Архивы зират - Tatar Today - татар яңалыклары.

Хатын-кызга зиратка керергә ярыймы? Кабер ташы куюда таләп­ләр бармы?
Әйләнә-тирәне генә түгел, зиратларны чистартыр чак җитте. Каберлекләрне барлау, чардуганнарны кору, төзекләндерүнең дә шартлары бар. Казандагы Ислам динен кабул итүгә мең ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншиннан шулар хакында белештек.

– Ильяс хәзрәт, Яңа татар бистәсендә җирләнгән зыялылар каберләренә эзне суытмыйсыз. Зиратта үзгәрешләр сизеләме?

– 1998 елдан 2 май көнне шә­кертләр, төрле төбәкләрдә хез­мәт итүче имамнар, башка дин әһел­ләре бергәләп остазла­ры­бызның каберенә барабыз. Башта шә­керт­ләр белән, өмә оештырып, ка­берлекләрне чистартабыз. Инкыйлабка кадәр Казанда ике дис­тәгә якын мәчет булган, аларда зур галимнәр, имамнар, Коръ­ән-ха­физлар эшләгән. Әйтик, Галим­җан Баруди хәзрәтләре, Шиһа­бетдин Мәрҗани, Әхмәт­һади  Мак­суди. Шуларның һәм башка кабер­лек­ләрнең юл күрсәткеч картасын булдырдык. Һәркай­сы­на сары төстәге ярымай куйдык. Ул картага ел саен яңа исем­нәр өстәлә. Олуг шәхеслә­ребез төрле урында җир­ләнгән, аларны шул карта ярдә­мендә табу җиңел. Авылга кайткач та, зиратка бармыйча калмыйм. Анда газиз әни­ем, газиз әтием җир­ләнгән, аларга дога кылу без­нең өстә. Якын­на­рыңның каберен барлау – пәйгам­бә­ребезнең сөн­нәте. Ул һәрбе­ребез­нең хәлен­нән килә.

– Зиратка керү тәртибен ис­кә алсак…

– Хатын-кызның яулыгы булырга тиеш, озын җиңле кием кию хәерле. Зиратка кергәч, сә­лам би­рәсең. Пәйгамбәребез укы­ган доганы укырга мөмкин. Кайберәү­ләр­дән, зиратка бару нәрсәгә, дигән сүз­ләрне дә ишет­кәлибез. Алай түгел, зиярәт итеп – дога кылып, әр­вахлар рухын сө­ен­дерү ул. Шуны мәдрәсә шәкертләренең күңеленә дә салабыз. Алар киләчәктә халыкны өйрәтәчәк. Зиратлар – милләт­нең йөзе һәм үзенә күрә тәрбия чарасы.

– Кабер ташы куюда таләп­ләр бармы?

– Ташка кем җирләнүе турында мәгълүмат языла. Аны куюга каршы чыгучылар да булды. Таш кую, аның үлчәме турында сүз барганда, Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре искә төшә. Ул үләренә өч ай кала Гобәйдуллаһ исемле шәкертенә хат яза. “Гомеремнең ахырына киләм… Минем вакыт җиткәч, дәфен кылырсыз, кабер өстемә бер-ике кеше күтәреп китә алмаслык таш куярсыз!” – ди. Олуг галимнең әлеге сүзләре безгә дә дәлил булып яңгырый. Чардуганнарны элек биек итеп корганнар. Каберлекне хайваннар кереп таптамасын өчен дә кирәк булган ул. Хәзер андый куркыныч юк, шуңа күрә тәбәнәк чардуган тотсаң да җитә. Соңгы вакытта шундыйны куя башладылар.

– Каберлектәге агачларны ки­сәргә ярыймы? Нинди агачлар, куаклар утыртырга?

– Агач, үсеп, бөтен каберлекне басып китәргә мөмкин. Җимеш куак­лары, чәчәк утырту хәер­лерәк. Туган ягым Тәтеш районында агачлар зиратта урман кебек үсеп утыра иде. Берничә ел инде авыл халкы, җыелып, өмә оештыра. Кабер­ләрне чистарталар, корыган агачларны кисеп, бер читтә яндыралар. Берничә ел эчендә каберлек­ләр ачылып китте. Кер­гән кешегә дә уңайлы. Яхшы чара бу: халык бергә җыела, Коръән укып, дога кыла. Балаларга, оныкларга да үрнәк. Безне моңа әти-әниләр өйрәтеп калдырды. Зиратта кычкырып сөйлә­шергә, көләр­гә, начар сүзләр әй­тергә ярамый, яхшы әйберләр турында гына уйлагыз, дип ки­сә­тәләр иде.

– Хатын-кызларның зиратка керүен тыярга теләүчеләр дә очрый…

– Әниләр, дәү әниләр зиратка шундый мәхәббәт белән карый иде, чистарттылар да, чардуганнарны да буядылар. Хатын-кызга зиратка керергә беркайчан да тыелмаган. Бары тик җеназа вакытында гына ярамаган. Кабергә барганда, әлбәттә, госелең дә, тәһарәтең дә булырга тиеш. Анда дога кыласың, Коръән укыйсың.

– Зиратка алып кергән әй­берне алып чыгарга ярамый, дип әйтүчеләр белән килешә­сезме?

