Архивы Резедә Ганиуллина - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Клип алдыннан әнигә инсульт булды” – биюче Резедә Ганиуллина башыннан үткән тетрәндергеч хәлләр [видео]
// Татар Тудей //

Җырчы, биюче Резедә Ганиуллинаның 16 сентябрь туган көне. Сентябрь Болгарда төшерелгән  шау-шу чыгарган клипка 3 ел була. Әлеге вакыйганы искә төшереп, үзе белән сөйләшеп алырга булдык.

Хәзер Аллага шөкер, Резедә бу хәлләрне елмаеп искә ала. Ә 2016 елның 16 сентябре – туган көненнән башлап, ай азагына кадәр аның өчен зур сынау башлана.⠀

Каршылыклы белдерүләре белән танылган Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин Фейсбукта Болгардагы Ак мәчет янында җиңелчә генә киенеп клип төшергән җырчыны бар татар халкын, мөселманны мәсхәрә итүдә, борынгы Болгарны мыскыл итүдә гаепләгәннән соң, бу турыда Татарстан гына түгел, Русия каналлары сөйли башлады.

“Мин бит ул клипны туган көнемә презентация ясау максатыннан төшергән идем. Ләкин ахыры башкача килеп чыкты. Аның ахыры болай тәмамланасы түгел иде. Мин аңа финанс һәм мораль яктан күп көчемне бирдем. Нәфкать Нигъмәтуллин, Зөфәр Хәйретдинов, Рамил Миндияр, Рәсим Низамов – бөтенесенең концертларында эшләп чыккан кеше буларак шушы клипның төп мәгънәсе – мине биюче дип белгән кешеләргә җырчы буларак ачылу теләге иде. Клип шулай эшләнде дә, ләкин төшерү урыны дөрес булмаган. Киемнән дә кыенсынмыйм, чөнки мин шәрык биюе белән 15 елга якын шөгыльләнәм. Гарәп биюенә татар киеме киеп чыга алмыйм. Аның киеме шундый”, – дип белдерде ул.

Җырчыдан Татарстанның тикшерү органнары да ул вакытта аннан сораштыру алган булган. Аның сүзләренчә, аларның бу мәсьәләгә ачыклык кертәселәре килгән. “Шулай итеп, ул федераль дәрәҗәгә менеп җитте. Мин аны зур сынау итеп кабул иттем. Ләкин аңа протест белән бармадым, гафу үтендем. Кызганыч, клип алдыннан әнигә инсульт булды. Бу вакыйганы ул белмичә калды. Презентациягә ике атна алдан клип әзер дә түгел иде әле, кеше инде инсультның сәбәбен клипка бәйләп калдырды”, – дип искә ала ул.

– Элекке мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үз урынында түгел иде. Аның урынбасары Эльвира ханым белән сөйләштем. Мин үз-үземә эшлим һәм бернинди филармониягә, дәүләт оешмаларына катнашым юк. Мәдәният министрылыгы белән бик күп сабантуйларга да йөрдем. Шәрык биюләрен генә биемим, татар халык, һинд биюләре белән дә шөгыльләнәм.

Аларның ачыклык кертәсе килде, билгеле. Чөнки аларга минем турында оятсыз җырчы кәгазь болгады дип әйткәннәр. Алар миңа, без сиңа кәгазь бирмәдек, диделәр. Ә миннән аны сораучы да булмады. Анда имам да стриптиз биеде дип әйткән. Андый нәрсә булмады, Сәетҗәгъфар Лотфуллин белән дә элемтәгә кереп карадым, ул аралашырга теләмәде.  Иң куркынычы – Вконтакте аша негатив язучылар булды. Бер көн яулыгын киеп, икенче көнне салып куя торган кешеләр дә язгандыр дип уйлыйм. “Без сине табабыз!” дип зыян салу теләге белән дә янадылар.

Аның әйтүенчә, Резедәне яклаучы булмаган. “Җырчылар, юристлар да шалтыратты. Мөфти Камил хәзрәт Самигуллин белән матур итеп татарча сөйләштек. Аның белән сөйләшүдән соң, күңел тынычлыгы таптым. Ул вакытта, чыннан да, күзәтү, тикшерү комитетлары, генераллар лекция укыдылар. Күбесе белән шулай таныштык”, – ди ул.

