Юка рецепты

Юка – татар халкы табынында еш була торган борынгы ашамлык.

 Кирәк булачак: 1л. сөт, 6-7 йомырка, 1 стакан май, 6-7 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, бераз чүпрә, кирәгенчә он.

Җылы сөткә йомырка, май, шикәр,  тоз, чүпрә кушып, йомшак камыр басалар. Камырны караңгы, җылырак урынга 40 минутка калдыралар.

Камыр әзер булгач, кечкенә кисәкләргә бүлергә һәм тәлинкә зурлыгында җәяргә кирәк.

Юканы пичтә пешерсәң тәмле. Аның өчен,майлаган табага камыр җәелә, камырны чәнечке ярдәмендә бераз тишкәләп алалар һәм өстен майлыйлар. Табаны кызган пичтә кызарганчы пешереп алалар.

Юканы духовкада, плитә дә пешереп була, моның өчен камырны әйләндерергә кирәк булачак.

Юка пешкәч, тастымал белән каплап торырга кирәк.

Әлеге ашамлык аш белән дә, чәй белән дә тәмле була.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Бәйле