Архивы Тинчурин театры - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ни өчен Исламия Мәхмүтова яшьләрнең театрда елавын тели? [видео]
Казанның Тинчурин театрында 26 ноябрь сезонның беренче премьерасы – Аяз Гыйләҗевнең «Ефәк баулы былбыл кош» мелодрамасы тәкъдим ителде. Спектальне язучының 2018 елда булачак юбилее алдыннан куярга карар кылганнар. Әсәрне сәхнәгә Рәшит Заһидуллин куйды.

Вакыйгалар күл буенда урнашкан картлар йортында бара. Монда яшәүчеләрнең кайсы гаиләләрен сугыш вактында югалткан, кайсы балалары йортында “артык кашыкка” әйләнгән. Яшь актриса Лилия Камалиева әйтүенчә, спектакль кешегә иң кирәкле темаларга кагыла. Ул, әлбәттә, мәхәббәт һәм әти-әнигә карата мөнәсәбәт.

Чыннан да, спектакль бик күп проблемаларны колачлый. Гаиләнең, балаларның хәзерге буын өчен кыйммәте бармы? Ата-ананы картлар йортына тапшыру гадәти хәлгә әйләнә түгелме? Гомумән, яшьләрдә олылырга карата хөрмәт хисе калдымы? Спектакль барышында тамашачы шушы сорауларга җавап табарга тырыша.

Күтәрелгән проблемалардын тыш премьера тагын бер ягы белән кызыклы, чөнки бер сәхнәдә берьюлы ике дебют. Ирекле мөнәсәбәтләр теләүче, икейөзле Рәсим ролендәге Айдар Фәтхрахманов һәм аның булачак хатынын уйнаучы Лилия Камалиева Тинчурин театры сәхнәсендә беренче тапкыр. Гаилә төзү, балалар тәрбияләү темасы нәкъ менә аларның мөнәсәбәтләре аша чагыла.

Төп рольдә Исламия Мәхмүтова үзе. “Халыкчан, тамашачыга аңлашыла торган матур әсәр. 34 ел элек язылса да, анда бүгенге көн сурәтләнә: авыллар бетә, мәктәптә укырга балалар калмый. Мәгънәле спектакль”-, дип бәяли мелодраманы Исламия апа.

Балалары исән була торып та, картлар йортында яшәүче Рәшидә әби ролен башкара артистка. Үзе әйтүенчә, бу роль аңа җиңел бирелмәгән. “Хәзер бит инде яшь тә бара, өстәвенә Аяз абыйның теле дә икенчерәк, ул фәлсәфи итеп яза”, — ди халык артисткасы. Аның балалары өчен җанын да кызганмаган, әмма алар тарафыннан ташлап кителгән ана образы бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.

Исламия апа спектакльне яшьләргә күрсәтергә кирәк дип саный. “Елап утырсыннар, спектакльдән ата-ананы шундый хәлгә калдырырырга ярамый дигән уй белән китсеннәр иде”-,дип тели ул.

[Tatar today, Раилә Вәлиуллина, Рамил Вәлиев видеосы]

Запись Ни өчен Исламия Мәхмүтова яшьләрнең театрда елавын тели? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Дагыстан, Кыргызстан, Адыгея театрлары Казан сәхнәсендә
Казанда 15-21 сентябрьдә  Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале үткәрелә. Тинчурин  сәхнәсендә  чит өлкәләрдән килгән театрларның спектакльләрен күреп булачак

Быел анда Татарстан, Марий-Эл, Дагыстан, Кыргызстан, Адыгея Республикалары, Оренбург өлкәсе театрлары катнашуы көтелә. Алар милли драматургия әсәрләре буенча куелган иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк. 2014 елдан фестиваль халыкара дәрәҗәдә үткәрелә башлады. Әлеге чара РФ, Ерак һәм Якын чит илләр территориясендә милли сәнгатьне берләштерү һәм үстерү, иҗади багланышларны ныгыту, милли драматургияне саклау һәм таныту юнәлешендә эшли. Фестиваль ТР Мәдәният министрлыгы һәм Тинчурин театры тарафыннан оештырыла.