Әйткәнебезчә, 16 сентябрь Резедә Ганиуллинаның туган көне. Без дә аны әлеге күркәм бәйрәме – туган көне белән ихластан тәбрик итәбез! Кояш кебек һәрвакыт бөтен җиһанга нур сибеп яшәгез, күңел төшенкелегенә беркайчан да бирелмәгез. Бүгенге көндә тормыштан нәрсә өмет итеп яшисез – барысы да чынга ашсын! Ә ирешелгән уңышларыгызның рәхәтен күрергә насыйп булсын! Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын, һәрчак шулай чыгышларыгыз белән тамашачыны рухи яктан баетып торыгыз. Сәламәт булыгыз!

Запись “Клип алдыннан әнигә инсульт булды” – биюче Резедә Ганиуллина башыннан үткән тетрәндергеч хәлләр [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Резедә Ганиуллинны сүгеп танылган Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин экзамен бирә алмаган, мәчеттән китмәгәе [видео]
Казанның Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин аттестация сынавын уза алмаган. Бу мәгълүматны Азатлыкка аттестация комиссиясе вәкиле, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов раслады.

“Аттестация узмавы дөрес. Имамлыктан китәме, юкмы, анысын әйтә алмыйм. Комиссия “аттестация узмады һәм эшләгән урыны таләпләренә туры килми”, дигән карар чыгарды”, диде Мансур хәзрәт Азатлык радиосына.

Сәетҗәгъфәр хәзрәт үзе Азатлык радиосына бу турыда комментар бирүдән баш тартты, чөнки ни дә булса әйтү Татарстан диния нәзарәте рөхсәте белән генә булырга мөмкин, диде ул. “Мин нәзарәт рөхсәтеннән башка интервью һәм комментарлар бирә алмыйм. Мөфтиятнең мәгълүмат үзәге рөхсәт итсә, сөйләрмен. Алардан сорагыз”, диде имам.

“Әлегә бары аттестация сынавы үткәрелде, биш-алты кешедән торган комиссия соңрак карар чыгарырга тиеш”, дип белдерде Азатлыкка Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Хәйруллин. “Әлегә Сәетҗәгъфәр Лотфуллин турында тәгаен карар юк. Аңа бәйле сорауга мин төгәл җавап бирә алмыйм”, диде ул.

Диния нәзарәте элегрәк белдергәнчә, аттестацияне уза алмаган имамнар алга таба мәхәлләдә җитәкчелек итә алмаячак. Димәк, Сәетҗәгъфәр хәзрәт эшен югалтырга мөмкин.

Моннан бер ай элек мәгълүмат чараларында Сәетҗәгъфар Лотфуллинны имамлыктан төшерәләр икән дигән хәбәр таралды. Имеш, бу хакимият дәрәҗәсендә хәл ителгән – имамның төрле вакыйгаларга ислам күзлегеннән карап, кискен тәнкыйть белән чыгышлар ясавы республика йөзенә кызыллык китерә. Татарстан президенты аппаратына чакырып сөйләшүләр дә Сәедҗәгъфәр хәзрәтне акылга китерә алмаган.

Кабан арты мәчете имамы исеме белән бәйле тавыш-гаугаларның иң көчлесе бу көздә булды. Татар җырчысы Резеда Ганиуллинаның Болгардагы Ак мәчет җирлегендә ярымшәрә килеш биюен Сәетҗәгъфар хәзрәт тәнкыйть утына тотты, аның социаль челтәрләрдә белдергән фикерләре һәм гаепләүләре киң җәмәгатьчелектә бәхәсләр тудырды.

Сентябрь аенда Кабан арты мәчете ишегендә Сәетҗәгъфәр хәзрәтне яклап язылган хат пәйда булды. Хатны Русиянең Азия өлеше баш мөфтие Нәфигулла хәзрәт Аширов язган иде. “Наданлыгы аркасында изге мәчет җирен мәсхәрәләгәннәрне тәнкыйтләү гаеп эш саналырга тиеш түгел”, диелгән хатта.

Кабан арты мәчете

Элегрәк Кабан арты мәчете имамы ЮХИДИ хезмәткәрләрен каргаган иде. Шуннан соң аны Татарстан президенты аппаратына чакырып, мондый кискен сүзләр белән чыгыш ясарга ярамаганлыгын, имамның ул сүзләре белән илдә толерантлык символы буларак кабул ителә торган Татарстанның данына тап төшерүен яхшылап аңлатканнар.

Моннан соң югары даирәләрдә Лотфуллинның эшеннән алынуын таләп иткәннәр. Тагын бер кат тавыш чыкмасын өчен уңай очрак та табылган иде – нәкъ менә бу көннәрдә мөфтияттә Казан мәчетләренең имамнарын аттестацияләү бара. Моны Кабан арты мәчете имамын эшеннән алу өчен файдаланмакчылар.

