ИлГәрәй Гүзәл Уразовалардан калышмаска тырыша, Ютюбка кызы белән challenge’лар төшерә башлаган

Хәзер артистлар илһамланып challenge’лар эшләргә ярата. Менә ИлГәрәй дә кызы белән шундый берне тамашачыларына тәкъдим итә. Ул аны кызы Адилә белән төшергән. //Tatar Today//

Алар махсус Әтәч елына әтәч белән уен уйлап тапкан. Кагыйдәләр җиңел: уенчык әтәчнең каурыйларын тартып алганда, йомырка кемгә күбрәк төшә, шул җиңелә икән.

Уен бик матур һәм күңелле алып барыла. Шулай каурыйларны берәм-берәм чыгара торгач, Адилә җиңүче булып танылды.

Икенче уен «Jenga» дип атала. Монсы Адилә өчен таныш уен. Ник дигәндә, ул аны абыйлары Гадел һәм Камил белән инде уйнап караган. Уенда башта манара төзисең, аннан агач шакмакларны берәм-берәм тартып аласың.

ИлГәрәй ахырдан шушы уеннарның балаларда сабырлыкны, зиһенне, акылны арттыруын ассызыклап үтә.

 

Бәйле