Илнур «Рубин»га дигән акчага авылны яшәтергә чакыра [халык сүзе]

-- Чулпан

Республика җитәкчелегенә «Рубин», «Ак барс» такымнарын асрау мөһимме, әллә кешеләр кадерлеме? Яман шеш белән чирлеләр, онкологиядән үлүчеләр арта, ә республика алар турында мәгълүматны яшерә, аларга акча таба алмый. //Аzatliq//

Бу көннәрдә Татарстанда иң күп чәйнәлгән темаларның берсе – Казан башлыгы Илсур Метшинның «Рубин» футбол клубы президентлыгыннан китүе, аның урынына Миңтимер Шәймиевнең улы Радик Шәймиевнең билгеләнүе, һәм дә Корбан Бердыевның «Рубин»га тренер булып кире кайтуы.

Илсур Метшин “Рубин”ның еллык жыелышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алдында “сокландыргыч” уңышлар турында сөйләде. Нәрсә билгеле булды: футбол базасына менә дигән ремонт ясалган икән, арзанга төшмәгән, билгеле. “Казан Арена” стадионының кырын яңартканнар, “Рубин” клубының базасында өр-яңа күнегү аланын булдырганнар. Бу сиңа Макаревич белән бергә гитара чиертү түгел! Эш авыр, катлаулы! Хәзер Корбан Бердыевны көтәләр. Аның Казанны сагынып кайтуына ышану авыр, акчалы, керемле килешү булганга кайтадыр. Күңелем шуны сизә. Тренер үзе белән яңа уенчыларны ияртеп килер. Алар миллионлы килешүгә имза куеп Казанның яңа кыйммәтле футбол кырында туп тибәр, Алла бирса. Әй, сөенер, әй куаныр халык. Түрәләр дә, ниһаять, халык стадионга килә, яртылаш тула башлады дип шөкерана кылыр.

Әмма, җәмәгать, валлаһи, бу “рубиннар”, “акбарслар” тирәсендә уен, алар өчен республика җитәкчлегенең көенеп яшәве туйдыра башлады. Алга киткән бер генә илдә дә футбол, хоккей командаларын хакимият, дәүләткә караган ширкәтләр асрамый.

2016-2017ел сезонында «Рубин» бюджеты 60 млн доллар, бер ел элек 70 млн доллар тәшкил иткән. Аларның төп иганәчеләренең берсе — «Нижнекамскнефтехим». Түбән Камада пычрак су эчеп, пычрак һава сулап яман шештән кырылып барган кешеләр мондый акчаны күз алдына да китерә алмыйдыр. Хәер, футболчыларны хәзер «ТАИФ» ашатачак диелде, әмма бу хәбәр дә артык күңелне юатмый. «Ак барс» бюджеты 23 млн доллар булган, әмма уенчыларга, тренерларга, аларга хезмәт куйганнарның эшенә түләү, төрле очышлар өчен каралган акчадан без бихәбәр. Ул мәгълүмат яшерелә. Бу — «Ак барс» клубы карары. Әмма чама белән аның өлеше 30 млн долларны тәшкил итә ала. Хоккей такымын да «Татнефть» финанслый. Әле моннан тыш башка спорт такымнары бар. Аларга да акча аз тотылмый, елга булып ага.

Матур уен күрсәтә белмәгән футболчыларга, җиңү яулый алмаган хоккейчыларга йөзләгән миллион долларлар түкмәгән очракта берничә мөһим проблемны хәл итеп булыр иде.

1. Онкология чиреннән интегүчеләрне дәваларга, үлемнән коткарырга мөмкин. Авыр хәлдә булганнар, соңгы чиккә җиткәннәр дә лаеклы үлем белән китә алмый. Көнбатышта инде күптән онкология чире белән нәтиҗәле көрәшәләр. Бездә исә химия терапиясе ясыйлар да үләргә дип өйләренә озаталар. Онкологик чирлеләр саны Татарстанда ай саен арта (Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга сәлам, чирлеләр статистикасының артуын күрсәтмәүдә дан казанды). Рәсмиләр мәгълүматына караганда, республикада яман шештән елына 7-8 мең кеше үлә. Мин аны якынча 20 мең булырга мөмкин дип саныйм. Республикада халык саны башка җирләрдән күченеп кайтучылар исәбенә генә арта бит.

2. Татарстанда экология проблемнары да бар. Эре сәнәгать гигантлары дип мактанабыз, әмма аның безгә, табигатькә зыяны коточкыч зур. Химия ширкәтләре калдыкларын, экологияне боза торган мәтдәләрне юк итә торган инфраструктуралар бездә – таш гасырныкы. Татарстанда атом калдыклары базлары, чүплекләре дә юк түгел. Әмма, билгеле, алар турында мәгълүмат ачык чыганакларда табып булмый. Татарстанга терәлеп торган Киров өлкәсенең хәрби полигоннары да бар. Аларның да тәэсире юк дип әйтеп булмый. Җир астыннан чыккан сулар да чиста дип өздереп әйтә алмыйбыз.

3. Әгәр спортка чамасыз күп акча сарыф ителмәсә, Шаймиев-Миңниханов чорында ябылган 700ләп татар мәктәбе (Татар иҗтимагый үзәк саннары) һәм татар факультетларының эшчәнлеген яңартып булыр иде. (Монда Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттәховка сәлам әйтергә кирәк. Акчаны милли мәгарифкә каерып алырга кирәк.)

4. Күп балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшыртып була. Алар, кызганычка, Боровое Матюшино яки Салмачтагы биек йортларда яшәми. Район җирлегендә дә бу өлкәдә проблемнар өелеп ята. Мәхкәмә хөкемдарының бер балалы ирсез кызына дүрт бүлмәле фатир бирәләр, икмәк пешерүче булып эшләүче 5 балалы хатынга – ике бүлмәле фатир. Әллә мондый хәлләр турында ишеткәнегез юкмы? Алар адым саен!

5. Авылларда “самообложение” дигән салым белән халыкны буалар. Мондый салым Татарстанда гына бар. Һәр кеше башыннан авыл җирлеге казнасына 350 сум чыгарып салынырга тиеш. Биш кешелек гаилә икән – 1750 сум. “Рубин”ның уенчысы тупка бер тапкыр типкән өчен генә дә ун мәртәбә күбрәк ала. Бер яктан тиеннәр кебек, тик авыл кешесе өчен бу зур акча. Имеш, авылны тәртипкә китерәләр. Соң авыл кешесе болай да бушка яшәми, адым саен салым түли! Авылны яшәтерлек акчасы кесәсеннән чыга тора, аңа салымнарын өсти торалар. Мондый салым – татарның татардан көлүе! Кеше бирми икән, мәхкәмә белән өркетәләр. Халыкны куркытып талау – хакимиятнең яраткан эше. Аз гына акылы булганнар бу салымны түләми, әмма андыйлар күпме? Юк диярлек, чөнки бу салым белән килешмичә бер генә мәхкәмә дә булмады, шикаять итү турында ишетелмәде. «Рубин»га дигән акчага авылны яшәтәгез, хәзер тернәкләнеп китәр. Ичмасам, юллар салып чыгыгыз. Бәрәкәте күбрәк булыр.

Барысына да өлгереп, җиткереп булмый, диярсез. Әмма акча максатчан тотылса, урланмаса, төрлесенә җиткереп була.

Илнур ХАҖИЕВ
Чаллы шәһәре

Бәйле