Архивы сугыш - Tatar Today - татар яңалыклары.

Әниебез җиде бала белән тол калды…
Безнең әтиебез Сәгыйдуллин Зәкиулла Мотыйгулла улы 1923 елда Авыргазы районының Түбәнге Ләкәнде авылында туган. Әниләре бик яшьли үлеп китә. Әтиебезгә – 7, энесе Хәтмуллага 4 яшь булганда әтиләре Мотыйгулланы армия хезмәтенә алып китәләр. Ике бала авыл халкы өстендә кала: кемдә нинди эш бар, шуны эшләп, тамак туйдырып йөриләр. Су ташыйлар, бәрәңге утыйлар, мал абзарын чистарталар, икенче төрле әйткәндә, яшәү өчен тырышалар.

1941 елның октябрь аенда әти үз теләге белән сугышка китә. Саратов өлкәсендә мылтык тотарга өйрәнгәч, ноябрь урталарында Волхов фронтына алып китәләр. “Без сугышка кергәндә немец илбасарлары безгә автоматтан аталар иде, ә безнең 36 кешегә – 6 винтовка, – дип сөйли иде. – Көчебез бар, әмма корал җитмәгәч – көчсез идек”.

Әтиебез физик яктан көчле булгач, аны разведка ротасына җибәрәләр. Разведчикларның бер төркеме китә, икенчесе кайта. Сугышның кызган чагы, фашистлар бернәрсә дә жәлләми. Совет солдатларына я күпер шартлатырга, я тимер юлын кисәргә кушыла. Ничек булса да фашистларга каршы торырга тырышалар. Тормышлары – үзләре чокыган юеш окопта. Ашарга юк, эчә торган сулары да – елга яки күл суы. Ут ягарга ярамый, тышта юеш кар ява. Тәмәке тартуны да тыялар, чөнки немецларның этләре нык сизгер.

Безнең төркем – 4 кеше разведкага киттек, – дип хәтерли иде әти. – Җир өсте карлы-бозлы. Өстә – иске телогрейка, башта – бүрек, аякта – кирза итек. Автомат, граната бирделәр. Задание ерак түгел – 10-12 чакрым ераклыктагы немец штабыннан “тел” алып килергә кирәк. Немецлар үзләрен этләр белән саклыйлар. Авыл читендә озак яттык, дөм караңгы, безнең якка карап этләр өрә. Немецлар чыгалар да аталар, часовой йөри, якын килерлек түгел. Туңар-туңмас елга аша чыгып авылның икенче читенә киттек. Бер-ике сәгать ятканнан соң мотоцикл тавышы ишетелде. Нәрсә таптык, тиз генә шуның юлына салдык. Мотоцикл без салган агачларга бәрелеп әйләнде. Арттан килгән автомобиль туктады да, водителе ярдәмгә йөгерде. Шул арада без машинада утырган кешене сумкасы белән бергә урладык. Тиз генә алып чыктык та урманга качтык. Ул безнең кем икәнне дә аңлап өлгермәде. Немецлар безнең арттан атып калды. Төн караңгы булуы безгә нык ярдәм итте.

Шулай итеп, без штабка “тел” белән кайттык. Бу безнең фашист белән беренче тапкыр очрашу иде. Бу фашист полковник дәрәҗәсендә булган, аның никадәр кыйммәтле булуын берничә көннән соң гына белдек. Командирыбыз безгә гел: “Разведчик  – ул сугышның колагы да, күзе дә, без һәрвакыт фронтның алгы линиясендә”, – ди иде.

Киемнәрне әзрәк киптерәбез дә (кипсә кибә, кипмәсә юк) тагын заданиегә китәбез. Аны үтәми кайту үлем белән бер иде. Барлык разведчиклар да заданиеләрдән исән катмый иде… Күпләребез яу яланнарында мәңгелеккә ятып калды…

Шулай, бер заданиедән кайтканда әтием фашистлар засадасына эләгә. Ике иптәшен югалта. Яраланган әтиебезне плащка салып өстерәп үз частьларына алып кайталар. Әзрәк дәвалангач, 1943 елның башында яңадан сугышка керәләр. Икенче тапкыр яралангач, 1945 елның гыйнвар аенда аны гарипләнгән диеп өенә кайтарып җибәрәләр.

