Архивы табиблар - Tatar Today - татар яңалыклары.

Чаллының “ашыгыч ярдәм” күрсәтү фельдшерлары бер пенсионерны “теге дөньядан” кире кайтаралар [фото]
71 яшьлек хатын эч авыртуыннан зарланган. Ашыгыч ярдәм бригадасын төн уртасында чакырган. Ханымның эче генә авыртмаган, ул хәлсезлектән, күңел болганудан һәм йөрәкнең еш тибүеннән интеккән.

Чакыруга килгән фельдшерлар Вячеслав Степанов һәм Элина Хәмитова миокард инфарктының сирәк очрый торган формасын ачыклыйлар. Бу очракта авырту күкрәктә түгел, ә корсак астында була һәм аны тиз арада дәваларга карар кылына.

Пенсионерны хастаханәгә алып китмәкче булалар, ләкин бу вакытта пенсионер аңын югалта һәм сулыш алмый башлый. Табиблар йөрәкне “эшләтеп җибәрү” өчен барысын да эшлиләр! Аларга нибары 5 минут вакыт кирәк була!

Фельдшерлар йөрәкне эшләтеп җибәрәләр һәм хәтта пациентның баш миенә зарар килмәсен дип, аны да саклап калалар. Реанимация гамәлләреннән соң әбине хастаханәгә китерәләр.

Запись Чаллының “ашыгыч ярдәм” күрсәтү фельдшерлары бер пенсионерны “теге дөньядан” кире кайтаралар [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Аны тулысынча чишендереп, берүзен ябып куялар, телефонын алалар…” – Әлмәттә эпидемиологик ситуация контрольдән чыга
Апрель башында социаль челтәрләрдә Әлмәтнең үзәк хастаханәсендә эпидемиологик ситуациянең контрольдән чыгуы турында аудиоязма таралды. Бу язма фейк дип игълан ителеп озак та үтмәде, Мәскәүдә булып кайткан Әлмәт кешесендә коронавирус дип шикләнүләре турында яңа видео пәйда булды. Видео авторы Лилия Самарина (кыз фамилиясе Мөшәрәпова – ред.) әнисенең Мәскәүдән кайткач хастаханәгә эләгүе, аны кинәт Чаллыга алып китүләре турында сөйли, әнисен эзләргә Мәскәүдән үзе кайта.​ Икенче видеоны ул инде Чаллы хастаханәсе янында яздыра, әнисен табу шатлыгы белән уртаклаша.

Андагы хәлләр турында Лилия Азатлыкка сөйләде.

— Лилия, сез хәзер Татарстандамы, Мәскәүдәме?

— Мин инде Мәскәүдә, кайтып җиттем.

— Әниегезне эзләү ничек булып бетте?

— Әни бездә Мәскәүдә кунакта булган иде, 17 мартта кайтып китте. Икенче көнне урамда җылы дип яланөс көенчә кер элгәндә салкын тидергән.

— Сүз уңаеннан, әниегезгә ничә яшь?

— Илле тугыз. Ике көн өйдә прополис белән дәваланган. Хәле начарайгач, үпкәсен тыңлауны сорап, авыл фельдшерына шалтыраткан, анысы килмәгән. Энекәш әнине Әлмәт үзәк хастаханәсенә алып киткән, анда бар да яхшы дип кайтарганнар. Ике көннән тагын бер мәртәбә барган, өченче мәртәбә дә барган. Шимбә 21 март хәтта кизү торган табибка да туры килгән. Анысы да барысы да яхшы дип кайтарып җибәргән. Әлмәттә яшәгән сеңлем, аптырап, авылга ашыгыч ярдәм чакырган. Алары да әнинең исән икәнен күреп, бернинди рентгенга да җибәрмичә, кайтып киткән. Бөтенләй хәле начарайгач, әни үзе ашыгыч ярдәм чакырган, хастаханәгә алып китегез, рентген сурәте ясагыз, дигән. Рентген ясагач, ике яклы үпкә ялкынсынуы, дигәннәр, терапия бүлегенә салганнар. Кичтән үк антибиотиклар кадый башлаганнар. Иртәнгә хәле яхшырган. Ул анда бер тәүлек яткан, өч тапкыр антибиотик кадаганнар. Ул кемгәдер Мәскәүдә булганын әйткән, һәм шунда кинәт башланган хәлләр: коронавируска тест билгеләгәннәр, кич исә алдап Чаллыга алып киткәннәр.