– Зират – чүплек базы түгел. Ниндидер хорафатларга ышанып, алып барган әйбереңне калдырып китсәң, тау хасил булырга мөмкин. Һәрбер кеше кабер­лек­тән курка, шомлана, зираттан әйбер алып кайтмаска, дигән нәр­сә шуннан килеп чыккан. Без үскәндә, хәтта, бармак төртеп күр­сәтергә ярамый, бармагыңны тешлә, дип әйтәләр иде. Зиратта эшләгәч,  артыңнан җыешты­рыр­га кирәк. Кабер казыгач, көрәген ташлаучыны да, машина белән килгәч, машинасын калдырып, җәяү кайтып китүчене дә күргә­небез юк. Ә буяу савытын, су шешәсен ник калдырырга? Күңелеңдә шом булса, буяуны үлчәп кенә алып бар. Зират чиста-пөхтә булса, син анда үзеңне бөтенләй башка дөньяда итеп хис итәсең. Әрвахларның рухы шат булсын, дип аларны сөендерергә кирәк. Ясинны, тәбәрәкне, кыска сүрә­ләрд­ән – фатиханы, ихласны укыр­га була. Аларны да белмәсәң, минем газиз әти-әниләремә Алла­һының рәхмәте барып ирешсен, дип үзеңчә дога кылырга мөмкин.

– Исән чагында ук зиратта урын алып, аны чардуган бе­лән тотып, кабер ташы яздырып куючылар да бар. Бу гамәлгә ничек карыйсыз?

– Ялгыз кешенең алдан хәс­тәрен күрүен аңларга мөмкин. Адәм баласы, үлгәч, каберемне караучы булырмы икән, дип тә борчыла. Зираттан урын алып кую да начар түгел. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да андый гадәт бар.

– Мөселман илләрендә ка­берлекләрне карап йөр­гән­дә, нәрсәгә игътибар итә­сез?

– Төркиядә зират шәһәр уртасында булырга мөмкин. Торак йортлар, кафелар да янәшә генә. Зират эчендә зур агачларны күр­мәссең. Киң аллеялар, матур гына кабер ташлары, җыйнак кына язу­лар күзгә ташлана. Кабер ташлары мәдәни һәйкәлләрне хәтер­ләтә. Бездә дә зиратта шундый тәр­тип булырга тиеш. Шиһабет­дин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максудилар­ның мирасын, китапларын бүген дә укый­быз, файдаланабыз икән, аларның каберен дә онытырга хакыбыз юк. Аларга Аллаһының рәхмәте булсын, дип дога кылабыз. Шундый гыйбрәтле эшлә­ребез дәвамлы булсын!

“Ватаным Татарстан”,   /№ 57, 19.04.2019/

Запись Хатын-кызга зиратка керергә ярыймы? Кабер ташы куюда таләп­ләр бармы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Түбән Камада берәү өч ел буе танышы каберен мәсхәрәли
Түбән Камада яшәүче ир-ат танышының каберен мәсхәрәләп, өч ел буе зиратка чүп-чар түгә. Моны ул танышының 15 ел элек автомобиль шиннарын урлаган өчен үч алуы белән аңлата.

Хөкем ителүче өч ел дәвамында даими рәвештә чүп-чар җыйганын, зиратка килүен һәм дошманының каберенә чүп түгүен сөйләгән, дип яза Татарстан24.

Моннан тыш, билгесез кеше каберлектә мәрхүмнең фотосурәтен дә бозган. Туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән. Гаепләнүче журналистлар белән сөйләшкәндә үзенең гаебен өлешчә генә таныган. Нәтиҗәдә, аны авыру дип таныйлар һәм психоневрология диспансерына мәҗбүри дәвалануга җибәрәләр.

Фото: скриншот

Запись Түбән Камада берәү өч ел буе танышы каберен мәсхәрәли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кабер ташындагы язуны укыйм. Әстәгъфируллаһ! Ничек итеп язганнар”
Җир йөзе Аллаһ Тәгаләнең барлыгын дәлилли торган галәмәтләр белән тулы. Акылын эшкә җиккән кеше күзгә күренә торган һәр нәрсәдә Раббыбызның чиксез кодрәтен һәм хикмәтен күрә ала. Халкыбызның зур галиме Ризаэддин Фәхреддин «Җәвамигулъ-кәрим шәрхе» китабында әйткән: «Күңеле пакъ кеше һәрбер мәхлукны Аллаһ Тәгаләнең әсәре һәм һәрбер агач вә үлән яфрагын Аллаһ сүзе язылган кәгазь дип белер». Аллаһ Тәгалә безгә җир өстендә йөрергә һәм Үзенең галәмәтләренә игътибар итәргә, алардан гыйбрәт алырга һәм уйланырга чакыра.

Зират – кешеләргә зур гыйбрәт бирә торган урыннарның берсе. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә зиратларга барган һәм сәхабәләргә дә барырга, бу дөньяның вакытлы гына икәнлеге турында уйланырга кушкан: «Ләззәтләрне өзә торган үлемне ешрак искә төшерегез». Ул, каберләр янына килеп, иман белән вафат булган кешеләр өчен ярлыкау сорап дога кылган. Хатыны Гаишәнең (р.г.) искә алуынча, бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) төнлә Әл-Бәкый зиратына бара, шуннан кайткач Гаишәгә (р.г.) әйтә: «Җәбраил (г.с.) килде һәм Аллаһ Раббымның миңа Әл-Бәкый зиратына барып, андагы кабер ияләренә атап дога кылырга кушканын әйтте».

