«Бунито» салаты рецепты

Кирәк булачак:

250г тавык ите, 3-4 йомырка, 125г корейча ясалган кишер, 100г сыр, майонез, тоз, петрушка-укроп.

Ясау тәртибе: 

Тавык итен тозлы суда пешерәбез, вак итеп турыйбыз — бу салатның беренче катламы.

Икенче катлам итеп кишер салына. Майонез белән сыларга.

Сырны вак угыч аша үткәреп, шулай ук бер катлам итеп салабыз.

Пешкән йомыркаларның сарысын агыннан аерабыз. 

Дүртенче катлам итеп угычтан чыгартылган йомырканың агы салына. Майонез сылыйбыз.

Ахырдан йомырканың сарысын сибәбез.

Теләсәгез, салатны укроп, петрушка белән бизәргә була.

 

Бәйле