— Ничек инде алдап?

— Инфекция бүлегенә күчерәбез дип, машинага утыртканнар, машинасы да ашыгыч ярдәмнеке түгел, ниндидер катафалка. Әлмәттән чыга башлагач, ул “мине кая алып барасыз” дип сораган. “Чаллыга, анда коронавируслылар өчен хастаханә бар”, дип аңлатканнар. Тест уңай булдымыни, дигәч, әлегә берни билгеле түгел, дип аңлатканнар. Әнинең температурасы 39, утырырга да хәле юк, ә аны ике сәгать алып барганнар, дүртенче катка җәяү алып менгәннәр — “мин тирләгән көе, бөтен яктан җил, анда да өстәлгәндер”, ди әни. Аны Чаллыдагы инфекция хастаханәсенә алып киләләр (Мәскәү проспекты, 85). Беренче көнне, 29 мартта, табибә аңа барысын да аңлата, дәвалаячакбыз, ди, уколлар билгели, дарулар яза. Беренче ике көнне аны шулай дәвалыйлар. Сишәмбе, 31 март көнне кич әнигә инфекцион хастаханәнең реанимация бүлегенә күчерәбез дип хәбәр итәләр. “Сине кислород астына яткырабыз, телефонны сүндерергә кирәк” дип кисәтәләр. Әни безне дә кисәтеп куйды, “мине кислородка кушачаклар, чөнки хәл авыр” диде дә телефонын сүндерде. Әни ничек күчергәннәрен дә сөйләде — бер кат юрганга төреп, инвалид арбасына утыртып, шәфкать туташы аны урам аша икенче бинага илтә. Әни урамда өши, ә реанимациядә аны тулысынча чишендереп, берүзен ябып куялар, телефонын алалар, көненә ике тапкыр кына керәләр, ләкин дәваламыйлар. Әнинең болай да ике яклы пневмония, хәле начарайганнан-начарая, игътибар итүче юк. Ютәлдән кан басымы күтәрелә, 180гә җитә. “Ишекне шакыйм, ярдәм итегез дип чакырам, ә алар кулларын җәеп тик торалар”, дип сөйләде әни. “Гафу итегез, безнең киемнәр махсус эшкәртүдә, өстәмә кием юк”, дип аңлаталар. Әни әйтә — алар минем янга килергә куркалар, ди. Мин аңлыйм — табиблар әзер түгел, ләкин сез бит беренче чиратта табиблар!

— Вәгъдә ителгән кислород булганмы соң?

— Юк, кислород булмаган. Алар бары тик аны күчергәннәр һәм бикләп куйганнар. Әни инде “мине биредә үтерәчәкләр, коронавирусның чираттагы корбаны булачакмын”, дип уйлый. Ул вакытта әле анализлар да булмый, алар каядыр килгәнме-юкмы — белмим. Әни анда өч көн бикләнеп яткан, бернинди дәваланусыз.

Җомга көнне аңа Чаллының 2нче поликлиникасына күчерәбез дип хәбәр итәләр, янәсе 2нче поликлиника коронавируска каршы җиһазланган. Шәфкать туташы “телефоныңны алырга онытма”, дип телефонын кертеп бирә. Әни сеңлемә шалтыратырга җитешә, “мине дәваламыйлар, хәтта яныма кермиләр”, дип хәбәр итә. Әнидә ике яклы пневмония булгач, ул үпкә кабаруыннан да үлә ала. Сеңлем миңа шалтыратты. Мин җомга буе нишләргә белмәдем, инфекция бүлегенең реанимация табибына шалтыратам, ә миңа “хәле тотрыклы” диләр дә трубканы ташлыйлар. Мин кабат шалтыратам, “Мин яздырам, бөтен сорауларыма да җавап бирегез”, дим. Ник телефонын алдыгыз, дигән сорауга “мәгълүмат читкә чыкмасын өчен” ди. “Сезнең яшерердәй әйберегез бармы, нишләтәсез сез аны? Әнине ничек дәвалыйсыз?” дип сорыйм, “антибиотиклар бирәбез, вируска каршы дарулар бирәбез” ди. “Вируска уңай тесты бармы? Ни өчен сез аны берүзен ябып куйдыгыз да янына берегез дә керми?” дим. “Кем сезгә алай дип әйтте?” ди. “Мин барысын да беләм, дим, ник дәваламыйсыз?” дим. Дәваларга 2нче поликлиникага күчереләчәк, дип аңлатты табиб.