Фестивальнең ачылу тантанасы 15 сентябрьдә, Кәрим Тинчурин туган көнне, узачак. Традиция буенча, шул ук көнне, 10.00дә, әдипне искә алу ниятеннән ул җирләнгән урынга (Казанның Архангельск зираты) чәчәкләр салачаклар.

Запись Дагыстан, Кыргызстан, Адыгея театрлары Казан сәхнәсендә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

31 августта тинчуринлылар яшьли дөньядан киткән билгеле актриса Айгөл Әхмәтованы искә ала
31 август — Тинчурин театрының 2010 елда вакытсыз арабыздан киткән яшь актрисасы Айгөл Әхмәтованың туган көне. Әгәр исән булса, аңа 34 яшь тулган булыр иде…

Айгөл Әхмәтова 1982 елның 31 августында Яшел Үзән шәһәрендә туа. Кәрим Тинчурин театрына ул 2001 елда килә. 8 ел артистка булып эшләү дәверендә 30 дан артык матурдан-матур рольләр башкара. Гөлшат Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!»да — Маһинур, Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»да – Сәлви, Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса – йолдыз бар!»да – Хәмидә,  Илдар Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә»дә – Роза, Юныс Әминовның «Өти балак Гөлүзә»дә – Гөлүзә, Нәбирә Гыйматдинованың «Бер тамчы ярату»да — Рита һәм башкалар.

Бүген тинчуринлылар Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында элеккеге хезмәттәшләре Айгөл Әхмәтованың каберен зиярат итеп, аның рухына дога кылып кайтты.

Идел

Фото: search.tatar73.ru

Запись 31 августта тинчуринлылар яшьли дөньядан киткән билгеле актриса  Айгөл Әхмәтованы искә ала впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тинчуринда “Беренче мәхәббәт” премьерасында сәхнәдә артистлар кычкырыша [видео]
24 май Казанның Тинчурин театрында драматург Шамил Фәрхетдиновның “Беренче мәхәббәт” спектакле премьерасы узды. Автор һәм режиссер ата-аналар һәм балалар мөнәсәбәте, мәхәббәт, гаилә кыйммәтләре кебек мәңгелек темалар күтәреп, тамашачы күңелен яуларга тырышты. //Азатлык радиосы//

Спектакльдәге көлкеле һәм кызыклы вакыйгалар тамашачылар гомер буе күңелләрендә саклап йөрткән беренче мәхәббәтләрен яңартты. Тинчурин тамаша залында бу кичтә алма төшәрлек тә урын юк иде. Хәтта тәнефестән соң да залдагы урыннар бушамады. Спектакль премьерасында Татарстанның төрле районнарыннан килгән тамашачылар утырды.

Тинчурин театрына яратып йөрүчеләр фикеренчә, артистларның сәләте, режиссер Рәшит Заһидуллинның осталыгы спектакльгә озын гомер юрый.

“Мәхәббәт ул һәрвакыт актуаль. Кеше кешене яратмаса, кабул итмәсә, бу дөньяда ничек яшәп була? Балалар һәм аталар мәсьәләсе дә һәрвакыт яши”, диде режиссер безгә.

Спектакльдә Булат ролен башкаручы Харис Хөснетдинов мәхәббәтсез яшәп булмый, мәхәббәт ул сикертә дә, суларга да, утларга да кертә дип саный.

“Спектакльдәге вакыйгаларга килгәндә, мин үзем катнаш никахка гына каршы. Ә болай, әти-әниләр каршы килмәсен иде дигән киңәш бирер идем. Чөнки танышларым арасында гына да әти-әниләре каршы килеп, өйләнешә алмыйча калган парлар бар. Әти-әниләр сүзләрен белеп әйтсеннәр иде”, дигән киңәштә калды Харис әфәнде.

