Бәрәңгеле аш-измә (суп-пюре)

Бәрәңгеле аш-измә (суп-пюре)

Кирәк булачак: 8-10 бәрәңге, 1 суган, 1 кишер, 1 стакан сөт, 2-3 аш кашыгы каймак, тоз, борыч. 

Фарш, ак күмәч, яшел суган,укроп.

Бәрәңге тозлы суга салып пешерелә. Кишерне кечкенә угычтан чыгартып, суганны вак итеп турап,  майда кыздырып алырга. Пешкән бәрәңгенең суын сыркытып блендр ярдәмендә төяргә. Алдан әзерләнгән кишер,суганны кушарга. Сөт, каймак салып яхшылап болгатырга. Сыеграк булуын теләсәгез, бәрәңге пешкән суны кушырга мөмкин.

Әлеге аш янына түгәрәкләп кыздырылган фарш, вак шакмаклап киптерелгән ак күмәч бирәләр.

Ашларыгыз тәмле булсын!

аш

Бәйле