«Бервакыт сәҗдә вакытында мәрхүмә әниемнең тавышын ишеттем…» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Электр поездында урыным алтмыш яшьләрдәге сөйкемле ханым белән янәшә туры килде. Сөйләшеп киттек. Авыл өендә ялгызы гына яши икән: ире белән күптән аерылышканнар, ә балалары читкә китеп урнашканнар. //Татарстан яшьләре//

– Вакыт җиткәндер инде дип, дин юлына бастым, – диде ул, кинәт шул темага күчеп. – Мәрхүм әти-әниемнең, әби-бабаларымның, вафат булган туган-тумачаларымның рухларына дога багышларга кирәк бит инде. Үземә дә гамәл-гыйбадәт кылып, “теге дөнья” өчен “багаж” туплыйсы. Шулай итеп, намаз укырга өйрәндем. Юк, фанатларча бирелмәдем, кием мәсьәләсендә дә хәзерге модага иярмәдем. Намаз вакыты җиткәч, тәһарәт алганнан соң, әбиемнән истәлек булып калган бөрмәле итәкле күлмәген киям, башыма дүртпочмаклап яулыгын бәйлим. Әбием дини карчык иде. Көзге каршына килеп карагач, үземне әбиемә охшатып, сөенеп куям.

– Авыл җирендә эш күп бит, намазга ничек вакыт табасыз?

– Ун-унбиш минут җитә бит аңа. Авырсынмаска гына кирәк. Аның каравы, намаздан соң күңел тынычланып кала. Нервыланган чагың булса, басыласың. Эшкә йөргән чагымда кичләрен биш вакыт намазның фарызларын “җыеп” укырга туры килде анысы. Шунысы гаҗәп, эшләрем дә гел уң булып торды, әле дә шулай. Әйтик, бервакыт, эшләгәндә, иртән-иртүк җыелышка барасым бар иде, йоклап кала язганмын бит! Сикереп торып, тиз-тиз генә әзерләндем дә: “И-и, Раббым, зинһар, ярдәм ит миңа”, – дип сорадым Аллаһтан. Капка төбенә чыксам, ни күрим: күрше хатын такси чакырткан – кунагын озатуы икән! Ничек туры килгән диген! “Әйдә, утыр”, – диделәр. Акчамны да алмадылар хәтта. Нәкъ кирәкле вакытка барып җиттем. Уйлап карасаң, тормышта кечкенә генә могҗизалар булып тора.

– Кызы-ык…

– Бервакыт сәҗдә вакытында мәрхүмә әниемнең тавышын аерымачык ишетеп, гаҗәпкә калдым. Пышылдап әйттеме ул миңа, уй ашамы – белмим, әмма ишетүем хак. Минем өчен кирәкле киңәшен җиткерде ул. Әлегәчә гаҗәпләнәм бу хәлгә. Сүзләре колагымда һаман да яңгырап тора кебек. Аллаһы Тәгалә “тоташтырган”, димәк, безне. Сәҗдә ул – дөньяга ярату-чыбыз белән пәрдәсез аралашу икән бит. Бер абыстайның миңа әйтеп калдырган сүзләре гел истә: “Син сәҗдә кылганда теләгәнеңне ялварып сора Раббыбыздан”, – дигән иде ул.

– Ялгыз кешенең “ычкына” башлавы дип аңлаулары бар бит сез сөйләгәннәрне…

– Бик мөмкин. Гыйбадәт кылуың турында дөньяга чәчү кирәк түгел дип беләм. Сер булырга тиеш ул. Яман сүзләрдән дә саклар. “Харап, дини булып киткән икән, гөнаһларыннан арына, имеш. Минем бер гөнаһым да юк, шуңа күрә “абыс-тайланып” йөрмим дә”, – дип, артыңнан сөйләнеп калучылар да табылмас, дисеңме? Һәр заманның үз кыенлыклары бар инде. Намаз укыган чакта, үч иткәндәй, телефон өзлексез чылтырарга тотына (сүндереп куярга онытам бит шуны) яки капкага кемдер шакый. Ачмагач, каты итеп дөбердәтергә, кычкырырга тотына. Нишләргә белгән юк шул вакытта. Укудан бүленергә ярамый, дәвам итсәң – “ни булды икән” дип йөрәк ярсып какканда бирелеп уку мөмкин түгел. Шуңа шөкер итәм: әллә кайчан гүр иясе булган кешеләр сөенеп төшкә керделәр, догаларым барып ирешәдер.

Очраклы юлдашымның сөйләгәннәре күңелемне кузгатты. Гыйбадәт кыла башладыңмы шуннан соң, дип сорар кайберәүләр. Әйтмим әле, сер булсын.

Галиябану ХУҖИЕВА. Казан.

Бәйле