«Питрау — 2016»: баш батыр кем булды, кәҗә белән кемне бүләкләгәннәр, Париж кунакларына бәйрәм ошаганмы? [фотолар]

16 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында керәшен халкы республика күләмендә «Питрау» фестивале узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Питрау» бәйрәме театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Быел ул унҗиденче тапкыр үткәрелә. Чарада иң элек керәшен фольклор ансамбльләре парады узды. Мәйдан эчен әйләнгәннән соң алар милли биюле-җырлы композиция башкарды. Шуннан соң «Бермәнчек» фольклор ансамбле чыгыш ясады. Мәйданга милли ризакларның берсе — күзикмәк тә чыгарылды. Аңа багышланган махсус җыр да ишетергә мөмкин иде.

Соңрак тамашачылар каршысына «Керәшен чибәре» конкурсында катнашучы кызлар чыкты. «Питрау» байрагы күтәрелгәннән соң, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов кунакларны сәламләде. «Питрау» фестивале ел саен ямьле бизәкләр белән тулылана, керәшеннәрнең төрле этник тәркемнәрен барлый, дуслык, туганлык җөпләрен ныгыта. Бүген бу алан керәшен мәдәниятен танып белү мәйданына әйләнде», диде ул һәм бәйрәмгә җыелган халыкка сәламәтлек, күтәренке кәеф теләде.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен, ризыкларын саклауларын билгеләп үтте. «Сезнең белән бергә «Питрау» бәйрәмен көтеп торабыз. Безнең ил бик зур, күп милләтле, шул ук вакытта без барыбыз да төрле, һәм бу безнең көчебез. Совет заманында «Питрау» ны уздырырга рөхсәт юк иде, шулай да төнлә «Питрау» Сабан туен үткәрә идек. Бүген бу бәйрәмне республика күләмендә үткәрәбез һәм уздырырга ярдәм итәбез. Дөрес тә, без бу бәйрәмнән баерак кына булабыз. Əлеге бәйрәм киләчәктә дә барысын да бирегә тартып торсын иде», диде республика җитәкчесе һәм керәшен халкының күренекле вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Биредә  спорт ярышлары, милли уеннар, «Керәшен чибәре-2016″ны билгеләү, керәшен халкы гореф-гадәтләрен күрсәтүче күңел ачулар, милли ризыклардан авыз итү һ.б. оештырылды.

Керәшен халкы Җөридә таң атканчы бәйрәм итте. «Питрау» таң беленгәндә генә матур салют белән тәмамланды.

Хокук саклау органнары вәкилләре  сәгать 20.00 гә бәйрәмдә инде 10 мең кеше булырга өлгергәнлеге хакында әйтте.

Әлбәттә, күп кешенең игътибарын җәлеп иткән тамаша – ул көрәш иде. Былел баш батыр булып Сергей Павлик танылды.  Баш батырны 125 килограммлы тәкә һәм җиңел машина белән бүләкләделәр.

Хатын кызлар арасында баш батыр — Екатерина Усова дип танылды. Питрауның иң көлче хатын-кызына кәҗә бүләк иттеләр.

Керәшен мәдәнияте фестиваленә кунаклар Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан гына түгел, хәтта Париждан да килгән иде. Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк районындагы Париж авылы керәшеннәре биредә үз җирлекләрендәге керәшен өен тәкъдим итте.

Париж авылы музее мөдире Людмила Арапова Парижда 2 меңләп керәшен яшәгәнлеген әйтте. Ногайбәк районында исә 9 меңгә якын керәшен булуы мәгълүм. «Без гореф-гадәтләребезне саклап калырга тырышабыз. Үзебезнең «Чишмәлек» фольклор коллективыбыз бар. Яшьләргә килгәндә, алар күпчелек русча сөйләшә, телне белми. Əмма аларда йолаларга карата, телгә карата кызыксыну бар. Фольклор ансамбле дә яшь артистлар белән тулыланып тора»,  диде Людмила Агапова.

«Татарстан керәшеннәреннәр Париждагылар сөйләмдәге үзенчәлекләр белән генә аерыла. Йолаларга һәм бәйрәмнәргә килгәндә, алар — уртак. Бездә дә сабан туен уздыралар, Тройсынны билгеләп үтәләр», дип аңлатты Людмила Агапова.

Татар-информ

Бәйле