Лаеш районында Татар яшьләре көннәрен рәсми ачу тантанасы булып узды

12 июльдә Лаеш районындагы “Идел” яшьләр үзәгендә Татар яшьләре көннәрен рәсми ачу тантанасы уздырылды. Тантанада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова, “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина һ.б.лар катнашты.

Иң элек чара кунакларын социаль челтәрләрдә шактый популярлык казанган 3 яшьлек Арслан Сибгатуллин сәламләде. Ул Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен сәнгатьле сөйләп шаккаттырды.

Рөстәм Гарифуллин Татарстанга ерак араларны якын итеп килгән делегатларга рәхмәт әйтте. Ул чара кысаларында оештырылган мастер-классларның алар өчен файдага булачагына өмет белдерде. “Бу белемнәрне сеңдереп, кайткач, яңа мәгълүмат белән төбәкләрегездәге башка яшьтәшләрегез белән дә уртаклашыгыз”, – дип киңәш итте. Тантанада Татарстаннан читтә яшәүче иң актив татар яшьләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Миләүшә Шәрәпова билгеләп үткәнчә, Татар яшьләре көннәре 26 ел дәвамында актив татар яшьләренең аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып хезмәт итә. Чараның төп нәтиҗәсе – Россия төбәкләрендә милли юнәлешле проектларның даими гамәлгә ашырылуы.

Ләйсән Сафина сүзләренә караганда, туган телне белмәү – татар яшьләренең иң зур проблемаларыннан берсе. Шуңа аларга телне өйрәтү юнәлешендә дә эш алып барыла. Яшьләр үзләре дә балаларны милли рухта тәрбияләүгә өлеш кертә. Әйтик, соңгы елларда алар тырышлыгы белән төбәкләрдә Татар балалары лидерлары мәктәпләре оештырыла башлаган.

“Татар яшьләре җыр-биюгә, уен-көлкегә, күңел ачуга корылган проектлар белән генә шөгыльләнә дип әйтүчеләр бар. Бу алай түгел. Аларны сәясәт тә, фән һәм мәгариф тә, башка өлкәләр дә кызыксындыра. Чит төбәктәге яшьләр Татарстанга йөз тотып эшли, шуңа алар бездәге сәяси вакыйгаларга бик сизгер”, – дип сөйләде “Идел” яшьләр үзәге директоры.

Чарада Татар яшьләре көннәре әләмен күтәрделәр. Бу хокук “Идел” яшьләр үзәге уздыра торган чараларда актив катнашкан Марий Эл егете Денис Садыйковка бирелде.

Тантана Илгәрәй, Рамил Закиров һәм делегатларның чыгышлары белән үрелеп барды. Чара ахырында кунаклар күмәкләшеп фотога төште, татар халкының милли сые чәк-чәк белән чәй эчте.

Искәртеп үтик: 1990 елдан бирле үткәрелә торган бу җыенда быел Төркиядән, шулай ук Россия төбәкләреннән – Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Коми республикаларыннан, Мәскәү, Әстерхан, Оренбург, Новосибирск, Киров, Самара, Саратов, Свердловск, Төмән, Тула, Иваново, Владимир өлкәләреннән, Пермь, Красноярск крайларыннан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән 150 ләп егет һәм кыз катнашуы көтелә. Милли җанлы яшьләрне берләштерүне күздә тоткан традицион чараны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге оештыра. Максаты – Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен барлау, төбәкләр арасында эшлекле һәм мәдәни багланышларны киңәйтү, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният һәм мәгърифәт өлкәләрендә мәгълүмат алмашу, тәҗрибә уртаклашу.

Иваново шәһәреннән Динара Абдуллованың Татар яшьләре көннәренә беренче мәртәбә килүе. “Бу чарага, иң беренче чиратта, башка татар яшьтәшләрем белән танышып аралашу, башка төбәкләрдә татар милли-мәдәни автономияләренең ничек үсеш алуын белү өчен килдем. Татар яшьләре көннәрендә катнашу үзебездә шундый төр җыеннар, очрашулар үткәрүдә тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә бирә”, – дип сөйләде ул.

Иваново өлкәсеннән 3 кешедән торган делегация килгән. Алар да үзләренең проектларын тәкъдим итәчәк. Көзен өлкәдә яшәүче татарларны җыеп, үзенчәлекле концерт оештыру ниятләнә. Динара сөйләвенчә, Иваново татар яшьләре шәһәрдәге Милләтләр йортында җомга саен очраша. Биредә милли мәдәният, әдәбият белән таныштыруны күздә тоткан чаралар оештырыла. Әйтик, күптән түгел “Кулинар көрәш” үткәрелгән. Ике пар милли ризыкларны әзерләүдә көч сынашкан. Алар халык ашларының 4 төрен пешергән. Кунаклар бу сыйлардан авыз итә алган.

Динарадан аермалы буларак, Пермь егете Рөстәм Галимов Татар яшьләре көннәрендә инде бишенче тапкыр катнаша. Ул Пермь краеның “Чәк-чәк” татар яшьләре иҗтимагый оешмасын җитәкли. Чарага күпләп – 7 кешелек делегация белән килгәннәр. “Татар яшьләре көннәрендә яңа дуслар табу, башка оешмалар белән тәҗрибә уртаклашу, татар дөньясындагы актуаль темалар, яңа юнәлешләр турында мәгълүмат алу, үзебезнең тәҗрибәне күрсәтү өчен катнашам”, – дип билгеләп үтте Рөстәм. Быел язын Пермьдә үзләренең Татар яшьләре көннәрен үткәргәннәр. Бу чарада крайның үзеннән, шулай ук Татарстаннан, Свердловск, Төмән өлкәләреннән 40лап делегат катнашкан.

Аның кысаларында күренекле татар шәхесләре – шагыйрьләре, тарихчылары, археологлары катнашында мастер-класслар оештырылган. Программада мәдәни чаралар, төрле юнәлешләр буенча тренинглар каралган булган. Чара крайның татар милли-мәдәни автономиясе, Пермь крае мөселманнарының Диния нәзарәте һәм “Идел” яшьләр үзәге ярдәме белән үткәрелгән.

Рөстәм Галимов Татарстаннан читтә яшәүче татар яшьләренең төп проблемасы дип аларга туган телләрен, мәдәниятләрен өйрәнүгә мөмкинлекләр булмауны атады.

“Мин Пермь шәһәрендә туып үстем. Рус мәктәбендә белем алдым, тулысынча рус мохитендә формалаштым. Татар дөньясы белән 5 ел элек – Татар яшьләре көннәрендә катнашканнан соң, таныша башладым. Хәзер исә татар яшьләрен берләштергән оешма туган телне, милли мәдәниятне өйрәнү мәйданчыгы булып хезмәт итә», — дип билгеләп үтте ул.

Татар-информ

Бәйле