28 июньдә Үрге Ләкәнде авылыннан 18 яшьлек Мәфтуха Зәһидулла кызына өйләнеп, гаилә корып җибәрәләр. Әнием ул вакытта безнең авылдан ерак түгел генә урман кискән булган. Киселгән агачларны, 20 чакрым Гафури районының Аккүл станциясенә ташып, вагоннарга төяп озатканнар. Әтием белән әнием җиде балага гомер бирделәр. Әтиебез гарип булса да тимерче, ат караучы, көтүче, Аккүл станциясеннән солярка, май ташучы булып эшләде. Печән чапты, бер эштән дә тартынмады. Утын да кисә иде, ярды, ташыды. Кайткач төннәр буе сызлана иде, әмма зарланмады. “Безгә шулай язган”, – ди иде. Әнинең: “Авылда Җиңү турында ишеткәч, шатлыктан еладылар, кочаклашып биеп-җырлап бәйрәм ясадылар”, – дип сөйләгәне хәтердә.

Әти, язның бер көнендә ат җигеп, мичкә белән Аккүл станциясеннән солярка алырга китте, һәм кайтмады… Карлы-бозлы юлда мичкә белән чана әйләнгән дә, мичкә әтинең өстенә килеп төшкән. Ат туктаган. Юлда ярдәмгә чакырырга кеше дә булмаган. Караңгы төшә. “Разведчик болай үләргә тиеш түгел, түз”, – дип әти үзен юата. Аңына килеп, бөтен көчен җыеп атына эндәшә. Берничә сәгать басып торганнан соң азрак хәл кергән ат алга омтыла. Әтинең өстеннән мичкә белән чана төшә. Көч-хәл белән әти чанага утыра.

Таң аткач кайтып керде ул. Аркасы туңган иде. Аннан соң бик нык чирләде. Сыер печәнсез, без утынсыз калдык. Ул вакытта ике чакрым ераклыктагы Үтәймулла авылына йөреп укый идек. Мин – 6нчы, сеңлем Фатыйма – 5нче, энем Хәсән 4нче сыйныфта укыйбыз. Укудан кайткач бөтен эшебез утын кисү, калдык-постык кибән төпләрен җыеп сыерны ашату иде. Бәләкәй чана белән тал, вак-төяк утыннар ташып өйне җылытабыз. Әниебезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәбез, тора алмый чирләп яткан әтине карашабыз.

Кичләрен лампа яктысында дәрес әзерлибез.

1968 елның 20 февралендә 45 яшендә әтиебез бакый дөньяга күчте. Әниебез 42 яшендә 7 бала белән тол калды.

Әтиебезнең медаль-орденнары бик күп иде, без бәләкәй чакта уйнап югалтып беткәнбез.

Мәрьям Рахмангулова. Стәрлетамак шәһәре.

Мәгълүмат Өмет газетасы

Запись Әниебез җиде бала белән тол калды… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Этләр сугышы оештырып, фатир бәяләре кадәр “ставкалар” ясаганнар
Төмән өлкәсе полиция хезмәткәрләре Ишим шәһәрендә этләр сугышын оештыру турындагы мәгълүматны тикшерә башлаган.

Элегрәк социаль челтәрләрдә эт сугышларыннан фотолар бастырылган иде. Урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары Ишим шәһәрендә эт сугышлары инде 10 ел үткәрелә, дип яза.

Бу коточкыч “шоу”ны күрергә бөтен Россиядән мөмкинлеге булган тамашачылар җыела, ставкалар ясыйлар, кайберләре хәтта фатир бәясе чикләрендә.

Социаль челтәргә кергән сугышлардан фото 2018 ел белән күрсәтелгән, шуңа күрә клубның хәзер эшләвен дәвам итүе төгәл билгеле түгел, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Кызыл таң"

Запись Этләр сугышы оештырып, фатир бәяләре кадәр “ставкалар” ясаганнар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Балаларым ачлыктан үлә бит»
Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакый­галарның берсе. Һәр сәгате күз яше һәм ачлык-ялангачлык белән узган 872 көн. 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән, никадәрле баланы ятим иткән җан өшеткеч вакыйгалар чолганышында калып, ачы суыкларны, авырлык­ларны үз җилкәсендә кичергән батыр халыкның тарихы язылган 3 ел бит ул.

Язма герое – Азнакайда яшәүче Римма Усманова да әлеге көннәрне китап битләреннән укып түгел, ә үз күзләре белән күрә, ачлык-ялангачлыкны да үз җилкәсендә кичерә. Авырлыклар аша узса да, кешеләргә шулкадәрле ачык һәм киң күңелле Римма апа безгә үзенең истәлекләрен яңартты.

