- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Чаллыда 27 яшьлек ир-ат Яңа ел алдыннан өен бизәр өчен сәүдә йортыннан гирлянда урлаган. Аның сәүдә үзәгеннән ерак яшәмәгәнлеге ачыкланган. //ProKazan.ru//
Ир-ат эшләгән җинаятендә гаебен таныган һәм бизәп өлгергән чыршысыннан гирлянданы салдырып алып, кире кайтарган. Ә урлаган 4 бизәү тасмасын, кирәге чыкмаганы өчен ыргыткан.
Ир-ат инде өч тапкыр хөкем ителгән булган. Чыршы бизәге урлау очрагында аңа карата 158 маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атны җәза рәвешендә 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.