«Башта Гүзәлгә табиблар: “Карыныңда балаң үсеш алмый”, дигән тетрәндергеч хәбәр җиткерә…»

Язмыш ара-тирә һәрберебезгә сынаулар җибәреп тора. Берәүләрне кечкенә генә кыенлыклар да аяктан ега. Икенчеләр исә, кеше күтәрә алмас кебек тоелган авырлыклардан да сыгылмый. Гүзәл Әхмәтшина да җиңел генә бирешә торганнардан түгел. Соңгы берничә айда аның һәр көне яшәү өчен көрәштә уза. //Интертат.ру//

Әле күптән түгел Гүзәл тулыканлы бәхетле тормыш иткән. Кукмара туып-үскән кыз мәктәпне тәмамлагач, укырга Казанга килә. Һәм биредә төпләнеп тә кала. Кыз күңеленә ятышлы эш урыны таба – Татфондбанкка менеджер булып урнаша. Ниһаять, гомерлек ярымны таптым дип, кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән балалар турында хыялланалар. Теләк-омтылышлары менә-менә тормышка ашар кебек тә тоела. Әмма бер уйламаганда, һич көтмәгәндә аның зур саклык, җылылык белән кирпечләп-кирпечләп еллар буе төзелгән кечкенә генә дөньясы чәлперәмә килә…

Башта, тиздән Әни булам дип, шатлык диңгезендә йөзгән Гүзәлгә табиблар “Карыныңда балаң үсеш алмый”, дигән тетрәндергеч хәбәр җиткерә. Бу мизгелдә нарасые белән бергә аның да йөрәге тибүдән туктый кебек. Аягы астыннан җир убылгандай тоела. Шулай да Гүзәл бирешми, күңелендәге ярасына ямау салып, бар көчен җыя да, алга таба атларга, тормышын дәвам итәргә мөмкинлек таба.

Әмма әлеге югалтудан соң, гомерлеккә дип кабызылган гаилә учагы да сүрелә башлый. Әле күптән түгел генә иң якын булган кешесе – ире белән тәмам читләшәләр. Нәтиҗәдә, аерылышу Гүзәл Әхмәтшинаның өлешенә тигән тагын бер авыр сынау була. Кызганычка, соңгысы түгел. Иң тетрәндергече әле алда икән.

Берүзе калган Гүзәл өзгәләнгән йөрәгенә бердәнбер дәваны эшендә күрә. Кыз башы белән эшкә чума. Ә берничә айдан ул эш урынында ук үзен начар хис итеп, түзә алмаслык эч авыртуы белән хастаханәгә алып кителә. Уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәсендә, табиблар су тулган шеш (киста) ачыклый. Берничә көннән операция ясарга карар кылалар. Операция вакытында исә чирнең җитдирәк булуына шик туа. Анализларын гистологиягә җибәрәләр. Әмма ни сәбәпледер, нәтиҗәләрне Гүзәлгә бары бер айдан гына җиткерәләр.

— Табиблар гамьсезлеге, хатасы дип атыйммы инде моны. Әмма вакыт сәгатьләр белән исәпләнгән мәлдә, безгә анализлар нәтиҗәсен бер ай көтәргә туры килде. Ул очракта да әле үзебез бер ишектән икенче ишеккә йөри, таләп итә торгач кына. Күрәсең, анализлар берничә атна дәвамында каядыр югалып яткан. Әмма әлегә кемнәндер гаеп эзләргә, моның кем хатасы булуын ачыкларга вакытыбыз юк. Бүген безнең бөтен көчебез Гүзәлнең гомерен саклап калуга сарыф ителә. Анализ нәтиҗәләре тетрәндергеч хәбәр китерде бит. Аяз күктә яшьнәгән яшендәй булды бу – уйламаганда, өченче стадиядәге аналык яман шеше диагнозы куелды, — дип сөйли Гүзәл Әхмәтшинаның апасы Әлмирә Сираҗетдинова.