Әти-әнисе турында

Әтием Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туган. Аңа 8 яшь вакытта әбием, ягъни әнисе вафат була. 12 яшендә исә әтисе дә үлеп, тома ятим кала. Шуннан соң әти Бәркәтә мәдрәсәсенә йөреп укый башлый. Анда тырышып, бик яхшы белем ала. Авылдагы кешеләр аны хат укырга, язарга көтеп тора торган булганнар. Бераздан әтинең аяк­лары авырта башлый. Авылдашларының берсе Теләчедәге балалар йортына илтә. Әти шунда тернәкләнеп, ныгып китә, укуын да дәвам итә. Шуннан соң техникумга укырга керә. Әни белән танышулары да шунда була. Әни исә Нурлат районы Бикүле авылыннан. 1935 елда беренче балалары – Вил абыем туа. Бу вакытта яшь гаилә Ютазы районы Кәрәкәшле авылына кайткан була. Бераздан безнең гаиләгә әтинең беренче никахыннан туган кызы Лалә апа да килеп кушыла. Әти армиягә китеп өч ел хезмәт иткәндә, Фатыйма апа кияүгә чыккан. Хәзер инде төгәл генә хәтерләмим, үз әнисе Лалә апаны ни сәбәпледер читкә кага торган булган шул. Әтигә әйтеп, әни баланы үз яннарына алдырта. Мин исә Нурлат районы Яңа Иглай авылында туганмын.

«Селкенмәгез, монда кеше ашыйлар»

Әти укытучы иде. Ул вакытта педагогларны юллама белән Финляндиягә җибәрәләр. Сугыш башланды, дигән куркыныч хәбәр килеп ирешкәндә дә, гаиләбез шунда була. Әтине фронтка алалар, ә әни өч бала белән ялгызы кала. Бу вакытта миңа өч кенә яшь иде. Шулай булса да, ни хикмәт, баштан кичкәннәрнең барысын да хәтерлим. Шулкадәрле җанга тигәнгә, хәтер төпкеленә мәңгелеккә береккәндер инде.

Әнигә Финляндиядән җыенып кайтырга ике тәүлек вакыт бирәләр. Без Ленинградка барып керүгә, камалыш башлана. Күченеп килгән кешеләрне бер йортка кертәләр. Ике катлы йорт иде ул. Тәрәзәләре кап-кара. Бу вакытта әни авырлы булган инде. Шунда килгәч, тулгагы башланып, бәбили башлады. Үзе бәбили, үзе янындагы хатыннарга: «Балаларны саклагыз. Аларны алып китмәсеннәр!» – дип өзгәләнә, бичаракай.

Лалә апа иң өлкәне, 1929 елгы иде. Әни бәбәйләгәннең икенче көнендә апабызны ипигә дип җибәрәләр. Ул карточканы да, ипине дә югалтып кайтып керә. Шуннан соң әни, яңа туган баласын калдырып, көч-хәл белән ун чакрым юл узып, икмәк алып кайта. Хатыннар гел шулай иртән җыелышып китәләр дә төнлә кайталар иде. Люция исемле баланың гомере озын булмады инде аның. Егерме көн генә яшәде, бичаракай. Әни ипи алып кайт­кач, без селкенми дә утыра идек. Хәлсезлектән, гомумән йөрмибез. Әни тешне чәнечке белән каерып ача да башта тозлы су каптыра. Аннан соң теге ипи кисәген суга болгатып бирә, чөнки аның исеме генә икмәк иде. Янган оннан пешерелгән, әллә ниләр кушылган ризыкны болай гына кабып йотарлык түгел иде.

Баштагы вакытларда әни ипи, су артыннан киткәндә, безне яшерми иде әле. Нык ачлык башлангач, качырып калдыра торган булды. Бервакыт шулай әни яшереп калдыр­ган урында ятабыз. Лалә апа: «Селкенмәгез, шым гына ятыгыз. Монда кеше ашыйлар», – дип эндәште.

Без бер урыннан икенче урынга гел күченеп йөри торган идек. Бер күченгәндә, Лалә апа югала. Әни: «Иии, ичмасам, үземнеке дә түгел. Кеше баласы югалды, ни дип әйтеп җавап бирермен», – дип елый. Ходайның рәхмәте, шуннан соң ничектер көч-хәл белән табыла ул. Әлеге шатлыктан барыбыз да сөенешеп елашабыз.

Камау башланганчы, шәһәрдә җитәрлек азык-төлек һәм ягулык булмаган. Ленинград белән бер генә элемтә кала – Ладога күле. Бу күл немец артиллериясе һәм очкычлары тарафыннан тупка тотыла, шуңа күрә йөк элемтәсе җитәрлек азык-төлекне Ленинградка китерә алмый, шәһәрдә зур ачлык башлана. Соңыннан укып белгәнемчә, бик салкын кыш һәм азык-төлек җитешмәве аркасында, монда 700 мең диярлек кеше ачлыктан үлә. Кеше ашаган очраклар да күп булды. Шулай да халык анда барыбер бер-берсенә ярдәмчел иде. Бергә ипигә йөрделәр, бергә суга бардылар. Шулай бер көнне бер хатын әни янына килә дә: «Галя, урманда бер дача бушады. Син шунда килеп, балаларың белән тор әле. Миңа ипигә йөрергә иптәш тә булырсың», – ди. Шунда әни безне, өч баланы, чана белән тартып бара. Икенче бер хатын: «Галя, мине үзең белән туган ягыңа алып кайт әле. Бер барыр җирем дә юк. Туган ягымда сугыш бара», – ди. Әни: «Балаларымны карашып алып кайтсаң, үземнән калдырмам», – ди. Шуннан соң ул хатын гел әни янында булды, туган якларга да бергә кайттык.

