Тавык һәм пекин кәбестәсеннән салат рецепты

Кирәк булачак:

300 г тавык ите, 300 г помидор, 150 г сыр, 400 г пекин кәбестәсе, тоз, борыч, лимон суы, каймак

Ясау тәртибе:

Тавык итен пешереп суытырга. Бик вак булмаган кисәкләргә турарга.

Помидорны ярымтүгәрәк итеп турарга.

Кәбестәне турап, лимон суы белән сиптертеп алырга.

Сырны вак угычтан чыгартырга.

Салатны катлам-катлам ясыйбыз: кәбестә, помидор, тавык. Тоз,борыч сибеп каймак белән майларга. Өстенә сыр сибәргә. Шул-ук тәртиптә тагын берничә катлам ясарга мөмкин.

Бәйле