Казаннан Челәбегә баручы автобус йөк машинасы белән бәрелешә [фото]

Казаннан Челәбегә баручы автобус авыр йөк машинасы белән бәрелешкән.

 Юл һәлакәте бүген, 5 августта, иртәнге сәгать 9да Самара-Уфа-Челәбе юлының 1545 кмда була.

Һәлакәт вакытында автобус салонында 38 кеше булган дип хәбәр ителә. Беренчел мәгълүматларга караганда,  DAF  автобусы каршы юлга чыгып, авыр йөк машинасы белән бәрелешкән.

Автобус йөртүчесенә зыян килгән. Хәзерге вакытта Һәлакәт урынында полиция хезмәткәрләре эшли, тикшерү эшләре алып барыла.

автобус

Бәйле