Архивы Ураза гаете - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстанда кайбер мөселманнар Ураза гаетен 6 июльдә бәйрәм итә. Диния нәзарәте фикере
“Без 5 июльдән бәйрәм итәбез. Әгәр кайбер кире кешеләр “Юк,  мин уразада”, – дияләр икән, алар гөнаһка баткан”.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин республикадагы кайбер мөселманнарның Ураза гаетен 5 июль бәйрәм итмичә, аны бүген, Согуд Гарәбстанында билгеләнгән көнне үткәрүләренә аңлатма бирде.

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, мөселманнар Ураза гаетен 5 июльдә бәйрәм итә. Әмма кайбер дин кардәшләребез бәйрәмнең  булуын инкарь итә, ураза гаете Согуд Гарәбстанында билгеләнгән көнне – 6 июльдә үткәрелергә тиеш дип саный. Алар моны яңа айның әле күренмәве белән аңлаталар, бу хакта социаль челтәрләрдә фикер алышалар.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат сәркатибе Булат Мәрдәнов та шушы аңлашылмаучанлыкка бәйле сораулар килүен раслады. “Без андый мөрәҗәгатьләргә бездә бәйрәм 5 июль дип җавап бирдек”, – диде ул.

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте. “Мондый күренеш белән ел да очрашабыз. Кайбер илләр Ураза гаетен бер көнне, кайберәүләр исә икенче көнне уздыра икән, димәк, әлеге илләрнең галимнәре шундый карарга килгән”, – диде ул. Мисал өчен, Ливан Ураза гаетен 5се көнне бәйрәм итә, ә аның янәшәсендәге башка гарәп илләре 6сы бәйрәм итәчәк.

Рөстәм хәзрәт гает көнен рәсми хәбәргә нигезләнеп бәйрәм итәргә чакырды. “Әгәр илдә Ураза гаете рәсми рәвештә игълан ителгән икән, димәк, бу ил мөселманнары аны шул көнне бәйрәм итәргә тиеш”, – диде ул һәм әлеге гадәтнең элекке заманнардан килүен ассызыклады. “Безнең әби-бабайларыбыз да шушы кагыйдәгә нигезләнеп бәйрәм иткән. Ил халкының яртысы бер көнне, икенче яртысы икенче көнне бәйрәм итсә, бу дөрес булмый. Дәүләт бергә бәйрәм итсә, хәерлерәк. Әгәр берәр илдә гает дип игълан ителгән икән, шул көнне ураза тоту харам, гөнаһ дип санала. Без 5 июльдә бәйрәм итәбез. Әгәр кайбер кире кешеләр “Юк, мин уразада”, – дияләр икән, алар гөнаһка баткан. Тәүбә итсеннәр! Аллаһы Тәгалә аларның тәүбәләрен кабул итсен”, – диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Татар-информ

Запись Татарстанда кайбер мөселманнар Ураза гаетен 6 июльдә бәйрәм итә. Диния нәзарәте фикере впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Галиев мәчетендә Ураза гаете вәгазе нәрсә белән истә калган?
Галиев мәчетендә Ураза гаете вәгазендә Татарстан Республикасы Диния назәрәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин быелгы Рамазан аенда “илебез өчен сөекле гамәлләр” булуы хакында белдерде.

Мөфти Болгарда төзелә башлаган ислам академиясен һәм ун мең мөселманны җыйган республика ифтарын искә төшерде. “Алга таба да күпмилләтле илебез өчен сөенечле вакыйгалар булсын”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие Галиев мәчетендәге бәйрәм намазы алдыннан сөйләгән вәгазендә әти-әниләр хакына аерым тукталды һәм бәйрәм көнне алар янына барырга кирәклеген әйтте. “Әтиләрегез, әниләрегез янына барыгыз. Вакытыгыз булмаса да, барыгыз. Шалтыратыгыз, шалтырата алмасагыз, смс булса да җибәрегез. Вафат булган булсалар, каберләренә барып дога кылыгыз”, – диде мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин иң кадерле әйберләрнең берсе вакыт икәнен дә телгә алды. Башкаларны көттерүнең начар гамәл икәненә басым ясады, вакытның бәяләп булмаслык кыйммәт булуын искәртте. .

“Вакытка игътибар юк. Менә Бауман урамында очрашабыз дип килештек тә, мин соңга калдым бер сәгатькә, – дигән мисал китерде ул. – Әгәр, сәгатегезне урлаган булсам, мин әле аны кире кайтара алам, ә бер сәгатегезне кире кайтара алмыйм. Ә бер сәгать яшәү ничә сум тора. Ничә сум бирер идегез? Вакыт бәясез”.