Зиратларга бер төрле күңел белән керәсең, икенче төрле күңел белән чыгасың. Каберләр яныннан үткәндә, күзең язулы ташларга төшә. Кабер ияләренең исемнәрен, туган-үлгән елларын укып, ирексездән хәйран каласың: аларның күпмесе яшьли үлгән?! Араларында синең иптәшләрең, дусларың да юк түгел. Алар кайчан гына әле синең белән сәламләшеп, сөйләшеп, шаярышып яши, төрле планнар кора иделәр. Кайберләре: «Пенсиягә чыккач аракы эчүне ташлыйм, намазга басам, мәчеткә йөрим, Аллаһ Тәгалә кушканча яши башлыйм», – дип әйтә иде. Ни үкенеч – соңга калганнар! Аллаһ аларны инде Үз хозурына чакырып алган.

Кабер ияләренең исемнәрен укыганда шуңа игътибар итәсең: яшь кешеләрнең исемнәре «заманча» – Рамил, Фәнил, Илдар, Илнур, Илнар… ише булган. Ярыйсы гына матур исемнәр, ләкин аларның күбесен кабер ташларына хата белән – «л» хәрефе артыннан нечкәлек билгесе «ь» куеп язганнар. «Ә» хәрефе урынына «а» хәрефе куеп язылган исемнәр дә шактый. Әлбәттә, күңелле күренеш түгел. Ләкин моңа хәзер гаҗәпләнәсе юк. Күпләрнең кумирлары булган артистларның исемнәре реклама такталарында, хәтта «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы экранында да еш кына шулай язылгач, гади авыл кешеләреннән артыгын көтеп булмый инде. Телебезнең урыслашып баруына тагын бер кечкенә генә дәлил бу.

Элекке бабайларыбызның кабер ташларындагы исемнәре барысы да диярлек Аллаһ исеме, Аның дине белән бәйле, күркәм мәгънәле. Мәсәлән: Габдулла (Аллаһ колы), Хәбибулла (Аллаһның дусты), Шәйхелислам (исламда алдан баручы), Хәбибрахман (Мәрхәмәтленең сөеклесе), Насретдин (диннең җиңүе), Шәмсетдин (дин кояшы) һ. б. Халкыбыз ул заманда ислам шәригате буенча яшәргә, Аллаһның ризалыгына ирешергә тырышкан, хәтта балаларга исем кушканда да Аллаһ Тәгаләгә якынрак булуны кайгырткан. Бу яхшы гадәт Пәйгамбәребездән (с.г.в.) килә. Ул яңа туган балаларга күркәм исемнәр кушкан, сәхабәләрнең ямьсез мәгънәле исемнәрен матур мәгънәле исемнәргә алыштыра торган булган.

…Авылыбыз зиратына кереп, иман белән вафат булган кабер ияләренә сәлам бирәм, Аллаһ Тәгаләдән безнең гөнаһларыбызны да, аларның гөнаһларын да гафу итүен сорыйм. Кабер ташларына карый-карый эчкәрәк үтәм. Менә Заһретдин абзыйның кабере. Исеменең татарча мәгънәсе – «дингә ярдәм итүче». Ул озак еллар тимерче булып эшләде, авыл халкына, колхозга тырышып хезмәт итте. Дин тотарга ярамаган чорда булдыра алган кадәр мулла вазифасын да башкарды. Раббыбыз аның гөнаһ-хаталарын гафу итсә иде. Тагы да алгарак узгач, шушы Заһретдин абзыйның улы Мансурның кабере янына килеп җитәм, ташындагы язуны укыйм. Әстәгъфируллаһ! Ничек итеп язганнар: «Зохртинов Мансур Зохрутин улы». Нинди матур исемне коточкыч бозганнар, күркәм мәгънәле исемне мәгънәсезгә әйләндергәннәр! Мөселманлыкның гына түгел, татарлыкның да әсәре калмаган. Заһретдин абзый үзе бу язуны күрсә, мөгаен, бик рәнҗер иде.

Әлеге кабер ташына озак кына аптырап карап торганнан соң, алга таба атлыйм. Заһретдин исеменә бәйле тагын бер кабергә юлыгам. Монысы инде бүтән гаилә әһеле, ләкин Заһретдин исемен дә, башкасын да мондагы кабер ташына шулай ук бозып язганнар: «Загурдинова Райса Галиевна». Кабер иясенең исеме дә, «отчествосы» да бу гаиләнең шулай ук урыслашкан булуын дәлилли.

Шулай итеп, милләтебезнең урыслаша баруы зиратта да ачык күренә. Алай гына да түгел, мондагы язулар аша балаларның үз әти-әниләренә хөрмәт дәрәҗәсе дә беленә. Вафат булган якыннарыбызны җирләгәннән соң, аларның исем-фамилияләрен бозып язудан саклансак, аларны рәнҗетмәсәк иде. Татар исемнәренең дөрес язылышын белергә тырышыйк, паспортларыннан күчереп язу белән генә канәгатьләнмик. Ул паспортларны татар исемнәрен белми һәм белергә дә теләми торган урыс кешеләре зур хаталар белән язган булырга мөмкин.