Тинчурин театрының өлкән артисты Нуретдин Нәҗмиев премьера хакында бары тик уңай фикердә. “Әсәр миңа таныш, бу авторның ике спектаклендә уйнадым: “Мәхәббәт баскычы”, “Йолдызлы яңгыр”. Бик профессиональ язылган, авторның теле бик матур. Артистлар ансамбле бар, буш комедия түгел, минемчә. Әйтерлек сүзе дә бар”, ди ул. Аның фикеренчә, хәзер олы буын белән яшьләр килешеп бетә алмый. “Элек без әти-әни сүзеннән чыкмый идек. Хәзер яшьләр икенче”, дип чагыштырды ике буынны өлкән артист.

“Зәңгәр шәл”, “Галиябану”, “Гөргөри кияүләре”, “Мәхәббәт чишмәсе”, “Күрәсем килгән иде”, “Гөлшаян” кебек кайбер спектакльләрне кабат-кабат барып карыйсы килә. “Беренче мәхәббәт” тә тамашачы яратып йөриячәк спектакльгә охшаган, ди без аралашкан тамашачылар.

Чаллыдан кадәр килгән Наилә ханым Маннанова спектакльдә хәзерге заман яшьләре белән олылар дөрес күрсәтелүен әйтте. Аның фикеренчә, олылар яшьләргә, яшьләр олыларга юл бирми. “Безнең заманда әни кадере, әти кадере күбрәк иде. Спектакльдә исә нәкъ хәзерге заман вакыйгалары сурәтләнә. Кайнана киленгә юл бирми, килен кайнанага. Бер-берсе белән ярыша, көрәшә. Малай алдында әни кеше үзен күбрәк күрсәтәсе килә, киленне яманлый, шулай итеп бәхәс туа. Шул хәлдә бәхәс тумасын өчен бик каты тырышырга кирәк. Аның өчен еллар кирәк дип уйлыйм мин. Чөнки өйгә чит килен керә, аны чит кеше үстергән, аңа бик каты ияләшергә кирәк. Олыларга бик сабыр булу кирәк”, диде әңгәмәдәшебез.

Татар гаиләләрендә дә мондый вакыйгалар очрап тора икән. Тамашачылар сүзләренчә, акча мәсьәләсе дә килеп туа, ашау-эчү мәсьәләсе дә кушыла, ир бер төрле ризык ярата, хатын икенчене. Тормыш – үзе бер гыйлем ул. Аны үтәр өчен бер гомер дә җитми.

“Спектакльдәге күренешләр, минемчә, гадәти хәл. Тормышта да шулай булырга мөмкин. Геройларга килгәндә, мин аларны гаепли алмыйм. Алар үз мәхәббәтләре өчен көрәшә. Һәрберебезнең әти-әнисе үз баласы өчен бик борчыла, яхшылык кына тели. Аларны да гаепләп булмый”, диде икенче бер әңгәмәдәшебез Гүзәл Галиуллина.

Премьераны Тинчурин театрында 31 май, 9 һәм 29 июнь көннәрендә карап була.

Запись Тинчуринда “Беренче мәхәббәт” премьерасында сәхнәдә артистлар кычкырыша [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Арчалар “Тукайлы туган ягым” дип ике көн Казанны шаулатты [видео]
7-8 апрельдә Казанның Тинчурин театрында Арча якташлар җәмгыяте “Тукайлы туган ягым” дигән зур мәдәни кичә оештырды. Алар беренчеләрдән булып республика күләмендә Тукай исемен яктырткан зур чараларны башлап җибәрделәр.