Җомга көнне күчерелмәгән иде әле. Шимбә көнне кабат шалтыратам, әнигә телефонын бирегез, миңа аның белән сөйләшергә, хәлен белергә кирәк, дим. Җавап юк. Бүтән монда шалтыратмагыз, ди табиб. Ә әни һаман шунда! Көндезге икеләрдә, инде унынчы тапкыр шалтыратуыма табиб “Бүтән миңа шалтыратмагыз, без аны шәһәрнең 2нче хастаханәсенә күчердек”, диде. Ул хастаханәнең номерын сорагач, бездә юк, дип җавап бирде. Ә мин әнинең хәле начарайганын беләм, ул сеңлемә “ята да алмыйм, утырып кына торам” дип зарланган булган. Мин инде башкача көтеп утыра алмадым, машинага утырып, Чаллыга кузгалдым, ә үзем Мәскәү өлкәсендә яшим.

Коронавируска тесты уңай икәнен күрсәтегез, сез аны ничек дәвалыйсыз, дим

Якшәмбе төш вакытына килеп җиттек. 2нче хастаханә тирәли йөрим, кертмиләр, мин инде тәрәзәдән берәр табиб йә шәфкать туташын күрмәмме дип карап йөри башладым. Ахырда беренче каттагы бер шәфкать туташы күреп алды. “Шундый-шундый авыру килдеме сезгә?” дип сорыйм, әйе, бездә ята, ди. Ни өчен телефонсыз? дим, ә бездә телефон ярамый, без телефонын алдык, ди. Ничек элемтә тотарга, дип сорагач, табибка шалтыратырга кушты. Икенче шәфкать туташын чакырды, анысы баш шәфкать туташы булды, ахры, миңа ординатура номерын бирде. Анда шалтыратып, дәвалаучы табиб белән таныштым, әни турында сорый башладым. Анысы “Мин сезгә берни әйтә алмыйм, хәле авыр” диде. Ник телефонын алдыгыз, дигәч, табиб “ул безгә телефонсыз килде”, ди. “Ялган бу, шәфкать туташы телефонын алдык дип әйтте”, дим. “Ярый, ачыкларбыз”, ди. “Мин — аның кызы, стационар картасы белән танышасым килә. Коронавируска тесты уңай икәнен күрсәтегез, икенчедән, сез аны ничек дәвалыйсыз, инфекцион хастаханәдә аны бөтенләй дәваламадылар, шуңа хәле начар”, дим. Ул миңа “моңа беркемнең дә хакы юк”, ди. “Мин үзем онкология хастаханәсе стационарында эшләдем, хокукларымны беләм, мин аның картасы белән танышырга, копия яки фото ясарга хокуклы”, дим, миңа әнинең хәлен аңларга кирәк. Моңа ул “баш табиб белән сөйләшергә кирәк”, дип җавап бирде. Мин беркая да китмәячәкмен, әнигә телефонын биргәнче, шушында тәрәзә астында торачакмын, дидем.

Интернетка кереп карадым — ул анестезиолог-реаниматолог булып чыкты. Мин бик гаҗәпләндем — мондый табиблар коронавирусны ничек дәвалый?

Егерме минуттан әнинең телефоны кушылды. “Тәрәзәгә кил, күрен” дим. Култык астыннан тотып алып килделәр. “Хәлем авыр, сулау кыен, кан басымым күтәрелде”, дип ишарәләп аңлата. Кабат табибка шалтыратып “әнинең кан басымы күтәрелгән, ул кардиограмма ясауны сорый, йөрәге авырта, ахры”, дим. “Мине өйрәтергә кирәкми, минем шәфкать туташлары бар, алар барысын да тапшырыр”, ди. Мин бу сөйләшүдән соң интернетка кереп карадым — ул анестезиолог-реаниматолог булып чыкты. Мин бик гаҗәпләндем — мондый табиблар коронавирусны ничек дәвалый? Мин генә аңламыйммы. Әнигә шалтыратып, “хәзер сиңа кәгазь-каләм бирәчәкләр, миңа синең кәгазьләреңне карарга рөхсәт итеп, ышаныч кәгазе язып бир” дим. Табибка шалтыраткач, ул кәгазь-каләм илтеп бирергә ризалашты. Әнигә кире шалтыратсам, аңа нидер кадаганнар — ул инде берни аңламый, алар бит анестезиолог-реаниматологлар, кешене ничек оетырга икәнен беләләр. Мин елыйм, әни йокылы тавыш белән “курыкма, барысы да яхшы булачак”, ди. Телефонын сүндереп куйдылар. Хәзер искә алуы гына мәзәк, ул вакытта бик куркыныч иде. Тәки бернигә ирешмичә, бер тәүлеккә алган фатирга кунарга киттем. Миңа бөтенесе шалтыратырга тотынды: санэпиднадзор, полиция, авылдагы участок инспекторы.