Кызганыч, зиратлардагы каберләр Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтенә, ислам диненә туры килә, дип әйтеп булмый. Кыйммәтле граниттан ясалган бик зур кабер ташлары, аларга төшерелгән фоторәсемнәр, шигырьләр һәм башка сүзләр, төрле бизәкләр, кабер өстенә җәелгән таш плитәләр, яңа каберләргә элеп куелган веноклар, матәм тасмалары – болар барысы да христианнар күмелгән каберләрне хәтерләтә, фәкать тәреләре генә юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дин мәсьәләләрендә башка дин әһелләренә иярүдән, ислам динен бозудан сакланырга кушкан. Димәк, безгә дә бу кирәкмәс атрибутлардан арынырга кирәк. Андый әйберләрдән кабер ияләренә бернинди файда да юк. Аларның җаннары хәзер башка дөньяда, барзах тормышында яшиләр. Анда исә бөтенләй башка кыйммәтләр. Вафат булган ата-бабаларыбызның каберләрен шулай кыландырып бетергәнебез өчен без дә, алар да җавап бирәчәк.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Мине үзегездән дә артык яратмасагыз, иманыгыз камил булмас». Пәйгамбәрне (с.г.в.) ярату ул – беренче чиратта аның сөннәтенә иярү. Ә сөннәттә югарыда искә алынган әйберләр дә, каберләргә чардуган кую да, агач-куак утырту да юк. Элекке заманда татар зиратларының коймалары булмаган, шуңа күрә бабаларыбыз, хайваннар таптамасын дип, кабергә бура сыман нәрсә корганнар. Хәзерге зиратлар нык коймалар белән әйләндереп алынган. Димәк, чардуган куюдан туктарга, сөннәткә кайтырга кирәк. Кешеләр башта чардуган куялар, аннары шул чардуган эченә кереп, кабергә басып – гөнаһ кылып, рәшәткәсен буйыйлар. Зиратта кабер ташларыннан башка һәрбер нәрсә артык, исраф итү хөкемендә. Аллаһ Тәгалә исраф итүчеләрне яратмый.

Соңгы елларда авылларда кешеләр, интегә-интегә, зиратларда кайчандыр утыртылган юан-юан агачларны кисеп, бик авыр эш эшләргә мәҗбүр. Ул агачлар нигә утыртылганын хәзер беркем дә әйтә алмый. Аларның һич кирәк түгеллеге хәзер инде яхшы аңлашылды. Ләкин кардәшләребез гадәт буенча яңа каберләргә агач утыртуларын барыбер дәвам итәләр. Әйдәгез, зиратта агачлар утыртудан туктыйк, киләчәк буыннарга проблемалар ясамыйк инде!

Дин кардәшләребез зиратка һәм каберләргә кагылышлы сораулар белән еш кына «Безнең Гәҗит»кә мөрәҗәгать итәләр. Мин аларга Идрис хәзрәт Галәветдиннең «Мөселман зиратлары» дигән китабын табып укырга тәкъдим итәм. Анда бөтен сорауларга да диярлек җаваплар бирелгән. Мөселман зиратының нинди булырга тиешлеге аңлатылган. Китап тышлыгының эчке ягында Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның мондый сүзләре язылган: «Аллаһның рәхмәте белән Идрис хәзрәтнең бу зур хезмәте белән танышып чыгарга насыйп булды. Бик вакытлы, бик кирәкле хезмәт. Бик канәгать калдым».

Зиратларда һәм башка җирләрдә кылган гамәлләребез Аллаһ Тәгалә дә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә, үлгәннәр дә, тереләр дә канәгать калырлык булсын иде.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Безнең гәҗит

Запись “Кабер ташындагы язуны укыйм. Әстәгъфируллаһ! Ничек итеп язганнар” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Туганнары киленне көн саен зиратка барырга кушып интектерәләр” – Акчарлак
Мин еш кына авыруларыма: “Зиратка еш йөрмәгез, бу – зыянлы”, – дип киңәш итәм. Ни өченме? Якын кешесенең кабере каршына килеп баскан һәркем үзен мәрхүм каршында гаепле хис итә. Якын кешесе җир астында ята, ә ул исән. Болай итеп кеше пси­хикасын какшатырга, үзе­­нә зыян салырга мөмкин.

Гаеп­ле булу хисе күңел түренә керсә, шунда нык­лап урнашса, аны бетереп булмаячак. Беркем һичкем каршында гаепле түгел! Әгәр дә син аның гомерен үз кулың белән өзмәгәнсең, шул сәбәпкә этәрмәгәнсең икән, синең бер гаебең дә юк!

Мәрхүмгә дога кылу өчен кабер янына килеп ба­су мөһим түгел. Син Ита­лиядә яки Германиядә яшәп, якын кешең Татарстан зиратында ята икән, ихлас кылган догаң аңа барып ирешер, иншәАллаһ!

“Зиратка йөрмәскә ки­рәк”, – дип ялгыш аңлап кал­магыз тагын! Зиратка йөрергә кирәк, аерым көннәрдә. Зиратка кайчан кеше күпләп килә? Ике гает көнендә, язның бе­рен­че бәйрәмнәрендә. Зи­ратта кеше күп булганда, күптән күрешмәгәннәр бе­­лән күрешәсең, күңелдә авыр тойгылар булмый. Ә доганы көн дә берничә мәртәбә кылырга була бит.

Бервакыт миңа бер авыру ханым килде. Тонусы төшеп беткән, “Гел елыйсым килә”, – ди, бер эшкә дә кулы бармый икән. Бик озак сөйләштергәч, мондый хәлнең сәбәбе көн дә зиратка йөрү белән бәйле булды. Төп нигездә яшәгән киленнең котын алып бетергәннәр каладан кайтучы туганнары. “Әти-әни аркасында шулай баедыгыз, мул тормышта яшисез, көн дә зиратка төшеп, рәхмәт әйтеп мен”, – дип интектерәләр икән. Киленне алардан аерып алып, бер айга “дәваланырга” салдым. Хәтта иренә дә килеп йөрмәскә куштым.

Кайбер кеше башкаларга күрсәтү өчен еш йөри. Зиратка кайтуыннан шоу ясап, сә­дака өлә­шеп, дәрәҗәле бу­лырга теләүчеләр дә бар. Алла сакласын, савабын бө­тенләй бетерүең ихтимал!