Имамнарны сынау 31 октябрьдә башланды, Казанда аны беренчеләрдән булып Вахитов районы имамнары үтте. Аңынчы Татарстанның башка районнары һәм шәһәрләрендә мәхәллә җитәкчеләре аттестация узды.

Комиссия каршында имамнар үзләренең дини белемнәрен исбатларга тиеш була, алар белән әңгәмә коралар, мәхәлләдә эшләр ничек барганын сорашалар.

Моңа кадәр барлык имамнар да сынауны уңышлы узып баралар иде. Аттестация уза алмаган Сәетҗәгъфәр Лотфуллин әлегә беренче очрак. Сынау таләпләрен үти алмаган имамнарга гадәттә белемнәрен күтәрү курсларына йөреп алырга киңәш бирәләр, аннары ул эшен дәвам итә. Бәлки быелгы аттестация башка нәтиҗәләр бирер. Сынаулар әле башланды гына.

Кабан арты мәчете имамы, 38 яшьлек Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин бу хезмәткә әтисеннән соң килде. Әтисе Исхак хәзрәт Лотфуллин (1942 – 2007) 1990 елда Татартстанда беренче мәдрәсә ачкан кеше. “Ислам кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәдә ул 6 ел дәвамында ректор да булып торды.

Мөхәммәдия мәдрәсәсе

Исхак хәзрәтнең иң зур хезмәте – мәчетне торгызу. Казан мөселманнары аны исламны кайтару өчен тырышып йөрүче, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бинасын халыкка кайтаруны башлап йөрүче буларак хөрмәтләп искә ала. Бу эштә Исках хәзрәт кыю адымнар ясый – халыкны урамга алып чыга, бина мөфтият карамагына тапшырылганчы туктамый, хәтта урамдагы машина хәрәкәтен туктатуга кадәр барып җитә.

Исхак хәзрәтнең улы, әтисе эшен дәвам итеп, халык белән актив эшли. Хәйрия өлкәсендә, мохтаҗлык кичерүчеләргә ярдәм итүдә хезмәт куя. Сәетҗәгъфәр хәзрәт җитәкләгән мәхәллә балалар йортларына даими ярдәм итә, авыр хәлдә калган кешеләргә, фәкыйрьләргә булыша.

Сәетҗәгъфәр Лотфуллин – электән үк медиада җәнҗаллар кубарып торуы белән танылган зат. Ул ярымшәрә хатын-кызлар сурәтләнгән рекламга каршы да көрәште.

Лотфуллин берничә ел элек оештырыла башлаган хиҗаплы мода бәйгеләренә дә каршы чыкты. Алар турында хәзрәт “Хиҗап – хатын-кыз матурлыгын каплаучы кием, аны җәмәгатьчелек алдында тәкъдим итү мәгънәсезлек”, дигән иде.

Кабан арты мәчете имамының тагын бер “казанышы” – заманында Казанның Бауман урамындагы гей-клубны яптыру. Ул даими төстә гей-парадларга каршы радикал белдерүләр ясап торды. 2013 елның көзендә ул дөньякүләм танылган җырчы Элтон Джонның Казан концертына да бойкот белдергән иде. “Мин моны дан казану өчен эшләмим, балаларны тискәре тәэсирдән саклау өчен эшлим”, дигән иде хәзрәт ул чакта.

Запись Резедә Ганиуллинны сүгеп танылган Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин экзамен бирә алмаган, мәчеттән китмәгәе [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Резедә Ганиуллина Татар тудейда кунакта булды [видео-фото]
Резедә Ганиуллина Азатлык радиосына әңгәмә биргәннән соң, Татар тудейга да кунакка кереп чыкты.

Запись Резедә Ганиуллина Татар тудейда кунакта булды [видео-фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җырчы Резидә Ганиуллина Болгардагы клибына бәйле Вконтакте, Инстаграмда мөрәҗәгать белән чыкты
Урыс әйтмешли, теге яки бу вакыйганы “Каждый воспринимает по мере своей испорченности”.

Мин профессиональ сәхнәдә 10 елдан артык иҗат итәм, шуның соңгы 6 елы – Нәфкат Нигъматуллин иҗат төркемендә һәм “Кызлы йорт” 5 бертуган кыз проектында. Балачактан ук шәрыкъ дөньясына мөкиббән китеп, аның җырлары – биюләре белән мавыгып, шул биюләрне камил өйрәнү минем зур хыялым һәм максатым булды. Шуңа күрә дә шәрыкъ биюләре фестивальләрендә, конкурсларда катнашып, Гарәп Әмирлегендә, Төркиядә, Мисырда мастер-класслар алып, бу илләрдә контракт белән эшләп, яшәп, иҗат иттем. Шәрыкъ биюе минем өчен иҗатымның мәгънәсе дә, халәте дә.

