Кирәк булачак:
500 г он, 20 г чүпрә, 2 ст сөт, 2 йомырка, 1 пач ванилинлы шикәр комы, 2 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 бал кашыгы тоз, 2 аш кашыгы көнбагыш мае.
Пешерү тәртибе:
Җылымса сөткә чүпрә, шикәр комы, 1 ст. он салып ярты сәгатькә калдырып торабыз. Йомыркаларны яхшылап болгатабыз, һәм калган ингредиентлар белән камырга салабыз. Камырны кабат ярты сәгатькә калдырып торабыз.
Коймакларны кызган, майлы таба пешереп алырга.