Ләйлә БИЛЯЕВА,
невролог, остеопат.

Акчарлак
Фото: Татар-информ

Запись “Туганнары киленне көн саен зиратка барырга кушып интектерәләр” – Акчарлак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мөслим зиратында кабер өсләреннән техника йөри: ” ял паркы була” дигән сүз бар
Мөслимнең Кооперативная урамында урнашкан зиратны “тәртипкә” китерәләр. Биредә район җитәкчелеге территорияне ком белән тигезләттерү, газон җәю һәм яңа койма тоту белән шөгыльләнә. Тик җирле халык “рәхмәт” дип баш ияргә ашыкмый, киресенчә, бу хәрәкәт күпләрдә ризасызлык уяткан. Район халкы кабер өсләреннән техника йөрүдән зарлана. Районда “зират урынында ял паркы була” дигән сүз таралган.

– Бу Мөслимнең иң беренче һәм борыңгы зираты, анда күпме кешенең җасәде ята. Бу зиратта авыр тормышта гомер итеп, сугыш афәтләрен күргән буын җирләнгән. Халык телендә аны “Иске зират” дип атыйбыз. Зур техникалар белән зиратның эченә кадәр керәләр бит, күпме кабер ташы юкка чыкты. Вандаллык бит бу! – дип зарланды Мөслимдә яшәүче Мәгъсүм абый (әңгәмәдәшебез теләге буенча, исеме үзгәртеп бирелде).

“Нишләп алай итәләр икән?” дигән соравыбызга Мәгъсум абый бу зиратның соңгы елларда нык ташландык хәлдә булуын әйтте:

– Әлеге зиратта өмәләрнең күптән булганы юк, гел ташландык хәлдә торды. Шуңа тәртипкә китерергә булганнар. Әмма аны башка ысул белән дә тәртипкә китереп була бит! Гаеп ике якта да бар инде: барыбыз да агач-куакларны кисә һәм үләннәрне чаба ала, – диде ул.

Мәгъсүм абый сүзләренчә, хәзер зиратта агачларны кисәләр, төпләрен күмеп тигезлиләр.

– Машиналар белән күпме балчык һәм ком ташыдылар. Көне-төне каберлекләр өстеннән техника йөри. Бу хәлләрдән соң район халкы да “уянды”, хәзер бөтен кешене зиратның язмышы кызыксындыра., – дип сөйләде әңгәмәдәшебез.

“Җилгә каршы барырга теләмиләр”

– Чытырманлыкка әйләнгән бер урын иде ул, берәүгә дә кирәк булмады. Җыештырулары өчен рәхмәттән башка сүз юк, чөнки бик ямьсез булып тора иде. Трактордан башка гына зиратны тәртипкә китереп булмый, чөнки андагы карт һәм корыган агачларны кул белән генә ташып бетерергә мөмкин түгел. Хәзер зиратларга агач утыртмыйлар, элек кенә ул кабер янына икешәр агач утыртканнар. Тупыл агач бик тиз үрчи, шуңа күрә чистарткан кебек тә булмый. Халык иске зират урынында парк булачак дип сөйли, монысы белән бер дә килешмим, – диде Мөслимдә яшәүче Розалия Гайсина.

– Мин – тумышым белән Мөслимнән, гомер буе монда яшәдем. Район халкы шау-шу килә, бөтен кеше әлеге зират хакында сөйли. Иң башта зиратка зур йөк машиналары белән ком ташыдылар һәм территорияне тигезләттеләр. Бу эшкә бик нык эчем пошты, мәетләр өстеннән авыр техника белән йөрү матур күренеш түгел бит. Үзем зират янына барып эшчеләргә әллә ничә тапкыр шелтә белдердем. “Без каршы бара алмыйбыз, ә кушканны гына эшлибез”, – дип җавап кайтардылар. Безне кечкенә чакта әби-бабайлар кабергә аяк белән басарга ярамый дип өйрәтте, ә монда зиратның эчен зур машиналар белән таптыйлар. Нарат агачлары утыртканнарын күрдем. Иске һәм ташландык зират булуга да карамастан, анда кабер ташлары бар иде. Өчесен калдырдылар, ләкин җимерелгән кабер ташларын кая куйганнар икән? Анда күмелүчеләрнең туганнары бар, ләкин аларның күбесе өлкән яшьтә һәм җилгә каршы барырга теләмиләр, – дигән фикер җиткерде Луиза Шәйхраҗиева.

“Өч кабер ташы бар иде, без аларны калдырдык”

Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгизә Акмалова зиратта ял паркы булачагын инкарь итте. Аның әйтүенчә, барысы да изге ният белән эшләнә һәм эш башлаганда җирле халык каршы булмаган.

– Әлеге зират мәсьәләсе буенча бик күп сораулар килә. Югыйсә, эш башлаганчы халык җыены уздырдык. Һәркемнең фикерен исәпкә алып эшләдек. Җыенга килгән кешеләр белән бу сорауны без җентекләп тикшердек, барысы да ризалык белдереп таралышты. Зират Мөслим районының нәкъ уртасында бик ташландык, күңелсез хәлдә тора иде. Ел саен өмәләр үткәрдек, ләкин аңа карап кына тирә-якны тәртипләп бетерергә мөмкин түгел иде. Хәзер шул өмәгә килмәүче, халык җыенында катнашмаучылар теләсә-нәрсә язалар да инде.

