Балыклы салат рецепты

Балык салаты

Кирәк булачак:1 банка майлы яки үз согындагы балык консервага: каты итеп пешерелгән 3 йомырка, 2 уртача зурлыктагы суган, 1 алма, 100 г каты сыр, 100 г майонез, петрушка.

Консерваны ачып, балыкларны чәнечке белән ваклыйбыз. Йомырканы чистартып, агын сарысыннан аерып, агын да, сарысын да аерым ваклыйбыз. Суганны чистартып, юка боҗралар итеп турыйбыз. Юалган алманы һәм каты сырны вак угыч аша уабыз. Салат савытына кат-кат итеп, һәр катка майонез ягып болай салабыз. Беренче кат — вакланган балык, икенче кат — суган, аннан соң алма, йомырка агы, сыр һәм ахырда — вакланган йомырка сарысы. Салатны артып калган йомырка сарысы һәм петрушка белән бизибез.

Бәйле