— Алар сездән нәрсә теләделәр?

— Кайда кунуымны сорыйлар. Ни өчен кирәк андый мәгълүмат, дим. Контроль өчен, ди. “Сез Мәскәүдән килдегез, анда киеренке вазгыять, анда бөтенесе дә авырый, сез хәзер бөтен шәһәргә йоктырып бетерәчәксез”, диләр. Нәрсәне тикшерәсе — мин сау-сәламәт, минем өйдә ике бала, дим. Ун тапкыр шалтыратканнардыр, сеңлемә дә шалтыратканнар. Ә сеңлем белән энем әнине Чаллыга алып киткәннән бирле өйдә бикләнгән килеш — аларның икесенә дә өйдән чыкмаска, диелгән, чөнки алар әни белән контактлы исәпләнә.

— Алар Әлмәттәме?

— Сеңлем Әлмәттә, энекәш авылда — ул әни янында яши иде. Сеңлемә волонтерлар ашамлыклар китереп торыр дип сүз биргәннәр, чөнки аның ике баласы бар.

— Алып киләләрме соң?

— Килгәннәр ди. Юк, бернинди волонтерлар ярдәме дә булмады. Сеңлем шалтырата торгач, ахырда санэпиднадзор башлыгы аның телефонын кара исемлеккә кертеп куйган, трубканы алмый башлаган.

— Табиблар киләме алар янына?

— Карантин игълан иткәндә генә махсус костюмнар белән санэпидстанция хезмәткәрләре килгән. Ә карантин вакытында бары полиция хезмәткәрләре генә көн саен килеп тикшереп тора.

— Хәлимә апа белән бу хәлләр башлангач, авылдашларыгыз тарафыннан караш үзгәрдеме?

— Әлбәттә. Хәтта туганнар да “Ник Мәскәүдә генә калмаган?” дип орышкан. Мин кайткач та “ник зәхмәт алып кайтып йөрисең” дип язучылар булды.

— Интернетта яздылармы?

— Әйе. Анда гомумән ярдәм тәкъдим итеп язучылар күбрәк булды — җиде йөзләп хат килгәндер. Алар миңа бик ярдәм итте — кемдер бу хәлне яктырта, видеоны тарата, кемдер ниндидер контактлар табып бирә. Мин беренче видеоны, юкка чыксам, кайда икәнемне белеп торсыннар дип, дусларым өчен генә яздырган идем, ул видео беркая да чыгарга тиеш түгел иде. Ләкин аны кемдер тараткан. Икенче видеоны инде баш табиб белән күрешкәч, әнине тапкач яздырдым — анда тәрәзә аша әни дә күренә.

— Әлмәт хастаханәсендә коронавируслы авыру турында аудиохәбәр тараткан кешене штрафка тартканнар. Сезнең видеогыз таралгач, басым ясаучылар булмадымы?

— Юк, ул видео киресенчә бик ярдәм итте. Мин бик фейк таратмадым, барысы да ничек бар, шулай яздырылган.

— Беренче көнне хастаханәгә үтә алмадым дисез, икенче көнне баш табиб янына ничек уздыгыз соң?

— Беренче көнне керергә теләгәндә шәфкать туташы уздырмады, полиция чакырам, диде. Чакыруы да хактыр — мин машинамда утырганда полиция машинасы килеп туктады, алар хастаханәгә кереп китте. Икенче көнне поликлиниканың кабул итү системы аша кердем — комплекслы булгач, поликлиниканың төрле аерым биналары бар, башка бүлекләр авыруларны кабул итүен дәвам итә. Мин баш табибка уздым, сөйләшергә биш минут бирделәр. Ул дәвалау булачак, безнең эшкә комачауламагыз, диде.