Җыелышта барлык рәсемнәр белән зиратның проекты тәкъдим ителде, катнашучылар бу фикерне хуплады. Озакка сузмыйча эшкә тотындык. Иң беренче чиратта территорияне җыештырдык, агачлар утырттык. Зират эче яктырып, матураеп китте. Элек анда чытырманлык иде. Төрле куаклар һәм үләннәр куе булып үсте, шуларны аралап зират эченә кереп булмады.

Дөресен генә әйткәндә, аны зират дип әйтергә дә мөмкин түгел. Каберләр дә юк анда, 1959 елдан бирле беркем дә күмелмәгән. Шул елдан башлап ташландык хәлдә яткан зиратны нәрсә эшләтергә була соң? Хәзер анда без бары тик җирне тигезлибез һәм яңа агачлар утыртабыз. Алга таба зиратны койма белән әйләндереп алырга планлаштырабыз. Зиратта якыннары күмелгән кешеләр белән сөйләштек, алар берсе дә каршы килмәде. Өч кабер ташы бар иде, без аларны калдырдык. Ташлары исән булганнарның исем-фамилияләрен яңартып язачакбыз.

Күпләр монда ял паркы булачак дигән гайбәт сүзләр тараткан, дөрес түгел. Әлеге урыннар зират җире булып калачак. Без булганны җимерергә түгел, киресенчә, саклап калырга тырышабыз. Яман ният белән эшләмибез, – диде ул.

Илгизә Акмалова зиратның проектын һәм халык җыенында чыгыш ясаучыларның докладын фотога төшереп юлларга сүз бирде. Электрон почтага күпме кешенең ризалык биргәнен “салам” дип әйтте. Әмма вәгъдәсен үтәмәде, редакция аннан хат алмады.

“Мөслим халкы зарланырга ярата, рәхмәт әйтә белми”

– Дин күзлегеннән бу эш ничек кабул ителә? – дип, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинга мөрәҗәгать иттек.

– Мин ул урынны һәм анда барган вакыйгаларны бик яхшы беләм. Мөслимгә баргач әлеге зиратны миңа күрсәттеләр. Минем белүемчә, хакимият җитәкчесе Рамил Муллин – мөселман һәм динне хөрмәт итә. Җитәкче вазыйфасына керешкәннән соң Мөслимдә зиратларны тәртипкә китерү эшенә алынды. Өмәләр оештырды һәм чисталык урнаштырды. Мөслим халкы зарланырга ярата, рәхмәт әйтә белми. “Гомергә җыештырылмаган зиратлар хәзер ялт итеп тора”, – дип әйтүчеләр юк. Әлеге якта яшәүчеләрнең шундый начар гадәте бар, алар оста гына зарлана белә.

Район җитәкчесе бу мәсьәлә буенча миңа шалтыратты, мин аңа олырак хәзрәтләр белән киңәшләшергә тәкъдим иттем. Шуннан соң ул берничә дин әһеле белән бик озак вакыт фикер алышты һәм бу эшкә тотынды. Иң беренче чиратта барлык нечкәлекләрен өйрәнделәр. Бу очракта болай эшләү дөрес түгел дип, кырт кисеп кенә әйтеп булмый. Зиратлар һәрвакыт каралган булырга тиеш, шуңа күрә файдасы күбрәк булып чыга, – диде Йосыф хәзрәт.

“Зират яшьләр өчен аулак урынга әйләнде”

Мөслим муниципаль район иҗтимагый совет рәисе Моряк Юсупов бу зиратны бөтенләй чүплек дип атады.

– Башта әлеге тәкъдимне кабул итәргә теләмәдек, халык арасында шау-шу күп булды. Ләкин соңынан болай эшләүнең файдага икәнлеген аңладык. Мөслим районының имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов та каршы булмады. Зиратны тәртипкә китерү дини яктан тыелмаган, киресенчә, саваплы гамәлдән санала.

Зират бик аяныч хәлдә иде. Ветераннар белән бергә җыелып бик күп тапкырлар өмәләр оештырдык, ләкин тәртипкә китереп бетереп булмады. Карт өрәңгеләрне кисәсең, алар янәдән үсеп чыга. Америка чаганы бик әрсез, ул чапкан саен ныграк үрчи. Район халкын бик күп тапкырлар өмәдә катнашырга чакырып карадык, килергә ашкынып торучы булмады. Ел саен алты тапкыр өмәгә җыелдык, анда 20-30 кеше катнашты.

Аннан соң, монда һәрвакыт яшьләр кәеф-сафа корырга җыела иде, алар өчен зират аулак урынга әйләнде. Спиртлы эчемлекләр куллана һәм шунда учак ягалар иде. Берәү дә зират территориясен үзгәртеп корырга һәм бу җирләргә башка әйбер салырга теләми. Бары тик чүплекне юк итәсе килә. Бернинди дә начар гамәл башкаручы юк, бары тик туфрак һәм үлән генә чәчтеләр. Район халкы җыелышып агач үсентеләре утыртты. Килеп карагыз, мондагы тәртипкә һәм чисталыкка сокланып китегез, – дип чакырды ул.

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Римма Авзалова
intertat.tatar

Запись Мөслим зиратында кабер өсләреннән техника йөри: ” ял паркы була” дигән сүз бар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Зираттан җыеп килә ул, аңардан ала күрмәгез”
Иртәнге якта ипигә барган идем, кибет тирәсендәге агачлар төбендә карт белән карчык ызгышуын күреп алдым. Бакчачыларның үзләре үстергән әйберләрне сатып, акча эшли торган урыннары бу. Гадәттә монда иртән кеше булмый, төштән соң гына бакчаларыннан җыеп алып кайткан уңышларын алларына тезеп куеп, сатып алучыларны көтә башлыйлар.

