксперимент уңышлы үтсен өчен, челтәрдәге ике оешманы чагыштырырга карар кылды. Алафузов урамындагы ашханәдә фарш белән кәстрүлләр идәндә, саклау нормаларын бозу (өсте капланмаган ит), маркировка булмау һәм суы аккан суыткыч күзгә ташланды. Быкырдык идәннәр. Залда тәрәзә төпләрендә һәм сату автоматларында тузан табылды. Алып баручы бәдрәфкә керергә тәвәкәлләмәде – бик шапшак. Бигичев урамындагы ашханәдә ашамлыкларда маркировка бар, персонал сүзләре буенча, саклау вакыты чыккан ашамлыклар сатудан алына. Стеллажлар чиста, ә менә вытяжка шакшы. Түшәмдә-ашамлыклар өстендә үк-чебеннәргә тозак эленгән. Алафузов урамындагы ашханә белән чагыштырганда, бәдрәфе чистарак. Ольга Романовская ике ашханәдә дә ризыкларны кабып карады һәм канәгать калды. Нәтиҗәдә, “ Добрая” ашханәсе көтелгән “Ревизорро” тәкъдим итә наклейкасын алды.

Аквапарк “Барионикс”, Гафури 46

Ольга Романовская аквапаркка билет сатып алды, әмма анда аны…кертмәделәр. Ишек төбендә төшерүче төркемне кертергә ризалашмаган сакчы калыкты. Администратор катнашуыннан соң Мәскәү кунакларын, ниһаять, керттеләр. Тикшерү нәтиҗәләре: шкафлар, бәдрәфләр пычрак. Бассейннар зонасында идәндәге капланмаган, тутыккан тишекләр, хезмәткәрләр бүлмәләренең ишекләре ачык. Су хлор барлыгына тикшерүне узды, ләкин алып баручы коенырга батырчылык итмәде. Нәтиҗәдә, аквапарк программа тарафыннан бик начар дип бәяләнде.

Гөлия Галәвиева, Татар тудей

Запись “Ревизорро” Казанның пычрак кунакханәсен, кафесын, аквапаркын күрсәтте [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..