«Евровидение-2017» Русиядә оештырылырга мөмкин, менә-менә хәл ителә

«Евровидение»не оештыручылар музыкаль бәйгене Мәскәүдә уздырырга тәкъдим итә. Моның турында Bild  сайты яза.

Әлеге тәкъдимне Украинада барлыкка килгән финанс проблемалар белән бәйлиләр. Соңгы елларда әлеге чараны үткәрү өчен 17-25 млн еврога якын акча тотыла. 10-14 млн евро Европа тапшырулар берлеге тарафыннан бүленеп бирелсә, калган чыгымнарны оештыручы ил капларга тиеш. Әмма Украина хакимияте тарафыннан чараны финанслауда проблемалар килеп чыккан, бу исә бәйге башка илдә уздырылырга мөмкин дигән сүз.

2016 елда икенче урын алган Австралия Евровидениене кабу итә алмый, бәйгенең кагыйдәләре буенча чара бары Европада гына үтәргә тиеш. Исегездә булса, 3нче урынны Русия вәкиле Сергей Лазарев яулаган иде, димәк, Украина финанс проблемаларын хәл итә алмаса, Евровидение Мәскәүдә оештырылырга мөмкин.

Музыкаль бәйгенең кая үтәчәге 8 декабрьдә генераль ассамблея утырышында Европа тапшырулар берлегендә  хәл итәләчәк.

 

Татар тудей

Бәйле