Мөфти Рамазан аенда ураза тотканнан соң Шәүвәл аенда алты көн ураза тоткан мөселман бер гасыр ураза тоткан кебек булыр дигән хәдисне дә искә төшерде. “Без ай буе Аллаһ ризалыгы өчен уразаларыбызны ихлас тоттык”, – диде ул һәм һәр мөселманның тоткан уразасы кабул булсын дигән теләген җиткерде.

Татар -информ

Запись Галиев мәчетендә Ураза гаете вәгазе нәрсә белән истә калган? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мәдинә шәһәрендә Гает бәйрәме шартлау, кешеләр үлеме белән башланып китә [фото]
Согуд Гарәбстанның мөселманнар өчен изге саналган Мәдинә шәһәрендә көчле шартлау яңгырады. Террорчы Пәйгамбәр мәчете янында үзен шартлатып, ике полиция хезмәткәрен үтерде. //Азатлык радиосы//

“Әл-Җәзира” хәбәр иткәнчә, ике кеше һәлак булды, берничә кеше яраланды. Террорчы ахшам намазына Пәйгамбәр мәчетенә керергә теләгән, анда керә алмагач, машиналар парковкасында үзен шартлатты, дип хәбәр ителә.

“Әл-Гарәбия” телеканалы мәгълүматларына күрә, шартлаудан соң берничә машина янгыны башланды. Әлегә шартлау өчен бернинди оешма җаваплылык алмады.

Моңа кадәр Согуд Гарәбстанның көнчыгышында урнашкан Әл-Катиф шәһәрендә дә интихарчы һөҗүме булды. Һәлак булучылар юк, дип хәбәр ителә.

Шартлау бәйрәм көне алдыннан булды. 5 июль көнне мөселманнар Ураза бәйрәмен билгели.

Запись Мәдинә шәһәрендә Гает бәйрәме шартлау, кешеләр үлеме белән башланып китә [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Камил Сәмигуллин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән тәбрик итте [видео]
Бүген,5 июльдә мөселманнарның олуг бәйрәме – Ураза гаете.

Шул уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны бәйрәм белән тәбрик итте.

Ислам-тудей

Запись Камил Сәмигуллин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән тәбрик итте [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ураза гаетен дөрес итеп каршы ал – табиб һәм дин әһеле киңәшләре
Бүген Уразаның соңгы көне. Иртәгә 5 июньдә Ураза гаетенең беренче көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, уразадан дөрес чыгу ысуллары, гаеткә әзерлек турында табиблар һәм дин әһеле киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Казанда шәригать кануннары буенча хезмәт күрсәтә торган медицина үзәге баш табибы Айрат Хәкимов әйтүенчә, уразадан чыгуның сәламәтлеккә начар йогынтысы юк. Иң мөһим шарт – артык күп ашамау.

“Гает бәйрәменнән соң мөселманнарның бер-берсенә кунакка йөрешеп, сыйлануы – гадәти хәл. Билгеле, чаманы белеп ашарга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай ди: “Тулып торудан иң зур зарар күрүче савыт –ул ашказаны”. Сөннәт буенча, карынның өчтән бер өлеше ризык, бер өлеше су һәм янә бер өлеше һава өчен каралган, ягъни ашаганнан соң кеше табыннан җиңелчә ачлык хисе белән торып китәргә тиеш. Дин безне чама белеп тукланырга өйрәтә”, – дип билгеләп үтте Айрат Хәкимов, күп кенә чирләрнең артык күп ашаудан булуына басым ясап.

Казандагы тагын бер ислам кануннары буенча эшли торган клиника диагностика үзәге табиб-терапевты Альбина Өметбаева уразадан чыкканда кызган, артык майлы һәм борычлы ашлар белән мавыкмаска, клетчаткага бай ризыкларга өстенлек бирергә киңәш итте. Соңгылары рәтендә – көрпәле продуктлар, орлыклар, яшелчә, кукуруз, яшел борчак, шпинат, кызыл чөгендер яфраклары, кабыгы белән җиләк-җимешләр, миндаль, өрек, инжир, слива һ.б. Шулай ук яшелчә, балык, майсыз сыер ите, тавык итеннән ашлар әзерләү файдалы булачак. Итне томалап яки кайнар мичтә пешерү, парда әзерләү яхшы. Мондый ризыклар җиңел үзләштерелә һәм витаминнарга бай.

