Ниһаять, җәй! Димәк, рәхәтләнеп ял итәргә, җаның теләгән җиргә барырга, сәяхәт кылырга мөмкин. Татар эстрадасы җырчылары менә, әллә сүз куешып инде, Төркияне сайлаган. //Tatar today//
Баянчы Рәзил Камалов тормыш иптәше Рәфинә Ганиуллина һәм улы Сөләйман белән Белек шәһәрендә ял итә. «Малайга ошый, ә без «балдеем», дип язып куйган гаилә башлыгы.
Шулай ук иҗади гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевлар уллары белән бергә Төркиядә ял итүне кулай тапкан. «Туган якларга без кайтуга һава торышы яхшырсын иде», дигән иде Алсу, бездә дә кояш кыздыра башлады кебек инде.
Тамада Замирә Рәҗәпованың җәйге каникуллары Төркиядә башланып китте. Фазлыевлар белән Куприяновлар бергә-бергә ял итә, күрәсең.