Кәбестәле һәм тавыклы салат рецепты

Кирәк булачак:

500 г пешкән тавык ите, 400 г кәбестә, 0,5 стакан уылган сыр, киптерелгән ипи, тоз, майонез яки каймак.

Ясау тәртибе: 

Кәбестәне вак итеп турарга, тоз сибәргә һәм берничә минутка калдырып торырга. Кәбестәне яхшылап уарга.

Пешкән тавыкны суытырга, турарга.

Кәбестә, сыр, тавык итен майонез яки каймак салып бутарга.

Салатны шакмаклап туралган кипкән ипи белән бизәргә.

Ашларыгыз тәмле булсын!!!

Бәйле