Элмира Кәлимуллина Ютэйр һава ширкәтенә ачулы, алар белән көтелмәгән хәл була [видео]

Татарстанның атказанган артисты Элмира Кәлимуллина Инстаграмда видео аркылы Ютэйр һава ширкәтенә булган канәгатьсезлеген белдерә.   

http://www.instagram.com/p/BNEiHX3BL4G/

«Голос» проектының финалисты үзенең хезмәттәшләре белән Кувейт вәкиллегендә оештыралачак концертка дип, Казан-Мәскәү арасын шушы һава ширкәте очкычы белән очарга ниятли. Тик Ютейр һава ширкәте вәкиле Генадий Торговцев җырчыларга үзләре белән музыка уен коралларын алырга рөхсәт итми. Аннан тыш, уен коралларын аерым багаж бүлегенә дә куярга ризалык бирми. Аларны бары тик сүтеп кенә чемоданга урнаштырырга куша.

Элмира Инстаграмда һава аланыннан төшергән видеога сүтеп чемоданга тыгылган гитарасын күрсәтә. Ул бик аяныч хәләттә. Гитара ватылган, кыллары чыгып тора. Җырчы аптырап диярлек, булачак концертның мөһим уен коралларыннан башка ничек үтәчәгенә баш вата, кайгыра.

Tatar Today

Бәйле