Тавык итеннән коймаклар

Кирәк булачак:

Тавык ите,  2 йомырка, 70 мл майонез,  1/3 ст он, 100 г угычтан чыгартылган сыр, укроп, тоз, борыч, сыек май.

Пешерү тәртибе:

Тавык итен вак итеп турыйбыз. 

Камыр басабыз: барлык ингредиентларны кушып, яхшылап бутыйбаз. Ахырдан тавык итен салабыз һәм тагын бер кат бутап алабыз.  Камыр әзер булгач, пакетка салып 2 сәгатькә суыткычка куябыз.

 Вакыт узгач, кызган майлы табада итле коймакларыбызны ике яктан да 3-4 минут кыздырып алабыз.

Бәйле