Озак көтелгән бала әнисе белән йоклап дөньядан китә

Англиядә ана баласын кулына алган һәм үзе йоклап киткән.// Dаily Mail //

4 сәгать йоклаганнан соң уянып китсә, янында бите белән йөзтүбән яткан баласын күрә. Бала суламый. Ашыгыч ярдәм медиклары аның тын юллары кысылуы нәтиҗәсендә үлгәнен хәбәр итә.
Гаиләдә озак еллар көтелгән баланың гомере шулай кинәт өзелүе аяныч. Шуңа күрә белгечләр яшь баланы каты матраслы махсус балалар кроватендә йоклатырга киңәш итә. Анда мендәр, юрганнар булырга тиеш түгел.

Бәйле