«Балаларым ачлыктан үлә бит»

1942 елның 25 февралендә әни күчереп утырту билетын ала, әмма аны алганнан соң Ладога күлен узар өчен машина булмыйча шактый вакыт уза. Кеше нишләргә белмәгәндә, чарасызлыктан һәм җаны сызлаганда һәрвакыт үзенең ана телендә сөйли. Әни дә машина сорап килгән бинаның ишек төбенә чыга да: «И Ходаем, бүген дә булмады. Балаларым шешенде бит. Ачлыктан үләбез бит», – дип әрнеп елый. Шуннан бер кеше килә дә әнинең җилкәсенә кагылып: «Апа, әллә син татармы?» – дип эндәшә. «Әйе», – ди әни. Шуннан соң теге кеше безнең кайда яшәвебез белән кызыксына. Икәүләп дачага киләләр. Әлеге мәрхәмәтле зат, безгә беркая чыкмаска кушып, кире китә. Икенче көнне машина белән килеп тә җитә. Килә дә бер көтү баланы күреп шакката: «Минем моның кадәрле бала белән кайткан бер генә кешене дә күргәнем юк иде әле», – ди. Безнең өскә кызыл юрган япканы истә. Ладога күлен чыкканда, Вил юрганны ачты бит. Бомбага тоттылар. Яныбыздагы баржа суга батты. Ә без исән-сау чыгып өлгердек.

Аннан соң әни белән Вилне – Ивановага, Лалә апа белән мине Рузаевка хастаханәсенә салдылар. Санитаркалар безне чишендерделәр дә үз-үзләрен тыя алмыйча елый башладылар. Үзләре елый, үзләре: «Мондый сөякне күргәнебез юк иде», – дип тәкърарлый. Шуннан әнинең тәрәзәгә килгәнен хәтерлим. «Әни, ал, ал», – дип елыйм. Бер шәфкать туташы мине күтәреп алды да кечкенә генә ипи кисәге бирде. Мин сындырып, башка балаларга бирмәкче булам икән. «Юк, юк, үзең аша», – дип, кире үземә сузды.

Әни оста тегүче, башкалар белән бик ипле, җайлы сөйләшә торган кеше иде. Бер авыр сүз дә әйтми иде. Ивановада да яраттылар үзен. «Кал, балаларыңны бакчага, мәктәпкә урнаштырабыз. Үзеңә яшәр урын бирәбез», – дип кыстасалар да: «Юк, монда сугыш килә», – дип, өч баласы белән туган ягына кузгала әни.

Сугыштан соңгы еллар

Дәһшәтле сугыш елларында туган якларда да хәлләр начар, колач җәеп каршы алучы булмый инде. Баласының чит җирләрдә калу кайгысыннан әнинең әнисе дә үлеп киткән була. Бабай Кормаш авылыннан бер әбине ала. Безне шул әбинең кызына кертеп тора да, әни үзе җәяүләп Бикүлегә китә. Бераздан безне дә килеп ала. Җиде баласы булган зур апаның йортына өч баласы белән әни дә сыена. Әле җитмәсә, Мәскәүдән тагын ике бала кайтарганнар иде. Бер йортта 12 бала яшәдек. Безгә ияреп кайткан хатын да бар бит әле. Ул исә зур апаның мунчасында торды. Зур апада, тагын башка кешеләрдә яшәдек. Әни Лалә апаның әнисе Фатыйма апага: «Кызыңны килеп ал, үзем дә кеше өстендә торам», – дип хат язды. Шуннан соң без ике бала гына калдык.

1946 елда әти сугыштан кайтты. Аны Ютазы районы Димтамак дигән авылга укытырга куйдылар. Анда тагын ачлык-ялангач­лык иде. 1947 елда төпчегебез Ирек туды. Тормыш шулай үз көенә дәвам итте.

