Виноградлы салат рецепты

Кирәк булачак:

тавык ите, сыр, йомырка, кишер, майонез, виноград.

Ясау тәртибе:

Салат катлам-катлам ясала, һәр катлам саен майонез сылана:

вак итеп туралган тавык ите, угычтан чыгартылган сыр, угычтан чыгартылган йомырка, угыч аша чыккан кишер,  тавык ите, сыр, йомырка.

Салатны урталайга киселгәни виноградлар белән бизибез, өстенә вакланган чикләвек тә сибәргә мөмкин.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

 

Бәйле