Яман шеш бик мәкерле чир. Башлангыч стадиядә (I яки II стадия) ачыкланган бу авыру белгечләр тарафыннан уңышлы гына дәвалана. Әмма рак күзәнәкләрен үсеш ала башлаган чорда ачыклау гына бик кыен. Чир үзен берничек тә сиздерми. Гүзәл дә сәламәтлегенә бер зарланмаган. Эш урынында да ярты ел саен тикшеренү узып торганнар. Ә котычкыч диагноз инде чир кискенләшкәч кенә куелган.

Шуннан хастаханә юлларын таптау башланган. Казанда Гүзәл ике курс химиотерапия узган. Әмма моның нәтиҗәсе булмаган. Кызның хәле кискенләшә генә барган. Белгечләр кызның гомерен саклап калуга өмет юк дип читләтеп әйтә башлаган. Гүзәлнең туганнары гына моңа ышанасы килмәгән. Аның әнисе, апасы бер-бер артлы төрле табиб ишекләрен шакырга тотынган. Мәскәүгә кадәр барып җиткәннәр. Һәм эзли торгач тапканнар бит! Күп еллар Америкада эшләгән белгеч нәкъ менә Гүзәлнеке кебек чирне дәвалауда махсуслашкан, бу юнәлештә зур тәҗрибә туплаган. Табиб кызны коткарырга алынган.

Гүзәлгә шешне һәм метастазаларны алдыру буенча операция ясалган. Инде Казандагы ике курстан тыш, Мәскәүдә тагын ике химиотерапия курсы кичелгән. Бу көннәрдә тагын бер бик мөһим этап узылган – Гүзәлгә тагын бер операция ясалган. Сынаулар моның белән генә тәмамланмый, кызганычка. Кызны яңадан өч химиотерапия курсы көтә.  

Әлбәттә, боларның берсе дә бушлай түгел. Боларның барысына 2 391 119 сум акча түләнергә тиеш диписәпләп чыгарылган. Гаилә бөтен булган акчаларын инде беренче операция вакытында ук сарыф иткән. Хәтта кредитларга керергә мәҗбүр булган. Бу вакытта алар бөтен мөмкин чараларны эшкә җигеп, акчалар туплауга керешкән. Социаль челтәрләр аша игелекле кешеләргә мөрәҗәгатьләр юллаган. Акчаларның шактый гына өлеше – 1 931 898 сум киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр ярдәме белән тупланган да. Гүзәл Әхмәтшинаның әнисе һәм апасы ярдәм кулы сузган һәркемгә зур рәхмәтләр укый.
Гүзәл дә кулларын төшерми, яшәү өчен һәр көн көрәшә, савыгуына зур ышаныч баглый. Аңа бит әле нибары 30 гына яшь. Яшисе дә яшисе бит әле…

— Гүзәл — ул көрәшче. Бу котычкыч диагноз куелганнан бирле ул үз-үзен нык тота. Газапларын күрсәтмәскә тырыша, бер зар сүзе ишетмәссең аннан. Мин аның бер тапкыр гына үксеп-үксеп елаганын күрдем. Шуннан бирле аның күзләреннән бер яшь тамчысы тамганы юк. Никадәр генә авыр булса да, елмаерга тырыша. Бүген дә ул оптимизм тулы. Ул ахырга кадәр көрәшергә әзер, — дип сөйли Гүзәлнең апасы.

Хәзерге вакытта Гүзәл Әхмәтшинага билгеләнгән дәвалану өчен түләргә 459 220 сум җитми. Гүзәлнең гомерен саклап калу һәрберебезнең кулында. Тамчы тамганнан күл җыела, диләр бит. Гаилә һәр ярдәмгә рәхмәтле.

Гүзәлне дәваларга акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр аны түбәндәге реквизитларга күчерә ала.

Саклык банкы (Сбербанк) картасы 4276862024601561 (Ахметшина Гульнур (Гүзәлнең әнисе).

Яндекс-кошелек: 410015024437186

PayPal —  [email protected]

Контакт телефоны — 89534080081 Альмира (Гүзәлнең апасы) https://vk.com/id267819449

 

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Бәйле