Каймаклы соуста пешкән тавык ите рецепты

Еш кына өйдәгеләрне тәмле, шул ук вакытта җиңел һәм тиз әзерләнә торган ризык белән сыйлысы килә. Сезгә шундый рецептларның берсен тәкъдим итәбез.

 Шулай итеп, безгә кирәк булачак: тавык ите, сарымсак, каймак, тавык өчен тәмләткечләр, кишер, суган.

 Кишерне вак угычтан чыгартабыз, суганны  вак итеп турыйбыз. Тавык итен вак шакмалап турыйбыз да, майлы табага салып бераз кыздырып алабыз. Бераздан алдан әзерләнгән яшелчәләр, кирәгенчә тоз, борыч, тәмләткечләр кушыла һәм әзер булганчы томалап пешерелә.

Яшь тавык ите булса, әлеге ризык тиз арада әзер булачак. Ахырдан, яшелчә белән ит янына каймак кушабыз һәм яхшылап болгатабыз. Тагын беразга томалап торганнан соң, ризыгыбызны табынга да биреп була.

тавык

Гарнирга бәрәңге, яшелчәләр белән пешерелгән дөге бик тә урынлы булыр.

Дөгене кайнап торган тозлы суга салып пешерәсе. Әзер булгач, дөгене юарга һәм алдан кыздырып куйган суган, шакмаклап туралган кишер янына салырга. Шулай ук дөге янына кукуруз яисә яшел борчак та салып була.

дөге

Ашларыгыз тәмле булсын!

Бәйле