— Әниегезнең диагнозы ачыкландымы соң?

— Әйе. Коронавируска тесты тискәре булып чыкты. Әлмәт мэры бу турыда 7 апрель, сишәмбе көнне туры эфирда “сөенечле хәбәр” дип игълан итте, аңа кадәр үк билгеле булган инде. Нәтиҗәдә әнидә ике яклы пневмония булып чыкты. Чаллының 2нче хастаханәсендә дәвалана, ул хастаханәдән бик канәгать, анда шәфкать туташлары бик игътибарлы ди.

— Ул хастаханә коронавируска каршы җиһазланган дидегез. Анда бу чир белән авыручылар бармы?

— Ул комплекслы хастаханә, бер бинасында коронавирус дип шикләнгән авыруларны кабул итәләр. Әни тискәре тест биргән бер авыру, һәм тагын уңай тестлы бер авыру ята, диде. Алар, әлбәттә, һәрберсе изоляцияләнгән.

— Энегез һәм сеңлегез карантиннан чыктымы?

— Әйе. Сеңлемә мэр (Тимур Нагуманов – ред.) үзе шалтыратып, өйдән чыга аласыз, кирәк җирегезгә бара аласыз, дигән.

— Аларга тест ясаттылармы?

— Энемә ясатканнар. Аның нәтиҗәсе тискәре булып чыккан.

— Әниегез белән булган бу хәлләрнең сәбәбе ни дип уйлыйсыз? Дәваламыйча гына, коронавируска сылтарга теләүме бу?

— Юк, алай дип уйламыйм. Аларны гаеплисем дә килми. Табибларның куркуы бу. Бары шул.

— Сезнең үзегезнең дә медицина белемегез бар, шулаймы?

— Минем белемем генә бар түгел, мин инде унбиш ел медицина өлкәсендә эшлим. Мәскәүдә коронавирусның учагы, анда бөтенесе дә авырый дию хак түгел — минем, мәсәлән, бу авыруны йоктырган бер танышым да юк. Хәзер бөтен тын юлы авыруларын коронавируска сылтарга була.

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Запись “Аны тулысынча чишендереп, берүзен ябып куялар, телефонын алалар…” – Әлмәттә эпидемиологик ситуация контрольдән чыга впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Башкортстан РКБ-сында табиблар бер-берсенә вирус күчергән диме? Гауга чыккан… [видео]
Юрист Тимур Уразмәтов Русия кеше хокуклары шурасы әгъзасы Леонид Никитинга хат язган. Ул хастаханәдә коронавирус таралуның сәбәпләрен аңлата.

Башкортстаннан юрист Тимур Уразмәтов Уфадагы Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсе табибларының оешмада коронавирус таралу очрагы сәбәпле прокуратурага мөрәҗәгать итәчәген белдерә. Бу турыда ул Русия кеше хокуклары шурасы әгъзасы һәм журналист Леонид Никитинга язган хатында хәбәр итә. Хат “Эхо Москвы в Уфе” сайтында дөнья күргән.

Уразмәтов үзенең Куватов хастаханәсе табибы Римма Камалованың улы булуын яза. Ревматология бүлеге мөдире Камалова 9 апрельдә Эхо Москвы радиосында һәм Idel.Реалиига хастаханәдә коронавирус таралу очрагы турында сөйләгән иде.

Тимур Уразмәтов Куватов хастаханәсенең корнавирус учагы булып китүен “коточкыч ахмаклык, җавапсызлык” дип атаган. Ул кешеләрне куркыныч астына куйган бу хәлләрнең килеп чыгуында Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин һәм аның такымын, шул исәптән хастаханәнең баш табибы Эльза Сыртланованы гаепли. “Алар берничә ай эчендә республиканың сәламәтлек саклау системын җимерде”, дип яза Уразмәтов.

Юрист сүзләренчә, Куватов исемендәге хастаханәдә респиратор авырулар саны арта барса да, ул очракларга “хастаханәдән читтә башланган үпкә ялкынсынуы” дип диагноз куйганнар, COVID-19 тесты ясаудан баш тарканнар. Табиблар яңа авыруларны кабул итүдән туктарга сораса да, җитәкчелек, хастаханә керемнәре кимүдән куркып, моны эшләмәгән. Табибларга шәхси саклану чаралары (битлекләр, саклану киемнәре) бирелмәгән.

