Аяксыз, кулсыз туган һәм бар дөньяга танылган Ник Вуйчич Казанлыларны рухландырырга килә

Австралиянең аяксыз, кулсыз туган һәм бөтен дөньяга танылган ораторы, меценат, язучы һәм җырчы Ник Вуйчич, 19 ноябрьдә Казанда чыгыш ясаячак. Ник Вуйчичның «Чикләр белмәгән тормыш» программасы белән чыгышы Казанның «Татнефть-арена» боз сараенда үтәчәк.

Ник Вуйчич дөньяга аяк-кулларсыз туган, хәтта аның якыннары да еллар үтү белән аның тере легендага әйләнеп, үз мисалында миллионлаган кешеләрне рухландырыр дип башларына да китермәгәндер.

Бүгенге көндә Ник Вуйчич – иң танылган мотивацияле оратор, инвалидларга ярдәм күрсәтү максатыннан төзелгән «Аяк-кулларсыз тормыш» коммерцияле булмаган оешма директоры, «Чикләр белмәгән тормыш», «Тыелгысыз» һәм «Көчле бул» бестселлерлары авторы. Ул ике югары белем алган, компьютерда минутына 43 сүз язу тизлеге белән язарга өйрәнгән, серфинг белән шөгыльләнә, гольфта уйный, балык тоту белән мавыга, йөзә һәм хәтта трамплиннан су астына сикерә. Тагын әле Ник Вуйчич – яраткан ир һәм бәхетле әти. Ул тулы канлы тормыш белән генә яшәп калмый, башка кешеләргә дә ышаныч, өмет һәм мәхәббәт табарга булыша.

Ул елына 250ләп лекция белән чыгыш ясый. 55 илдә булган, 13 президент белән очрашкан, иң мөһим сүзләрне сигез парламент трибунасыннан җиткергән, бүгенге көндә аның аудиториясендә 8 млн нан артык кеше исәпләнә. Ул хәтта аяксыз-кулсыз килеш бер сәгать эчендә 1749 кешене кочаклап, дөнья рекордын куйган. Ник бу дөньяда кешегә булышудан да яхшырак нәрсә юк дип саный. Ул егылгач торырга көч юк сыман тоелганда да уңышсызлыкның соңгы чик түгеллегенә ныклап ышана.

Россиягә соңгы сәфәрен Ник тормышының иң уңышлы көннәре дип саный. Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта аның белән очрашырга 20 меңләп тамашачы килгән, ә укучылар белән очрашуда тагын 5 меңләп. Ник бик күп интервьюлар биргән, 11 апрельдә  Андрей Малаховның «Сегодня вечером» программасында катнашкан һәм ул тапшыру иң рейтинглы эфир чыгышы булган.

 

Татар-информ

Бәйле