Иң тәмле коймак рецепты

Камыр өчен: 400 мл сөт, 100 мл су, 1 йомырка, 2 ст он, 2 бал кашыгы шикәр комы, тоз, сода.

Эчлек өчен: 100-150 г шикәр комы, 20-30 г эретелгән май.

Су белән сөтне кушарга, катнашмага шикәр комы, тоз, сода өстәргә. Барысын да яхшылап болгатырга һәм он сала-сала сыеграк камыр басарга. Камырны 30 минутка кадырып торырга.

Коймакларны майланган табада ике яктан да кызарганчы пешерергә. Әзер булган коймакны тәлинкәгә салгач, май белән майларга һәм шикәр комы сибәргә. Соңыннан, өчпочмаклап төреп куярга.

Коймакларны җылы килеш каймак белән табынга бирәләр.

Бәйле