1958 елда 20 яшьтә мине ярәштереп Магнитогорскида эшләүче кешегә кияүгә бирделәр. Аңышмый да калдым. Шулкадәр самими, оялчан, яшь булганмын инде, ике атна яшәгәч кенә иремнән: «Исемең ничек синең?» – дип сорадым. Ирем: «Чебен дә кунмаган кыз алдым», – дип йөрде. Ул үзе ут кебек эшчән, акыллы иде. Гел командировкада булды. Ә өч бала, өч бүлмәле фатир, өч бакчаны карау минем өстә иде.

Соңгы сүз

Хәзер безгә кадер-хөрмәт, игъ­тибар зур. Мин торам-торам да шуңа шаккатам: әни ничек чыдады икән? Белмим. Аның көчлелегенә, сабырлыгына, уңганлыгына, булганлыгына исем-акылым китә. Песи ничек үз балаларын авызына кабып ташый, әни безне бомбадан ышыклана торган урынга да шулай ташый иде. Бу, чыннан да, Герой-Ана. Әлеге хөрмәткә мин түгел, әни лаек, дим. Әмма ул юк шул инде. Әни минем кулымда үлде. Ун ел аяклары авыртып чирләде. Янбашларыннан башлап череп бетте, әмма акылында иде. «Әни, авырта бит. Ничек түзәсең?» – дип елый идем. Никадәр сызланулар, авырлыклар кичерсә дә, ыңгырашып та карамыйча, 78 яшендә үлде әни. Аллага шөкер, соңгы сулышына кадәр үз тәрбиямдә булды. Әти 73нче елда бакыйлыкка күчте. Шушы кадәр авырлыклар кичергән газизкәйләремнең урыннары җәннәттә булсын иде, Ходаем!

Зөһрә Садыйкова, ШК

Азнакай

Запись «Балаларым ачлыктан үлә бит» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ветераннарның пенсиясен арттырмакчылар
Бөек Ватан сугышы ветераннарының пенсиясен аена уртача 9,5 мең сумга арттырырга планлаштырлар. Дәүләт Думасы депутатлары шул хактагы закон буенча фикер алыша, дип яза Татар-информ.

Бөек Ватан сугышы ветераннары пенсиясенә өстәмәләрне исәпләү системасына үзгәрешләр кертә торган законны Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте. Әлеге документ буенча, ветераннарның пенсиясе чама белән 9,5 мең сумга артачак. Закон проекты турында фикер алышканда, оборона министрының урынбасары Татьяна Шевцова шундый саннар китергән.

Бу максатны гамәлгә ашыру өчен быел 0,95 млрд сум, алдагы елларда 1,42 млрд сумга кадәр акча бүлеп бирү планлаштырыла.

Әлеге документ кабул ителгән очракта, норма 1 майдан үз көченә керә. Проект Владимир Путин указы белән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан башкарыла торган чаралар кысаларында эшләнгән.

Фото: РИА Новости

Запись Ветераннарның пенсиясен арттырмакчылар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ул көннәр күз алдыма килсә, ушымны югалтмыйм дип, тизрәк догаларымны укырга керешәм”
Бу баруымда Кәүсәрия апа мине өстәлгә башын салган көе генә каршы алды. “Күз алдымнан бөтен томыш узды”, – ди. Кәүсәрия апаның язмышы бер китапка гына сыярлык түгел.

1935 елда аңа биш яшь була. Илдә халык өчен кара кайгылы көннәр – репрессия, кулак ясау бара. Кәүсәрия апаның әтисе умартачылыкта эшли. Бар байлыгы – алты баласы, әмма аны барыбер алып китәләр. Гаиләсен кара мунчага чыгаралар. Кәүсәрия апага шунда салкын тия. “Анда яшәп, исән калуыбызга әле дә аптырыйм”, – дип сөйли ул. Салкын тигән баласын әнисе, аркасына салып, Бәләбәй шәһәренә алып китә.

Егерме чакрым араны шулай узып та, баланы кабул итмиләр. Чөнки репрессияләнгәннәрнең аерым исемлеге булдырыла. “Ул көннәр күз алдыма килсә, ушымны югалтмыйм дип, тизрәк догаларымны укырга керешәм”, – ди Кәүсәрия апа. Авыруының нәтиҗәсе булып, ул ике аяксыз кала. Әтиләрен хезмәт армиясенә алалар, әниләре көне-төне колхоз эшендә, унөч яшьлек Гәбделмәҗит абыйсы колхоз малларын көтә. Өйдә аннан кала тагын сеңлесе белән энесе дә була.

“Колхоз малын көтүче абый әбид ашарга көн дә өйгә кайта торган иде. Әмма өйдә берни дә юк икәнен белә бит инде ул. Тирә-якта гына яшел үлән, кычыткан да калмый. Шуңа абый ерактанрак йөреп җыеп кайта иде ул кычытканнарны.