Табиб Айрат Хәкимов сүзләренчә, Рамазан ае төгәлләнү белән игелекле гамәлләр кылуга чик куелырга тиеш түгел. Моннан тыш, ул Рамазаннан соң килә торган Шәүвәл аенда да 6 көн өстәмә ураза барлыгын онытырга ярамавын әйтте. Аны рәттән 6 көн итеп тә, ай буена чиратлаштырып та тотарга була. Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кем Рамазан аенда ураза тотса, шуннан соң Шәүвәл аеның алты көнен ураза тотса, бер ел буе ураза тоткан кебек саналып, шуның әҗеренә ирешер”, – дигән.

Татарстан мөфтие урынбасары, республика мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сүзләренчә, Рамазан ае төгәлләнеп, уразадан чыкканда: “Йә Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, гөнаһларымны ярлыка. Киләсе Рамазан аен каршы алып, ураза тотарга, игелекләр кылырга насыйп ит”, – дип, ихластан Аллаһы Тәгаләгә дога кылырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кем Рамазан аен каршы алганда сөенсә һәм Рамазан ае киткәндә кайгырса, җәннәт аңа вәҗиб булыр”, – дигән. Без, бер яктан, Рамазан аендагы нигъмәтләрнең башка айларда булмавына кайгырабыз, шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә киләсе Рамазан аен каршы алып, ураза тотарга насыйп итәр дип өметләнәбез. Нияз хәзрәт Сабиров тоткан уразаларыбызның кимчелеге булмасын, алар кабул ителсен өчен, гаеткә кадәр фитыр сәдакасы өләшергә кирәклеген дә искәртте.

Татарстан мөфтие урынбасары Ураза гаетенең олуг бәйрәм булуын, аңа бөтен дөнья мөселманнарының җитди рәвештә әзерләнүен билгеләп үтте. Гает алдыннан хатын-кызлар өй җыештыру, тәмле ризыклар әзерләү белән мәшгуль. Аларга бәйрәм намазын уку вәҗиб түгел, шуңа алар өйдә кала. Ир-атлар госел алып, матур киемнәр киеп, хушбуй сөртеп, тәкъбир әйтеп, иртәнге намазга мәчеткә бара.

“Халкыбызда күркәм гадәт – гает намазыннан соң, әти-әниләребезнең, әби-бабайларыбызның, якын кардәшләребезнең каберен зиярат итү. Гает якыннарыбыз белән күрешү, бүләкләр бирешү өчен дә бер сәбәп булып тора”, – дип билгеләп үтте Нияз хәзрәт Сабиров. Аның сүзләренчә, мөселманнар Рамазан ае дәвамында ураза тотып, һәрвакыт гөнаһка чакырып торган нәфесләрен тәрбияләргә, контрольдә тотарга тырышты. Күпләр нәкъ менә шушы айда начар гадәтләреннән баш тарта, дөрес юлга баса.

“Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү өчен Рамазан ае дәвамында үзебездә тәрбияләгән уңай сыйфатларны башка айларда да югалтмаска кирәк”, – диде Нияз хәзрәт Сабиров.

Татар-информ

Запись Ураза гаетен дөрес итеп каршы ал – табиб һәм дин әһеле киңәшләре впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гает намазының вакыты һәм төп бәйрәм чарасы кая узуы билгеле булды
Әле кайчан гына башланган Рамазан ае инде ахырына якынлашып килә. Мөселманнар соңгы ун көн аеруча гыйбадәттә үткәрергә тырыша, чөнки нәкъ бу көннәрдә Кадер кичәсе булырга мөмкин.

Ураза гаетенә дә куп калмый, быел ул 5 июльгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе сәгать 06.30 да башлана, 07.00 дә гает намазы укылачак.

Төп бәйрәм чарасы Казанның Галиев мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляциясе дә булачак.

Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм  казыйлар катнашында үткәрелгән җыелышта зәкят,садакаларга карата түбәндәге  карарлар кабул ителгән:

2016 елга зәкят нисабы күләме – 224000 сум.

Фитыр сәдака нисабы күләме  – 21600 сум.

Фитырның  күләме  – 100-600 сум.

Фидия  күләме – 200 сум.

(мәгълүмат Диния нәзарәте сайтыннан алынды)

Запись Гает намазының вакыты һәм төп бәйрәм чарасы кая узуы билгеле булды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ураза һәм Корбан бәйрәменең көннәре билгеле
Быел Татарстан халкы Ураза бәйрәмен 5 июльдә билгеләп үтәчәк. Ә Корбан бәйрәме 12 сентябрьгә туры килә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы укзаы бастырылып чыкты. “Татарстан Республикасында ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча 5 июль – Ураза бәйрәме, 12 сентябрь Корбан бәйрәме башланган көн”, – диелә документта. Указ бастырылган көненнән көченә керде.

Запись Ураза һәм Корбан бәйрәменең көннәре билгеле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..