Алсу-Азат Фазлыевларның җәйге яллары кайда үтүен белдек [фото]

 Алсу һәм Азат Фазлыевлар җәйге ялларын туган якларында һәм Мәскәүдә уздырган.

“Башка елларны гел чит илләргә чыга идек. Быел, яңа фатирыбызда ремонт эшләре бару сәбәпле, ялларыбызны авылда гына үткәрергә туры килде. Ләкин вакытыбызны бушка уздырмадык, ике якка да кайтып, эшләр эшләдек, ял иттек. Тик шулай да күңел яңалыкка, сәяхәткә омтыла. Менә уйладык-уйладык та Мәскәүгә барып кайтырга уйладык”, — ди Алсу.

Алсу белән Азат Мәскәүгә уллары Аязны да алганнар. Социаль челтәрләрдә Алсу: «Без Мәскәүне беренче тапкыр 21 яшьтә күргән идек. Аязга кечкенәдән үк күрсәтәсе килде.Тарихны белеп, күреп үссен!» — дип язган.

 

(Мәгълүмат Шәһри Казан сайтыннан алынды)

Бәйле