Миңа ул вакытта ун яшь, ике аяк та юк. Үрмәләп кенә йөреп, абый алып кайткан кычытканны башта аерым савытта пешерәм, аннан алып турап, йомарлап котлетлар ясыйм. Он юк. Налогтан артып калган май булса, икесен бергә әвәләп, барыбызга җитәрлек итеп кычыткан котлетлары ясап пешерәм. Гәбделмәҗит абый шуңа да риза булып, кабаттан эшкә чыгып китә торган иде.

Алты яшьлек кенә энекәш әтине бик сагынды. Уенчыклар юк, өйдә көнозын нишләп кенә бетмәк кирәк? Уйныйсы килгәндер инде, чабатага ташлар тутыра иде дә, тау буйларыннан тартып йөреп, уйнаган сыман булып, үзенең күңелен күреп йөри иде. Бала гына булса да, гел җыр җырлап йөри иде ул. Үзе чыгаргандырмы, кайдан буса да откандырмы.

Чабатамны тартып йөрим,

Вак-вак ташлар тутырып.

Әтекәем кайтыр әле,

Поездларга утырып.

Кызганыч, ул энекәшнең гомере булмады. Менингит диагнозы белән үлде.

Шул бала бервакытта да минем күз алдымнан китмәде. “Менә бүген дә барысы да бүгенгедәй күз алдымда”, – дип искә алды Кәүсәрия апа.

Кәүсәрия апага 88 яшь. Ул гомер буе үзен-үзе тәэмин итеп яшәде. Тегү эшенә өйрәнә, туган авылы – Туймазы районы Мәтәүтамак авылының күпме хатын-кызын яңа күлмәкләргә сөендерә. Абыйсы өйләнгәч, Октябрьский шәһәренә күченеп килә, кеше өйләрендә яши. Кооператив проектлары чыккач, 1 сумга көне-төне күлмәк тегеп, бер бүлмәле фатир сатып алуга ирешә. Бөтен район халкы ул теккән күлмәктә йөри.

Ташкенттагы апасына пальтолар тегеп, посылка белән салып җибәрә торган була. Соңгы елларда гына кинәт баедык бит әле. Ә ул вакытта кием-салымга бик зур мохтаҗлык була. Аерым фатир алгач, Кәүсәрия апа әти-әнисен үзенә алып килеп тәрбияли, туганнарын кунак итә. “Аяксыз көе андый көчләр кайдан килгәндер ул миңа?” – дип аптырый. “Сталин кирәк” дип әйтүчеләргә дә үз җавабы әзер. Һәйкәл кирәк дип әйтүчеләргә болай дим: ике култык таягына таянган мине дә ясап куегыз, яныма 20 чиләк куйсыннар. Ул чиләкләр минем күз яшьләрем белән тулганнар дип язсыннар, ди.

Сәлам белән Нәсимә апагыз, Башкортостан

Язмыш кочагы

Запись “Ул көннәр күз алдыма килсә, ушымны югалтмыйм дип, тизрәк догаларымны укырга керешәм” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Дин туризмга әйләнде! Хаҗга баручылар, әйдәгез, ачлыктан тилмергән Йемен балаларына булышыйк!”
Якын арада Би-би си каналында Наваль Магафи исемле гарәп корреспондентының Йемендә ачлыктан тилмергән, хәтта үлгән балалар турында төшерелгән фильмы чыгачак. Әлегә фильмнан алынган шушы кыска гына өзек тә бер кешене дә битараф калдырмас. //Tatar Today//

Видеода рәсми затларның әйтелгән фикерләре юк. Ник дигәндә, бу илдә сугыш бара. Ничәмә-ничә баланың гомерен алып киткән сугыш. Монда төгәл генә хакимият вәкилләренең кайда һәм кем икәнен әйтеп тә булмый.

Мәгълүматлар буенча, 2015 елның башында баш күтәрчеләр Йемен хакимлеген бәреп төшерәләр.

Корреспондент әйтүенчә, төшерү төркеме Йеменның союздаш республикасына – Гарәп Әмирлегенә сораулар белән мөрәҗәгать иткән. Әмма, җавап бирүче булмаган.

Төшерелгән документаль фильмда күренгәнчә, кечкенә балаларга үсәр һәм яшәр өчен ашамлык, чиста су, дарулар җитми, әниләре үзләренең дә сәламәтлекләре какшаганлыктан, балаларын ашата, имезә алмый.

Фейсбукта бу видеоны караучылар, шулай ук фикерләр калдырган.

Фәридә Әбсәләмова: “Әйдәгез акча җыеп карыйк. Әз булса да ярдәм күрсәтергә кирәк бит инде боларга? Корбан чаласы акчаны шунда җибәрик! Ничек оештырырга икән?”