Ә бүген әлеге карт белән карчык иртәдән үк килгәннәр һәм урын даулашалар икән. Карчык дигәнем, сату-алу белән монда күптәннән шөгыльләнүче жулик дисәм дә артык булмас, мөгаен. Авыр 90ынчы елларда ул үзенең бизнесын аракы, тәмәке сату белән башлап җибәргән иде. Инде күпме сулар акты, күпме еллар узды, ә ул һаман урамда. Бу эш канына сеңеп, гадәтенә әйләнде, күрәмсең. Урамга чыгып, нәрсә дә булса сатып кермәсә, тамагыннан ризык үтми, йокысы йокы булмыйдыр инде, бичаракайның. Хәзер бакча тотарлыгы да калмаган инде үзенең. Сатарга бер әйбере булмаганда да, тегермән тирәсен яларга өйрәнгән эттәй, һаман шунда бөтерелә. Ачуыннан зәһәрен чәчеп, бүтән сатучылар белән талашып булса да китә. Мал артыннан шулай абына-сөртенә куучы моның ише кешеләрне безнең авыл мишәрләре: “Җаны яннан тыккан – иманын кулына тоткан”, – диләр.

Заманалар үзгәреп, аракы, тәмәке, көнбагыш сатуларны тыйганнан соң да җаен тапты ул: кара халыкка ялланып, җылы як җимешләрен бераз арзан бәягә алып, үзенә бераз табыш калырлык итеп сатуын дәвам итте. Рәте бетеп килүгә карамастан, хәзер дә кичләрен тезелеп утырган бакчачы-сатучылар янына чыга да, тизрәк кайтып китү максаты белән кайсысы товарын арзанракка тәкъдим итә, шуны үзенә алып, йөз сумга, илле сумга булса да арттырып сатып утыра. Караңгы төшеп, сатучылар китеп бетсә дә, ул ярты төнгә кадәр – кибет тирәсендә. Мәрхәмәтле бәндәләрнең кайберләре яки бераз “чиртеп” күңеле йомшарганы, карчыкны кызганып, кирәксә-кирәкмәсә дә, үзе сораган бәясенә бераз өстәп тә, җиләк-җимешен алалар. Шунда гына кулына бәхет кошы тоткандай сөенә-сөенә кайтып китә. Мал җене кагылса, кеше яман икән ул. Бервакыт әлеге карчыкның авылдан үзе җыйган җиләкне сатарга дип килгән картны талавын, аны бу тирәдән кууын кибеткә кермичә, исләрем китеп күзәтеп, тыңлап тордым.

Картның җир җиләге тегенекенә караганда эре дә, тулып пешкән дә. Узгынчылар бәяне иң элек аңардан сорыйлар. Карт “фәлән сум” дип әйтергә өлгерми, теге карчык шундук: “Авыл зираты өстеннән җыеп алып килә ул, аңардан ала күрмәгез, әллә нинди чирләр эләгер үзегезгә”, – дип чәчрәп чыга. Билгеле, мондый сүздән соң, инде алырга дип акчасына үрелгән кеше дә, чирканып, тизрәк китү ягын карый. Яннарында кеше-кара күренмәгәндә шайтан карчык тагын ысылдый тегеңә: “Саттырмыйм булгач, саттырмыйм, яхшы чакта бүтән җиргә китеп олак!” Шулай берничә сатып алучыны буш озатканнан соң, карт, ике чиләген дә машинасына кертеп куеп, бу карчыкны ләгънәтләп, төкеренеп китеп барды. Тегесе, сугыш кырында җиңгән батырдай кипкән гәүдәсен кәперәйтеп, алдагы көнне сатылмаган җиләген алгарак этеп куеп, горур кыяфәттә утырып калды. Менә шулай, Алладан курыкмый, бәндәдән оялмый, динне бар дип тә белми малга хирыс кайбер бәндәләр.

Зират өсте җиләге дигәннән, анда җир җиләге бик үрчи икән. Халык таптамый, маллар йөрми, дымга туенган елларда мул да булып үсә, кызарып та пешә. Кечкенә чакта малайлар белән, әй, кызыга идек шул җиләкләрне җыеп ашарга. Әмма әби-бабайларның: “Зират өстеннән бер генә җиләк-җимеш тә алып ашарга ярамый”, – дигән сүзләреннән куркыпмы, әллә бер-беребездән оялыпмы, берсен дә өзеп капмый идек. Ә шуннан кайсыбер карчыкларның чиләкләп җиләк җыеп йөргәннәрен әллә күреп, әллә гайбәт итеп сөйләүчеләр бар иде. Аннан гынамы соң, авылдан шактый читтә, урман юлы өстендәге маллар каберлегеннән дә рәхәтләнеп җир җиләге җыючы бер карчыкны еш күрә идек. Кибеп корыган ат, сыер башлары, кабырга сөякләре калкып торган урыннарда чыпчык йомыркасы кадәрле үскән, якут ташыдай кызарып пешкән җиләкләрне бар дөньясын онытып җыеп утыра иде ул.

“Әби, моннан җиләк җыярга ярамый бит (әле андагы әчкелтем сасы исне белсәгез, борынны җиң чабуы белән каплап йөри идек)”, – дигәч, “Әй, оланнар, сугыш елларындагы ачлыкта колхозның үлгән малларын кискәләп үлчәп таратканда, шул үлгән малның берәр кисәген яки тиресеннән булса да өлеш алып калу өчен таңнан торып чиратка баса идек, шуны пешереп ашап ач үлемнән калдык, ә сез кара туфракта үскән җиләк агулы дисез, булмаганны! Алып кайтып, изеп кагын да ясыйм, кайнатмасын да пешерәм, әле бер җирем дә авыртмый”, – дип, сөйләп китә иде ул. Дөрестән дә сәер әбиебез туксанны узгач кына бакыйлыкка күчте.

