Баклажанлы салат рецепты

Баклажанлы салат

Кирәк булачак:

шакмаклап туралган 3 кг баклажан,

озынча итеп туралган ½ кг болгар борычы,

угыч аша чыгартылган ½ кг кишер,

ваклап туралган 2 башлы суган,

изелгән сарымсак,

1 бал кашыгы кара борыч,

1 бал кашыгы тоз,

1 бал кашыгы паприка,

4 аш кашыгы шикәр комы,

100-150 г уксус,

100-150 көнбагыш мае.

Әзерләү тәртибе:

2 литр суга тоз салып кайнатып чыгарырга.

Суга баклажаннарны салып, 5 минут кайнатырга. Соңыннан, дуршлагка салып, сыркытырга.

Зур савытка барлык ингредиентларны салып болгатырга, суынган баклажаннарны да кушарга. Салатны бер тәүлеккә суыткычка куеп торырга.

Икенче көнгә тәмле салат әзер!

 

Бәйле