Рамай Юлдаш: “Хаҗга баручылар акчаларын җибәрсеннәр! Саваплы булыр! Дин туризмга әйләнде инде! Татарлар да 6-10 тапкыр барып кайтты инде Хаҗга!”

Фәридә Әбсәләмова: “Әйбәт булыр иде! Бик яхшы фикер! Лозунглар белән чыгабызмы?”, дип үзара язышканнар.

Запись “Дин туризмга әйләнде! Хаҗга баручылар, әйдәгез, ачлыктан тилмергән Йемен балаларына булышыйк!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

93 яшьлек сугыш ветераны Әгъзам бабай яралы хәтирәләрен барлый [видео]
Татарстанның Биектау районы Олы Кавал авылыннан Әгъзам Җиһаншин 18 яшендә сугышка киткән елларын бүгенгедәй хәтерли. Күп тапкыр яраланып ахырга кадәр көрәшен дәвам иткән Әгъзам бабай “Мин – каһарман!”, “Ватанны дошманнан коткардым!” дип шапырынып сөйләргә ашыйкмый. Сугышта яраланган хәтирәләрен барлап, яшьләргә тыныч тормыш тели. //Азатлык радиосы//

Әгъзам бабай да, сугыш алды чоры балалары кебек, бик яшьли эшли башлый, инде 12 яшьтә ат караучы була. “Ул вакытта без кырларда сука сукалый идек, яшь булгач, төрле эш куша иделәр”, дип сүзен башлады Икенче дөнья сугышы ветераны.

Әңгәмәдәшебез сугыш хәбәрен туган авылы Олы Кавалда ишетә. Сугышчы юлын ул 1942 елның 29 апрелендә Ижау хәрби лагерына өйрәнү узарга киткәч башлаган. Анда ике ай ярым кораллар белән танышып, дошманнары белән көрәшергә әзерлек үткәннәр. Шуннан соң Әгъзам бабайны бер төркем яшь солдатлар төялгән эшелонда Мәскәүгә алып китәләр. “Ул вакытта погоннар юк иде. Шинель бирделәр, аның каешы юк. Безне тауар вагонына төяп Мәскәүгә җибәрделәр. Анда килгәч, каешын да, погонын да, пилоткаларын да бирделәр”, дип искә алды ул.

Әгъзам Җиһаншин беренче Украина фронтына сугыш кайнаган ноктага туры килә. Смоленскида, Сиваш елгасы ярлары өчен көрәштә катнаша. Шушы бәрелешләрнең берсендә, кулына ярчык тиеп, авыр яралана. Ике ай Мәскәүдә дәвалана, тагын дүрт ай – Пермьдә.

“Безне юл буе урман эченнән алып бардылар. Сазлык, таш юллар күрмәдек тә. Беренче линиядәге солдатлар яраланып, үлеп беткәч, икенче линия итеп безне чакырдылар. Без аларны алыштырырга тиеш идек. Сиваш елгасының бер ярында германнар, икенчесендә – без. Иртән безгә коралларны суга тидермичә елга аша чыгарга дигән боерык булды. Йөзеп чыгуга, каршы яктан ата башладылар”, дип әңгәмәдешебез бераз тын алды.

Әгъзам бабай сугышта берничә тапкыр яраланган. Беренчесендә ул дошман очкычларының һөҗүменә эләккән булса, икенчесе Украинаның Харьков шәһәре өчен барган сугышта аның уң кулына шартлаткычның кыйпылчыгы тия.

“Тегеләрнең түбән генә оча торган күзләү очкычлары бар иде. Безнең “Зенитка”лардан бер дә курыкмый иделәр. Кинәт кенә җиде-сигез хәрби очкыч килеп чыкты да безне атып ташладылар. Кырдылар инде, бик күп солдатлар кырылды”, дип искә алды бабай.

Әгъзам Җиһаншин Беларуста Орел шәһәрен җәяү чыккан. Хәрби хастаханәдә биш ай дәвалангач, аны алга таба хәрби хезмәткә яраксыз дип Красноярскига эшкә җибәрәләр. “Красноярскига елга ярында урман кисәргә боерык килүгә, ике дә уйламыйча киттем”, ди ул.

Җиңү хәбәрен Әгъзам бабай нәкъ шунда ишетә. “Без урманда эшлибез, төшке ашка кайтмаган идек әле. Лейтенант килде дә “Егетләр, сугыш туктаган”, дип хәбәр итте. Ул көнне безгә ашауны башка төрле әзерләгәннәр иде. Безне өч көн ял иттерделәр. 1945 елның 22 октябренә кадәр без урманда идек”, ди ветеран.

