«Яңа ел кичәсе» салаты рецепты

Кирәк булачак:

5-6 бәрәңге, 8 йомырка, тавык ите, 1 суган, 0,5 стакан әстерхан чикләвеге, 1 гранат, 1 чөгендер, 1 кишер яисә консерваланган кукуруз, майонез, уксус, тоз, петрушка-укроп.

Әзерләү тәртибе: 

Пешкән бәрәңгене кабыгыннан чистартабыз һәм угыч аша чыгартабыз. Бәрәңгене пленка өстенә шакмаклап җәябез, майонез сылыйбыз.

Пешкән тавык итен вак итеп турап, бәрәңге өстенә җәябез һәм майонез белән сылыйбыз.

3 катка уксуста маринадланган суган, вак угычтан чыгартылган йомырка салына. Шулай ук майонез белән сылана.

4 кат: вакланган чикләвек, майонез, гранат.

Пленка ярдәмендә рулет төрәбез һәм 1 сәгатькә суыткычка алып куябыз.

Пленканы алгач, рулетны майонез белән сылап чыгабыз.

Калган йомыркаларның агы белән сарысын аерырга. Йомырка агының бер өлешен чөгендер ярдәмендә буярга.  Кукуруз, укроп-перушка белән салатны бизәргә.

 

 

Бәйле