Баклажанлы рулет рецепты

Кирәк булачак: 800 г баклажан, 200 г помидор, 100 г укроп, 1 йомырка, чеснок, тоз, сыр,  көнбагыш мае.

 Пешерү тәртибе:

Баклажаннарны юарга,  чистартырга һәм 0,5-2 см итеп буйга кисәргә. Баклажан кисәкләрен тозлы суга салып ярты сәгатькә калдырырга.

Помидорларны юка телемләп кисәргә, укропны вакларга.

Чеснокны ваклап кисәргә, сырны угычтан чыгарырга. Укроп янына сыр,чеснок кушып яхшылап болгатырга. Эчлек әзер.

Йомырканы чәнечке ярдәмендә яхшылап болгатырга.

Баклажаннарны сөлгегә куеп киптереп алырга һәм йомыркага манырга. Шуннан соң, майлы табада ике яктан кыздырырга.

Әзер баклажан кисәгенә бер телем помидор, бер бал кашыгы эчлек салып рулет итеп төрергә.

Әзер рулетларны бераз суыткычка куеп алырга.

Ашларыгыыз тәмле булсын!

Бәйле