Уразмәтов хастаханәдә чынлыкта 9 гына түгел, күбрәк кеше коронавирус белән авырый дип яза. “Кичә ревматология бүлегеннән коронавируслы 23 пациент чыгарылды, нейрохирургия бүлегеннән 18 кеше, башка бүлекләрдә дә шул чама. Ягъни авырулар арасында коронавирус йоктыру очраклары йөзләгән, ә табиблар арасында – дистәләгән. Бу бит алдан язылып килгән кешеләр, алар ниндидер чирләрен табибка күрсәтергә теләгән, һәм хастаханә җитәкчелеге җавапсызлыгы аркасында коронавирус йоктырган”, дип яза Уразмәтов.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Запись Башкортстан РКБ-сында табиблар бер-берсенә вирус күчергән диме? Гауга чыккан… [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Улым муенына тишеп беркетелгән махсус көпшә ярдәмендә генә сулыш ала” [ярдәм кирәк]
“Бала моңын ана белер”, дигән халык мәкале. 6 яшьлек Әмирнең да йөрәк сыкравы булып җан түрендә янып торган сызлану ачыларын әнисе Лилиядән башка кем аңласын икән? Бала бөтенләй хәрәкәтләнми, сөйләшми, хәтта мөстәкыйль рәвештә сулыш та ала алмый… “Барысына да балага якты дөнья бүләк иткәндә табибларның салкын карашы гаепле”, – ди Лилия ханым.//Интертат.ру//

“Эчемә терсәк белән төрттеләр…”

Лилия белән Эльбрус Зиннәтуллиннар тәүге балаларын зарыгып көтеп тора. Йөклелек чоры яхшы уза, карындагы бала әйбәт үсеш ала, күзәтүче табиб исә бернинди дә тайпылышлар күрми.

Инде тиздән улларын кулларына алып сөярбез дип сөенеп торган булсалар да, фаҗига баланы тудырган килеп чыга – нарасыйның башы туу юлында кысылып кала. Шуның нәтиҗәсендә, баш миенә кислород керми (асфиксия), умыртка баганасына зыян килә. Тиешле дәрәҗәдә кислород кермәгәч, баш миенең яшәү өчен мөһим булган функцияләренә җавап бирүче өлешләре үлгән. Ягъни, бала сулый, йота, сөйләшә һәм күрә алмый дигән сүз бу…

– Улым муенына тишеп беркетелгән махсус көпшә ярдәмендә генә сулыш ала. Мөстәкыйль рәвештә бөтенләй хәрәкәтләнми. Арттан азрак терәп тормасаң, башын да тотмый… Табиблар вакытында Кесарево кисеме ясамау аркасында, Әмирдә балалар церебраль параличының авыр формасы, эпилепция… Йөклелек чоры әйбәт баргач, Кесарево операциясе ясарга күрсәтмә юк иде. Табиблар бала тудырган вакытта гадәттән тыш хәл килеп чыгуга әзер булмаганнар. Без суд-медицина экпертизасы ясаттык, әмма аларның хатасын дәлилли алмадык. Баланы тудырганда миңа карата физик тәэсир булмады диләр, ә алар эчемә терсәк белән төрттеләр. Укол ясауларын, дару бирүләрен дә кире кактылар, – ди баласы өчен утка-суга керергә әзер әни кеше.

Кредитка акча алып, Германиядә операция ясатканнар

Әмирнең хәле бик авыр булгач, Россия табиблары аңа ярдәмгә алынмаган. Тонус халәтендә тору нәтиҗәсендә, былтыр сул аягының бот сөяге буыныннан кузгалган, аягы чыккан. Озакламый шул аяк берничә сантиметрга өскә киткән. Болай да зарарланган умыртка баганасына кабат авырлык килгән. Сөяк төртеп торып тән тиресе тишелгән баланың газаплануларын сәламәт кеше күз алдына да китерә алмый… Бик нык изалана, сызлана Әмир… Аны аз гына селкетсәң дә, бала өчен бу зур газапка әйләнә.

