Фәридә-Алсу дуэты солисткасы «огурчиклар-матурчиклар» әзерләргә өйрәтә [видео]

-- Чулпан
Хәзер һәркем кыяр, помидор, кәбестә һәм башка җиләк-җимеш, яшелчә тозлау, кайнату, туңдыру эше белән мәшгульдер. Фәридә-Алсу дуэты солисткасы Алсу Сөнгәтуллина да кышка запас туплый. //Tatar today//
 
Инстаграмындагы битендә ул кыяр тозлау рецепты белән бүлешкән.  «Рассол: 1,5 л суга 3 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз. Бер тапкыр кайнатып, кайнар килеш банкаларга салабыз. Бераздан шул рассолны кире кастрюльгә салабыз да, яңадан кайнатып банкаларга салабыз. Икенче тапкыр рассол салыр алдыннан банкага «лимонный кислота» салабыз (3л банкага 1 чәй кашыгы)… Һәм онытмыйбыз тәмлеткечләр турында! Башта банканың төбенә чеснок, борчаклы кара борыч, канәфер, укроп чәчәге, лаврушка салабыз. Аннары банкага кыярларны тутырабыз, кыярларны тутыргач, рассол салабыз», — дип язган Алсу Сөнгәтуллина. 

Җырчы фикеренчә, шушы ук рецептны кулланып кышлыкка дип кабачкиларны да әзерләгә мөмкин икән.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий