Кефирдан бик тәмле коймаклар

Кирәк булачак: 

1 стакан кефир, 150 г он, 1 йомырка, 1/3 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1/3 бал кашыгы сода, 0,5 стакан кайнар су.

Пешерү тәртибе:

Кефир, он, йомырка, тоз, шикәр комын бергә кушып камыр басарга.

Кайнар суга сода салып,  тиз генә яхшылап болгатырга һәм камырга өстәргә.

Камырга көнбагыш мае салып тагын бер кат болгатабыз һәм майланган табада коймаклар пешерәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Бәйле