Казанда Тукай музее төзекләнеп, дәүләт сайтлары татарча яза башлармы?

Казанда татар мөхәррирләре, язучы-шагыйрь катнашында Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган түгәрәк өстәл үтте. Әлеге чараны оештыручылар махсус халыкара ана теле көне алдыннан уздырырга булган. Анда Казандагы Тукай музееның аянычлы хәле, татар теленең кулланышы кимү проблемнары күтәрелде.


19 февральдә үткән түгәрәк өстәлне Татмедиа җәмгыятенең җитәкчесе урынбасары Сөмбел Таишева алып барды. Ул бу очрашуны Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тәкъдиме белән үткәрелүен белдерде.

“Бездә һәрчак эшне соңгы чиккә калдыралар, тик моның кадәр үк булганы юк иде әле. 2018 елда үтәчәк Максим Горький юбилеена Путин үзенең указын өч ел элек чыгарды. Ә без Тукай туган көненә быелның 19 гыйнварында гына әзерләнә башладык. Үзем президентка “Тукайның юбилее, беркая берни эшләнми”, дип хат язгач кына, ашык-пошык чабыша башладылар”, ди дәүләт шурасы депутаты.

Быел мәшһүр халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан Татарстанда төрле чаралар көтелә. Арча районында яңа бюстын булдыру, интернетта порталын яңарту, башка мәдәни чаралардан бигрәк, Татмедиа үткән түгәрәк өстәл сөйләшүендәге татар язучы-шагыйрьләрен, мөхәррирләрне борчыган төп мәсьәләнең берсе – Казанда Тукайның дистә еллар төзекләндерелмәгән музее булды.

Халык шагыйре Зиннур Мансуров, Тукай йөз елдан артык үзенең шәхесе, иҗаты белән татар халына хезмәт итә, ә без аның музеен да тиешле дәрәҗәдә булдыра алмыйбыз, ди. Аның фикеренчә, татар халкы Тукайга бурычлы булуын онытырга тиеш түгел.

“Читтән килгән туристларны Тукай музеена алып керергә оят, түшәме коела. Төзекләндерү өчен нигә язучының юбилеен көтәргә? Һәр биш ел саен ремонтка мәдәният министрлыгы акча таба алмый мени?! Тукайга аерым мөнәсәбәт булырга тиеш. Республика шәһәрләренең башка музейлары Тукайныкы белән чагыштырганда төзек хәлдә, Тукайныкы җимерелеп төшәргә тора”, диде ул музейларның торышына җавапле түрә-җитәкчеләрне шелтәләп.

Тукай музее хезмәткәре Резеда Нәгыймуллина белдергәнчә, бүген төзекләндерү эшләре башланган. Төзүче инженерлар бинаны карап, үлчәп йөри икән. Ләкин Тукай туган көненә тулысынча яңарту икеле.

Очрашуда Тукай яшәгән Болгар номерлары, “Амур” кунакханәсе турында да фикерләр яңгырады.

“Без үз вакытында Тукайның “Болгар номерлары”н югалттык. Җимерелер хәлгә җиткән иде дип акланабыз. Карап тормагач, әлбәттә, җимерелә.  Аны без җимердек”, ди Зиннур Мансуров. Әдипләр фикеренчә, ул бинада Тукай җылысын сеңдергән бер кирпеч ташы да калмаган.

Заманында Тукай Фатыйх Әмирхан белән яшәгән “Амур” кунакханәсенең исемен кайтару нияте дә яңгырады. Ләкин әлеге кунакханә дәүләт карамагында түгел, хуҗасы риза булуы хакында шик туды.

Язучының 125 еллык юбилеена интернетта Габдулла Тукай порталы булдырылган иде. Әлеге мәгълүмати сайтны Интертат редакциясе алып барган. Тукай порталы киң кулланылышлы аудитория өчен бердән-бер сайт булып тора икән. Җыелышта Разил Вәлиев, бу сайт искергән, аны яңартырга яисә яңа сайт булдырырга кирәк, дигән фикер белән чыкты.

“Сайтта булган мәгълүматны бетермәскә иде, чөнки аны яңадан торгызу күпкә авыррак булачак. Тукай порталы бернигә дә карамастан яшәргә тиеш. Аннан бөтен дөнья татарлары куллана алырлык булсын”, диде Вәлиев. Ул Татарстанның дәүләт сайтларыннан, ике телле алып барылучы уңай мисал буларак президент Рөстәм Миңнехановныкын гына атый алды, калган министрлыклар, туризм комитеты кебек идарәләрнең татар телен санга сукмавын һәм бу тел куллану мәсьәләләрен башкарасы эшләрнең күплеген белдерде. Сөмбел Таишева да Татмедиа җәмгыяте эшчәнлегенең, рәсми сайтының татарча алып барылмавын борчылып сөйләде, Разил Вәлиевтан бу мәсьәләне чишәргә ярдәм сорады.

 

 

 

Бәйле