Русиянең иң өлкән кешесе — 120 яшьлек Тәнзилә әби иң аз пенсия алучы [фото-видео]

Әстерхан өлкәсендә яшәүче 120 яшьлек Тәнзилә Бисембеева дөньяның иң өлкән кешеләренең берсе. Аны Русиянең Гиннесс рекорлар китабына кертәләр. Ни кызганыч, 120 яшьлек әби иң аз пенсия алучылар рәтендә. Русиядә 100 яшьтән узган пенсионерларга бернидә каралмаган.

Тәнзилә Бисембеева 1896 елда туа, патша Русиясен, революцияләрне, Ватан сугышын, СССР таркалуын күрә. Әбинең өч улы, ун оныгы, 24 оныкчыгы, 2 оныгының оныгы бар. Бүген Исламгазы бистәсендә яши. Ул 100 яшенә кадәр табибка күренмәгән, күзе начарайгач кына хастаханәгә юл тота.

Бәйле