Татарстанда Алла Пугачеваның никахсыз «туган» малае табыла

Заманында татар дискотекалары йолдызы булган җырчы Исхак Хан югалды. ”Исәнме икән ул?” дигән сораулар да таралып алды социаль челтәрләрдә. Заманында Исхак Хан турында журналист Данил Сәфәров: “Бар яхшы җырчылар, бар начар җырчылар һәм бар Исхак Хан” дигән иде. Мин 2009нче елда соңгы тапкыр аның белән күрешкән идем.  Ул Мәскәүгә китеп барды. ”Исхак Хан Казанда” дигәнне ишетү белән, аның белән элемтәгә кердем.
8c3f4c5ee51f9372e5827961dbc2f052_l-1
— Чын исемеңне язсам ярыймы?
— Юк, язма инде.Сер булып калсын.Исхак-хан икән-шулай булып калсын инде.

— Ярый, кайларда йөрдең син?
— 2009 елдан Мәскәүдә эшләдем.

— Нинди өлкәдә?
— Һаман шул шоу-бизнеста инде. Җырладым, чыгышлар ясадым.

— Син киткәндә Мәскәү продюсерлары чакыра дигән идең.
— Чакырдылар… Бари Алибасов миңа силикон күкрәкләр тагып “Екатерина беренче һәм фавориткалар” дигән төркем ясарга тәкъдим итте. ”Мин егет кеше Бари Каримович”, —  дидем мин. Витасның продюсеры Сергей Пудовкин 49 елга контракт төзергә теләде — коллыкка эләгәсем килмәде. ”Союз=Продакшн” студиясе эшләргә тәкъдим ясады. Беркем белән дә бәйләнмәдем.

— Син бит әле безнең Исхак-хан булудан тыш Иван Пугачев та. Алла Пугачеваның никахсыз «туган» малае…
— Әйе, андый проект та булды. Иван Пугачев исеме астында берничә русча диск та чыгардым. НТВ каналы зур тапшыру ясады бу турыда.

— Синең “Әни мин табылдым” дигән дискың чыккач, Алла Пугачева Казанга килгән чакта, аның янына барганыңны ишеткән булды.
— Әйе, ул Казан циркында чыгыш ясагач, “Мираж»  кунакханәсенә килде. Фойеда мин чыктам да: ”Әни,мин табылдым”, — дип алдына барып тезләндем.. .Шундый русча җырым да бар иде бит:
“Я все прощу, я все забуду мама,
Кристину ты в достатке воспитала…»
дигән сүзләр белән…

— Ул ни диде?
— Әй,анысын әйтеп тормыйм инде… Пугачева белән телефоннан да шактый аралаштым мин. Мәскәүдә чакта, аның ул вакытта эшләгән “Алла” радиосына җырларымны да биреп әйләндердем. Ул Мәскәүдә яши торган йорт янына барып, гитарада уйнап, күп серенадалар да җырладым.

— Син — Казан малае. Татар сәхнәсе белән мавыгуың ничек башланды?
— Заманында, мин сәхнәгә Владимир Кузьмин җырларын тыңлагач кына килдем. Тора бара: ”Ә нишләп бездә, татарда, заманча җырлар юк” дип үзем иҗат итә, җырлый башладым.

— Владимир Кузьмин белән аралашкалап та тордың бугай син?
— Әйе.Очраша идек.Мин үземне Пугачева белән аның улы дигәч ул үпкәләде.

— Барлыгы ничә җырың бар?
— Йөздән артык инде. Дистәдән артык компакт-диск кына чыгардым. Хәзер менә “Аксу” студиясендә барлык җырларымны бергә туплап чыгарырга ниятләп йөрим. Берәр ай эчендә чыгар дип торабыз.

— Заманындагы нинди хитларың бүген дә яңгырый?
— “Сау бул”, “Сине яратам” ,”Казачок” … күп инде алар. ”Казачок”ка элек мәктәпләрдә дә, корпаративларда да котырып биииләр иде. ”Татар эстрадасына керткән өлеше өчен” ,”Тамашачы мәхәббәте” кебек дипломнарым да шул елларда алынган.

— Махсус музыкаль белемең бармы синең?
— Әлбәттә. Җырлый башлаганчы мин музыка мәктәбенә барып кердем. 18 яшемдә чакта, 12-13 яшлек балалар белән парта артына утырып, музыка нигезләренә төшендем. Аннан гитара буенча музыка көллиятендә, мәдәният һәм сәнгать институтында укыдым.

— Син җырларны гел үзең яздың, хәзер дә иҗат итәсеңме?
— Заманында көйләрен дә, сүзләрен дә үзем яза идем. Кайбер җырларым Гөлүсә Әхмәтҗанова сүзләренә язылды. Бүген яңадан иҗат итә башладым.

— Казанга озакка кайттыңмы?
— Озакка. Җиң сызганып эшләргә дип. Монда продюсерлык итү бик аксый. Бер кыз белән яңа проект өстендә эшли башлыйм. Татарда тагын бер “бомба” ясыйсым килә.

— Бүгенге татар эстрадасы турында ни әйтер идең..
— Дәшмим…

— Бүген җырларыңны интернеттан тыш кайдан тыңларга була?
— “Татар радиосы”нда берничә җыр  әйләнә.

— Димәк озакламый без сәхнәдә яңадан Исхак Ханны көтәбез:
— Әйе.Көтегез.

 

 

Илфак Шиһапов

Шәһри Казан

Бәйле