Нигә Пелагея «Голос» проектында жюри булудан баш тарткан?

16 июньдә җырчы Пелагея һәм хоккеист Иван Телегинның туйлары булып узган иде. Туй яшерен булу сәбәпле, әлеге вакыйга турында бары бер атнадан соң гына билгеле булды. Пелагея белән Иван Кутузов загсында язылышканнар, ә туй мәҗлесе ресторанда узган. Яшьләрне котларга  туганнар һәм иң якын дуслар килгән.

 Күптән тугел, Пелагеяга Голос проектында янә катнашырга тәкъдим иткәннәр. Әмма җырчы баш тарткан. Баксаң, Пелагея бәби көтә икән, шуңа да күбрәк вакытын гаиләсенә багышларга уйлый.

“Голос” проекты продюсерлары Пелагея урынына кемне чакырырлар — әлегә билгесез. Башка жюрилар арасында Дима Билан, Леонид Агутин, Григорий Лепс булырга мөмкин.

14 июльдә Пелагея туган көнен дә билгеләп үткән. Җырчыга 30 яшь тулган.

 

Мәгълүмат Life.ru. сайтыннан алынды

Бәйле