Урманнан өйгә беренче булып укытучы, инженер кебек мөһим, кирәкле һөнәр ияләрен кайтарганнар. Әгъзам бабай әйтүенчә, Казанга ул октябрьнең 25ләре тирәсендә кайта.

Туган авылында колхозга элеккеге урынына урнаша, әмма тормыш хәленең начар булуы, нужа акча эшләргә шәһәргә илтә. Монда исә көтелмәгән афәт килә, 1947 елда ул Казан кинопленка заводында эшләгәндә бер аягы өзелә. Сугыштан исән-имин килеш кайткан 24 яшьлек егет, тыныч тормышта аяксыз кала.

Бер елдан соң, 1948 елда, Әгъзам бабай авылдашы Фәймә исемле кызга өйләнә. Алар алты дистәдән артык бергә гомер итәләр. Ирле-хатынлы Җиһаншиннар бергәләп йорт салалар, биш ул тәрбияләп үстерәләр. Әгъзам абый белән Фәймә апаның 11 оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Берничә ел элек Әгъзам Җиһаншин гаиләсенә Биектау район үзәгендә фатир бирәләр. Әмма сугыш ветераны әлегә үз куллары белән төзегән туган йортын ташлап китәргә теләми.

Запись 93 яшьлек сугыш ветераны Әгъзам бабай яралы хәтирәләрен барлый [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне [фото]
Төгәл 75 ел элек фашистлар Германиясе гаскәрләре СССР чиген узып, совет хәрби көчләренә һөҗүм оештыра. Бөек Ватан сугышы башлана…

1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышта 27 миллионлап совет кешесенең гомере өзелә. Алар истәлегенә 22 июнь Россиядә Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә.

Татарстан башкаласы “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылды. “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан традицион “Хәтер шәме” акциясе уздырды.

Казанда әлеге акция 21 июнь кичендә старт алды. Билгесез солдат һәйкәле янында “Бердәм Россия”нең төбәк бүлеге җитәкчеләре һәм “Яшь гвардия” активистлары һәйкәл янында шәмнәрдән “Я помню 1941” сүзен язды.

Бүген Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан төрле чаралар уздырыла. Казанда Җиңү паркында иртәнге сәгать 10да матәм митингы узачак, соңыннан Казанның чыгарылыш сыйныф укучылары күккә һава шарлары очыртачак. Шулай ук бу көнне Дан скверында совет чорының танылган разведчигы Рихард Зоргеның һәйкәле дә ачыла.

Җиңү бик күп көч сарыф итеп зур югалтулар аша килде: 8 684 400 кеше үтерелгән, яралардан һәм коллыкта үлгән. Санитар югалтулар 18 миллион кеше тәшкил иткән. Сугыш 27 миллион ватандашның гомерен өзгән. Йөзләгән шәһәрләр, меңләгән авыллар, күп кенә предприятиеләр, завод-фабрикалар җир белән тигезләнгән. Күп санлы матди кыйммәтләр юкка чыгарылган. Авыл хуҗалыгына зур зыян китерелгән. Сугыш алып килгән хәсрәтне бәяләү мөмкин түгел.

Ленинградны блокадага алу көннәрендә балалар өлкәннәр белән беррәттән ачлык һәм салкын кичергән. Алар флотта да хезмәт куйган, партизан отрядларында разведчик, фашист концлагерьларында тоткын да булган. Сугыш аларның туганнарын һәм якыннарын, йортларын алган һәм балачакларыннан мәхрүм иткән.

Завод-фабрикаларда, колхоз-совхозларда совет сугышчыларына тыл хезмәтчәннәре ярдәм иткән, алар арасында сугышка киткән ирләрне-угылларны алыштырган картлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр булган. Татарстан халкы уртак җиңүгә зур өлеш кеткән. 1941-1945 елларда Татарстан Республикасы сәнәгате фронт кирәк-яраклары өчен 500 төрдән артык продукция чыгарган, шул исәптә хәрби самолетлар да.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше чакырылган, 350 меңнән артык кеше кире әйләнеп кайтмаган. 226 татарстанлыга батырлык күрсәткән өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, 48 кеше өч дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән, 100 меңнән артык кешегә орденнар һәм медальләр тапшырылган.

Сугыш турында фильмнар төшерелеп, китапар язылып торсалар да, әлеге көннәрнең котычкыч булуын барыбер җиткереп булмас. Сугыш ачысы ветераннарның, сугыш чор кешеләрнең йөрәк түрләрендә саклана. Кызганыч, алар да елдан ел кими. Аларның батырлыгын онытмаска һәм, иң мөһиме, сугыш булдырмаска безнең иң зур бурычыбыздыр.

Интертат, Татар-информ

Запись 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..