Галимә, язучы, укытучы җиләк җыю серләре белән бүлешә

-- Чулпан

Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылыннан Айгөл Талипова җәйге ял вакытын нәкъ менә җиләк чорына туры китереп алган. Ул рәхәтләнеп, табигатькә хозурланып, җырлый-җырлый әллә ничә чиләк җиләк тутырып кайта икән. “Җиләк җыярга бик яратам. Узган ел бер атна буе җыйдым, ә быел әле өч кенә тапкыр барылды”, – ди Айгөл. Тәмле табигать җимешен туган якларында, тау кашларыннан җыя икән. “Әле соңгы елларда шуңа игътибар иттем: эре, матур җиләкләр кырмыска оясы күп булган урыда үсә”, – дип белдерде ул. Айгөл кайнатмалар кайнатып интекми, блендер белән изеп, пластик контейнерларга тутырып туңдыргычка куя. Хәзер күпләр шулай эшли.

– Кыш көне менә дигән деликатес була ул, исе җәйне искә төшереп тора! – дип аңлата моны Айгөл.

Күп китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина үзен атналар буе җиләккә йөри торган чын җиләкче дип атамый. Аңа табигать белән күзгә-күз очрашу иҗат кешесе буларак мөһим икән.

– Әсәрләремне язганда табигатьнең үзенчәлекле бизәкләрен үз төсе белән тасвирлау өчен генә дә җиләккә барам, – ди Гөлсинә ханым.

Гөлсинә Галимуллинаның туган авылы Эзмә биек һәм текә Калатау итәгенә урнашкан. Авыл халкы шул тауга җиләккә, гөмбәгә, шифалы үләннәр җыярга йөри икән. “Җиләк тауның башында түгел, итәгендә күп. Чиләккә сабагыннан җиләкне учлап сыдырып сала-сала тауга күтәреләсең…Нинди хозурлык!” – ди язучы. Җыйган җиләкләрне нишләтәсез, дигән соравыма, ул:

– Өйгә кайту белән аларны салкынча су белән юып, иләктә саркытам. Кышлыкка төрлечә әзерлибез. Ике кат иттарткычтан чыгарып, шикәр комы белән туглап та, өстенә шикәр комы сибеп, махсус савытларга салып та суыткычка куябыз. Табигать хәзинәсен кышын ашыйбыз, — дип җавап кайтарды.

– Балачагым урманга терәлеп торган җирдә – Кукмара районы, Октябрино авылында үткәнгәдер, җиләк җыярга бик яратам, – ди шагыйрь Ләбиб Леронның хатыны Фидания ханым. – Хәзер исә күбрәк Казан тирәсендәге урыннарга – Биектау районының вак, сирәк агачлы аланнарына җиләккә дип йөрибез.

Фидания ханым җир җимешенең төбен чистартмыйча гына, шулай ук блендер белән изеп, шуңа шикәр комы өстәп, кечкенә савытларга тутырып, туңдыргычка куя икән. “Катырган җиләк кыш көне күчтәнәчкә дә ярап куя. Кемгә бирсәң дә, куанып ала”, – ди ул. Ире Ләбибнең дә җиләк җыярга яратуын әйтте:

–Ул әле мәтрүшкәсен дә, бөтнеген дә җыя! Гаилә белән җиләк җыю күңелле.

Кәсеп итеп түгел, күңел өчен җиләк җыйган әңгәмәдәшләрем барысы да бу шөгыльне җанны ял иттерә, тынычландыра дип белдерде.


Чулпан ГАРИФУЛЛИНА

Бәйле