Ярый әле, әни, син андый түгел…[булган хәл]

Унсигез тулу белән, руль артына утырдым мин. Әтием: «егет кеше ат җигә белергә тиеш, ә замана егетләренең аты – автомобиль», – дип, права алуымны хуплады. Дөрес, юлда бик игътибарлы булырга кирәк, төрле хәлләр очрый.

Бервакыт машиналар белән шыплап тулган урамнан бара идем, күрәм, юлда бер апа ята. «Бәрдергәннәр!» – дигән уй башымнан яшен тизлегедәй үтеп китте.

Бәлки ярдәм итә алырмын дип, машинамны тиз генә туктатып, янына килсәм, апа лаякыл исерек, аягында басып тора алмаганга ята икән. «ял» итәр өчен бер дә дөрес урын сайламаган үзе. Машиналарның берсе генә дә туктамый, урап булса да, узып китә торалар. Ләкин исерек тә кеше бит. Аны да өендә балалары көтәдер. Олы юл уртасында язмыш кочагына ташлап калдыра алмыйм ич инде, мине алай тәрбияләмәгәннәр. Әбием: «Бер рәхмәт мең бәладән коткара», – дип әйтә иде. Сөйрәп диярлек, ә ул шактый авыр, юл кырыена чыгарып яткырдым үзен. Бертуктаусыз ыңгырашкач, «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырттым.

«Ашыгыч ярдәм» артык озак көттермәде, әмма бу көткән минутлар миңа бер ел сыман тоелды. Оятымнан, кая керергә белмәдем. Безне күргән кешеләр: «Бу егет исерек әнисен саклап утырадыр инде…» – дип кызганып карап үтәләрдер төсле тоелды миңа. Күзләремне дә күтәреп карарга оялдым. Җитмәсә, шул тирәдәге мәктәпне тәмамлаган идем, таныш-белешләрең очраса, хет җир тишегенә кереп югал. Ташлап та китә алмыйм…

«Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче, «Ярый әле, син андый түгел!» – дип, күңелемнән әниемә рәхмәт укыдым. Үземне мондый язмыштан –исерек әнидән саклаган ходаема да рәхмәт әйттем. Әти-әниләрне сайлап алмыйлар. Теге апаны да кызгандым. Аны табиблар кулына тапшыргач, чәчәк кибетенә кереп, әниемә бер бәйләм розалар алып кайттым. Әни башта бик гаҗәп­ләнде. Сөйләп биргәч, күзләре яшьләнде. «Ярый әле, син дә шундый, улым!» – дип, кочагына алды.

Айнур, Казан егете

Шәһри Казан

Бәйле