Бу – минем стилем. Мин моның өчен вакытымны да, акчамны да җәлләмәдем. Шәрыкъ костюмнары бик зур чыгымнар сорый, билгеле. Минем шәрыкъ илләренең бик күп мәһабәт биналары, шул исәптән дин сарайлары фонында төшкән видео- фотоларым бихисап.

“Җаным” дигән җырга клипны үзебезнең Татарстанда, аның бик күп илләрнең асыл биналарына тиңдәш булырлык Болгар җирендә искиткеч Ак мәчет фонында төшерәсем килде.

Бу видеоязманы күреп, хәтта чит илләрдән дә шалтыратучылар булды, алар, сокланып: “Шундый гүзәл җир Татарстандамы?” – дип сорыйлар.

Бу фонны тема өчен, шәрыкъ стиле буларак алдык, клипны төшергәндә: “Эмиратка, Истамбулга барасы да юк, үзебезнең Татарстаныбызда горурланырлык гүзәл Ак мәчетебез бар бит”, – дигән ак уйлар килде.

Мин үзем татар кызы буларак, 5 вакыт намаз укымасам да, иманым һәрвакыт үзем белән, Аллага шөкер. Бисмилласыз көнем башланмый. Әле генә Корбан бәйрәмнәрендә ихластан корбан чалдырып, шулай ук башка дини бәйрәмнәрдә Коръән укытып, хәер – сәдакалар биреп торам. Аллага шөкер, күңелем пакъ, кешеләргә ярдәм итәргә мин һәрвакыт әзер. Безнең ислам дине иң чиста, иң ихлас, иң дустанә дин!

Әгәр дин әһелләрендә минем бу клип тискәре фикер уяткан икән, мине гафу итсеннәр, чөнки минем сәхнә образым шәрыкъ стилендә, биредә мин Ак мәчетне иң гүзәл бина итеп, ә биюләремне камил башкарып, тулаем сәнгать әсәре дип кабул иттем.

Минем иҗатымны игътибарсыз калдырмавыгыз өчен барчагызга да олуг рәхмәтлемен.

Рәхмәтемнең зурысы – дин әһелләренә. Чөнки бу болгавыр заманда динебезгә төрле агымнар, радикаль секталар кермәсен өчен күп эшләр эшләнәдер.

Мәчетләребез сагында шулай игътибарлы торганда, бернинди имансыз, карак, фахишә, ваххабит мәчет бусагасыннан узмаячак, Алла бирса. Әмма шәрыкъ биюе һәм биючесе стриптиз белән бөтенләй чагыштырылмый: җен башка, пәри башка.

Бию, җыр, нәфис сүз – ул эстрада жанры. Ә инде стриптиз – ул ресторан, төнге клублар жанры.

Тагын бер кат үпкәләүчеләр, миңа ачуланучылар алдында түбәнчелек белән гафу үтенәм.

Һәммәбезнең дә күңелләре чиста, кылган гамәлләре изге, ниятләре якты булсын, дуслар!

https://www.instagram.com/p/BKokNYQjbZB/?taken-by=rezeda_ganiullina

Запись Җырчы Резидә Ганиуллина Болгардагы клибына бәйле Вконтакте, Инстаграмда мөрәҗәгать белән чыкты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Резидә Ганиуллинаның шау–шу чыгарган клибына карата беренче сүзләре
Резидә Ганиуллина Азатлык радиосы җурналистларына клипка карата үз фикерен белдергән.

Исегезгә төшереп узабыз, күптән түгел Болгардагы Ак мәчет янында җиңелчә генә киенеп клип төшергән җырчы Резидәне бер мулла интернетта тәнкыйтьләп чыкты. Ул аны бар татар халкын, мөселманнарны мәсхәрә иткән, борынгы Болгарны мыскыллаган дип гаеп атты.

Җырчы, биюче фикеренчә, клип бу хәтле шау-шу күтәрерлек итеп эшләнми.

“Минем клипта бернинди криминал юк. Бу клип – шәрык номеры. Ул үзебезнең зиннәтле Болгар җирендәге сәнгать әсәредәй гүзәл дин сарае манзарасында төшерелде. Үземнең җырлы-биюле шәрык номеры өчен мин оялмыйм, чөнки ул – гомерем буе камилләшкән иҗатымның бер җимеше”, ди Резедә.

Запись Резидә Ганиуллинаның шау–шу чыгарган клибына карата беренче сүзләре впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..