Рәҗәб ӘХМӘТОВ. Чаллы.Татарстан яшьләре

Запись “Зираттан җыеп килә ул, аңардан ала күрмәгез” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Усад халкы: “Без капка төбендә зират үсүгә каршы, балаларыбыз кеше күмүне күрә” [видео]
Казан янәшәсендәге Лаеш районы Усад авылы халкы өй каршыларындагы зиратның киңәя баруына ризасызлык белдерә. “Безнең капка төбендә хосусый зират бар кебек, тик анда безнең бистә кешеләре юк, шәһәрдән алып кайтып күмәләр. Ел саен диярлек аның мәйданын киңәйтәләр, капка төбебезгә килеп терәлде инде”, ди алар аптырап. //Азатлык радиосы//

Инде ун ел дәвамында Лениннар гаиләсе көн саен диярлек “күршеләрен” соңгы юлга озата. Моның өчен өйдән чыгасы да юк: тәрәзәдән карап була. Бирегә күченгәндә зират коймалары еракта булган, шуңа күрә андый “күршелек” аларны куркытмаган да, биздермәгән дә. Хәзер исә Солнечная урамындагы йортлар белән зират арасында нибары 20 адымлап кына ара калган.

Балаларыбыз кеше җирләүне күреп үсә

“Мин тәрәзәдән яңа казылган каберләр, җирләү йолаларын карап торырга мәҗбүр – коточкыч күренеш. Әле бит һәр йортта кечкенә балалар бар. “Нишлиләр алар?” – дип сорый балалар, аларга аңлатырга кирәк бит”, дип сөйләде Усады бистәсендә яшәүче Оксана Ленина.

Җир сатып алганда, хакимияттән: “Зират мәйданы зураймасмы?” дип сораган булганнар. “Юк, бу зират ябылачак” дигәннәр. Димәк, биредә, зират тулгач, яңа каберләр казу, мәйданны киңәйтү тыелган. Сүздә бер, чынлыкта икенче төрле булып чыккан: зират тулу белән, коймаларны сүтеп, буш мәйданны ала башлыйлар.

“Бу зират инде 15 ел элек тулган иде. Монда шәһәр кешеләрен алып кайтып җирлиләр. Элек зират белән урам арасында рәхәтләнеп йөри идек, коймалар да юк иде. Ә хәзер… Ершов урамындагы зиратны япкан булсалар да, анда барыбер көн дә кемнедер җирлиләр бит, бездә дә шул ук хәл. Шәһәр халкына урын җитми”, дип сөйләде Александр әфәнде.

Диана ханым яңа каберләрнең зарары турында борчылып сөйләде, җирле хакимиятнең сүзендә тормавын әйтте.

Яңа каберләрдән зыянлы матдәләр чыгарга мөмкин, куркыныч

“Балаларыбыз җәен бакча артында уйнарга ярата, бассейннар куябыз. Алар шунда көлә дә, җырлый да, ә койма артында шомлык. Бакчада үскән яшелчәләр өчен борчылам: яңа каберләрдән зыянлы матдәләр чыгарга мөмкин, куркыныч. Ике ел элек язма рәвештә тимер-бетон коймалар куюны сораган идек. Өметләндереп кенә калдылар”, диде ул.

Ике ел элек зиратны тагын киңәйтмәкче булганнар, әмма Усад активистлары экологик экспертиза ясатканнар. Аның нәтиҗәләре нигезендә, зиратны ябарга кирәк дигән карар чыгарылган. Тик сентябрь ахырында эшчеләр килеп, зират тирәсендәге агачларны кискәннәр, коймаларны сүтеп алганнар. Халык тагын борчуга калган.

Усады авылы кергән Столбище авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Ольга Евдокимова башта Азатлыкка, авыл җирлеге рәисе урынында түгел, зиратның мәйданы арттырыламы юкмы, халык нәрсәгә ризасызлык белдергәнен белмибез, дип әйтсә, бераздан фикере үзгәрде.

“Без зиратны киңәйтергә җыенмыйбыз. Монда гомумән башка төрле эшләр алып барыла: кадастр планы нигезендә зиратның һәм янәшәдәге хосусый биләмәләрнең чикләрен билгелибез. Бары шул гына”, дип җавап бирде Ольга Евдокимова.

Зират белән хуҗалык арасы 100 метрдан ким булмаска тиеш

Санитар нормалар нигезендә, зират белән хосусый хуҗалык арасы 100 метрдан да ким булмаска тиеш. Ә консервацияләнгән зират белән хосусый биләмә арасы 25 метрга кадәр калырга мөмкин, анда да соңгы җирләү 25 ел элек булган очракта гына. Ә хәзер Солнечная урамындагы хуҗалыклар белән зират арасы 20 адым чамасы – кагыйдә бозылган.

Канун бозып казылган каберләрне беркем дә җир белән тигезләмәс инде. Ташларына күз салсак, Җәләлетдинов кебек татар фамилияләре дә очрый, тәреләрнең күплеге монда күпчелек христианнарның күмелүен дәлилли. Усад авылы халкына әлегә тәрәзәдән шул каберләргә карап яшәргә, балалар үстерергә туры килә.

Запись Усад халкы: “Без капка төбендә зират үсүгә каршы, балаларыбыз кеше күмүне күрә” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..