Эремчекле-йогуртлы десерт рецепты

Эремчекле-йогуртлы десерт

 Кирәк булачак: 300 г йогурт, 500 г майсыз эремчек, 30 г желатин, төрле җиләк-җимешләр, стевия (яисә шикәр комы). 

  1. Эремчек белән стевияны кушып, яхшылап болгатырга.
  2. Җиләк җимешләрне юып, формага (табага) тезәргә.
  3. Желатинны әзерләп куярга.
  4. Эремчекле массага йогурт кушарга һәм болгатырга.
  5. Әкрен генә желатинны эремчекле-йогуртлы массага кушарга.
  6. Җиләк җимешләр өстенә килеп чыккан массаны салырга.
  7. Десертны 1-2 сәгатькә холодильникка куеп торырга.

 

Бәйле