Сабыйларын кызганудан йөрәкләре өзгәләнгән әти-әни Германия табибларына мөрәҗәгать итәләр. Кредитка акча алып, анда операция ясатканнар, бәхеткә, уңышлы килеп чыккан – бот сөяген урынына утыртып, аны тимер җайланма белән беркеткәннәр. Ә 8 майда кабат Германияга барып ул тимерне алдырганнар һәм реабилитация узганнар.

Сызлауларны киметү өчен коляска кирәк

Германиядә эрготерапевт Зиннәтуллиннарга Bingo Evolution-2 кресло-коляскасын алырга тәкъдим иткән. Операциядән соң тернәкләнү өчен Әмиргә ул бик кирәк! Чөнки муенын, аркасын тигезләп тотачак, шул рәвешле умыртка баганасына көч тигез бүленәчәк.

Эш шунда ки, әлеге арба бик кыйммәт тора. Лилия белән Эльбрусның операциядән калган акчалары бар, ләкин ул җитеп бетми. Аларга тагын 150 мең тирәсе акча кирәк.

– Без инде берничә ел элек андый колясканы социаль ярдәм бүлегеннән алган идек, тик хәзер Әмиргә кечкенә ул – гәүдәсен нык тотмый. Яңа коляска аласыбыз килә, операциядән соң сөякләре дөрес урнашуга да бик ярдәм итәр иде. Мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәменә бик өметләнәбез. Моңарчы балама ярдәм иткән һәр кешегә чын йөрәктән рәхмәт, мин алар алдында баш иям! – ди Лилия ханым.

Узган ел Зиннәтуллиннарның кызлары туган. Лилия ханым өйдә балалар белән утырырга мәҗбүр, ә Эльбрусның 23 мең хезмәт хакын нәрсәгә генә җиткерсеннәр соң?! Үзебезнең сәламәтлеккә шөкер итеп, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә аз булса да өлеш чыгарсак иде, җәмәгать!

Реквизиты для помощи:

Карта Сбербанка 4276862020823292 Зиннатуллин Эльбрус Альнурович

Билайн +79600451487

МТС +79178785464

Киви кошелек +79178785464

Яндекс деньги 410 011 417 380 073

Конт. тел. 89600451487 Әмирнең әнисе Лилия

Кадрия ХӘСӘНОВА

Запись “Улым муенына тишеп беркетелгән махсус көпшә ярдәмендә генә сулыш ала” [ярдәм кирәк] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әлфинә Әзһәмовага психбольницага барырга тәкъдим иткәннәр
– Чирләсәм дә, чирне аяк өсте үткәрәм, бик бирешеп бармыйм. Даруның да көченә ышанмыйм. Температура бик нык күтәрелеп китсә генә, “Парацетамол” эчәм, электән калган гадәт инде ул. Узган елны кыш буе битлек киеп, борынга “Оксолиновая мазь” сөртеп йөрдем, барыбер чирләдем. Миңа калса, вируслардан алай гына качып калып булмый.

Хастаханә – бик күңелле урын түгел. Ә табибларны бөтенләй сөймим! Бервакыт күзалларым караңгыланып, башым әйләнгәч, “Ашыгыч ярдәм”  чакырткан идем, үкендем. Беренчедән, өй түренә аяк киемен дә салмый узалар. Без бит хастаханәдә алай йөрмибез, ишек төбендә үк бахилы киябез. Икенчедән,  алар шундый тупас. Өйдә берүзем, ярдәмсез икәнемне аңлап алдылар – каты итеп эндәшәләр. “Мине берүземне калдырмагыз, куркам, хәлем бигрәк начар”,  дигәч, “Психбольницага гына алып китә алабыз”,  дип әйттеләр. Табиб кеше шундый була мени? Бер калак дару эчерделәр. Аннан соң ике тәүлек уяна алмый йокладым. Күрәсең, бүтән безне чакыртмасын, дигәннәрдер.  Табиблар кулына калырга язмасын дим инде. Алар бер елмаеп кулыңнан тотса да, кырыкка менгән температураң төшеп китәр иде! Тик, кызганыч, андый ягымлы табиблар әлегә күргәнем булмады. Акча дип, барсының да күзләре “шакмакланган”. Түләүле табибка барсаң, анысы мәҗбүри тагын берничә түләүле табибка юллама бирәчәк, бушлай табибка барсаң, карамаячаклар да.

Шәһри Казан

Запись Әлфинә Әзһәмовага психбольницага барырга тәкъдим иткәннәр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..