Ел саен үткәрелә торган Арча көннәре быел Тинчурин театрында апрель аена туры килгән. Оештыручылар моны Тукайның 130 еллык юбилее белән бәйләде. “Тукайлы туган ягым” мәдәни чарасының башында Тинчурин театры мөдире Фәнис Мөсәгыйтов торган. Ул Арча якташлар җәмгыятенең рәисе дә икән. “Арча көннәрен бары тик үзебезнең театрда үткәрәсе килде. Мин үзем дә Арча районыннан. Әлеге очрашуны атнага сузарга кирәк, ике көн тамашачылар өчен бик аз”, дип сөйләп китте Фәнис әфәнде.

Концертка Арча районының үзешчән сәнгать төркемнәре, педагогия көллияте студентлары өч сәгатьтән артык җыр-биюле, уен коралларына үрелеп барган програм әзерләп килгән. Алар янына Арчадан чыккан, анда туып-үскән, бүген татар сәхнәсендә үз урыннарын тапкан Илназ Гарипов, Гүзәл Идрисова, Рәфинә Гайниуллина, Рөстәм Закиров, Гөлзада Сафиуллина, Нурзадә кебек җырчылар чыгыш ясады. “Без беркемне дә җырлагыз әле дип, көчләп китермәдек. Барысы да үз күңелләре җитеп, якташлар очрашуына килде. Арчадагылар район хисабына, район башлыгы биргән автобусларда килеп җиттеләр”, ди Фәнис әфәнде.

Театр фойесында шушы көннәр кысаларында Арча районыннан чыккан бик күп язучы-шагыйрьләр китапларының күргәзмәсе оештырылган иде. Арча районының дүрт язучысы Тукай премиясенә лаек булган: Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Дияз Вәлиев. Әлеге шәхесләрнең күргәзмәләрен тулысынча урнаштырганнар.

“Бу күргәзмәләр музейда да, китапханәләрдә дә эшли, районның үзенә дә алып кайтабыз. Гомумән, мондый чаралар кирәк бу – аралашу, татар телебезнең үсешенә бик тә файдалы булган очрашу”, диде Казан арты тарих этнография музееның мөдир урынбасары Шәфигулла Гарипов.

Аның фикеренчә, Арча, концерт вакытында гына матур итеп күрсәтелми, ул чыннан да актив һәм тырыш район. Спорт, белем бирү өлкәләрендә дә Арча алга киткән районнар арасында икән. “Мондый якташлар очрашуы күп очракта халыкның үзеннән һәм район җитәкчелегеннән тора”, ди күргәзмәне оештыручы Шәфигулла Гарипов.

Күпләр Фәнис Мөсәгыйтовның Тинчурин театры җитәкчесе булуының да роле зур дип уйлый. Арчаның алга киткәнлеген Казанга якын урнашуы белән аңлатучылар да табылды. “Элек-электән Арчада мәдәрәсәләр күп булган, педагогия көлләтендә укытучылар әзерләгәннәр. Иҗади кешеләргә дә бай безнең район. Юктан гына Тукай да Арчаны Казан арты дип әйтмәгәндер”, ди Шәфигулла әфәнде.

Арча якташлар җәмгыятенең очрашуы традициягә әверелеп бара. “Ике ел рәттән үткәрелә. Былтыргысында да чыгыш ясадым. Бөек Тукаебызының 130 еллык юбилее якынлашып килгәндә район һәм республика күләмендә узучы бу чара барыбыз өчен дә бик мөһим һәм шатландыра”, диде Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров һәм Арчада туып үсүенә горурлануын әйтте.

Мондый якташлар очрашуын башка районнар да уздыра ала. Шул ук Тинчурин театрында Балык Бистәсенең очрашуы үткән. Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, ул Арчаны гына алга сөрми. “Башка шәһәр-районнар өчен дә безнең бина ачык, алар Тинчуринда үз очрашуларын үткәрсә, мин шатланам гына”, ди театр мөдире.

Запись Арчалар “Тукайлы туган ягым” дип ике көн Казанны шаулатты [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..