Тәбикмәк

Тәбикмәк — әче камырдан табага җәеп пешерелә торган, беленнән калынрак ашамлык.

1 литр сөткә: 3-4 йомырка, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 3-4 аш кашыгы көнбагыш мае, 10 г. чүпрә, кирәгенчә он. 

Тугалаганнан соң камырны караңгы, җылырак җиргә 2 сәгатькә куярга. Әзер булгач, бутамыйча гына пешерергә.

getImage

Майланган, кызган табага камыр мул итеп салына. Яхшырак пешсен өчен, табаны капкач белән ябып торырга кирәк. Шулай ук икенче ягын да пешерәсе. Әзер тәбикмәкне көнбагыш мае яисә үрдәк мае белән майлап табынга бирәләр. Ашларыгыз тәмле булсын!

я

Бәйле