Кишер бәлеше рецепты

Кишер бәлеше рецепты безгә Бразилиядән килеп кергән, чөнки ул якларда  әлеге бәлеш бик популяр. Чыннан да, рецептның авырлыгы юк, ә бәлештә кишер тәме сизелми, күбрәк ананас, персик тәмен хәтерләтә. 

Кирәк булачак: 250 г чи кишер, 250-300 г он, 200 г шикәр комы, 1 пачка ванилин, 4 йомырка, 180 мл көнбагыш мае, аш серкәсе белән сүндерелгән ярты бал кашыгы сода.

Эш тәртибе:
Кишерне угычның иң кечкенә тишекле ягыннан чыгарырга. Йомырканы шикәр комы белән яхшылап болгатырга, алар янына кишер, көнбагыш мае, аш серкәсе белән сүндерелгән соданы өстәргә. Катнашмага әкрен генә болгата-болгата онны өстәргә. Килеп чыккан катнашма куе каймакны хәтерләтергә тиеш.

Табаны майларга һәм камырыбызны салырга. Бәлешне 40 минутка духовкага куярга. Әзер бәлешнең өстенә эретелгән шоколад, шикәр пудрасы да салырга була.

Тәмле булсын!

Бәйле