Чистайда узачак гала-ифтар лазерлы шоу белән тәмамланыр дип көтелә

Уразаның соңгы көнендә, 4 июльдә сәгать кичке 7 нче яртыда, Чистай шәһәрендә икенче тапкыр шәһәр ифтары уздырылачак.

Скарятинский бакчасында 3 меңнән артык кеше җыелыр дип планлаштырыла һәм, респубика ифтарыннан соң, иң зур күләмлеләрдән исәпләнә. Былтыр ифтар Чистайда «Әнәс» мәчетендә 1 мең кешелек булган иде.

Шул рәвешле, Чистай мөхтәсибәте шәһәр хакимияте һәм химаячылар ярдәме белән Татарстан районнарында моңарчы тиңдәше булмаган зур чара уздырырга ниятли. Район башлыгы Дмитрий Иванов теләктәшлеге һәм ярдәменең әлеге шәһәр ифтарын үткәрүдә роле зур. Чакырылган кунаклар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, Чистай районы мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен һәм башкалар бар.

Чистай мөхтәсибәте аны гала-ифтар дип атый. Чара күңел ачу-агарту программасы белән башлана. Аның барышында традицион ислам, рамазан аеның әһәмияте, ураза тотуның зарурияте турында сөйләргә җыеналар. Җирле хакимият Аделина Минһаҗева, Ильяс Халиков, Радик Биктаһиров, Тимур «Bilal» Шабакаев һәм башка шулай мөселман музыкаль әсәрләрен башкаручыларны чакырган. Тантаналы өлештән соң җәмәгать белән намаз укыла. Аннары кунаклар бәйрәм табыны сыйлары белән нигъмәтләнә. Шундый зур мәҗлескә пешереләсе пылауга бер үгез түшкәсе, 350 кг кишер, 100 кг суган, 300 кг дөге, 100 л көнбагыш мае тотылачак.

Дини-мәдәни бәйрәм лазерлы шоу белән тәмамлана.

Татар-информ

Бәйле